16+

Каләм ияләре игенчеләргә ярдәм итте

Элек-электән каләм әһелләре ел саен республикабыз авылларына иҗади сәфәр кылып кайта иде. Тик соңгы елларда ул бераз онытыла төште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге әлеге күркәм гадәтне яңадан тергезергә булдылар. Һәм менә быелгы тотрыксыз һава шартларында барган кызу урак өстендә язучыларыбыз, автобуска утырып, игенчеләр янына юл...

Каләм ияләре игенчеләргә ярдәм итте

Элек-электән каләм әһелләре ел саен республикабыз авылларына иҗади сәфәр кылып кайта иде. Тик соңгы елларда ул бераз онытыла төште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге әлеге күркәм гадәтне яңадан тергезергә булдылар. Һәм менә быелгы тотрыксыз һава шартларында барган кызу урак өстендә язучыларыбыз, автобуска утырып, игенчеләр янына юл...

Җырлы, икмәкле Балтач
Беренче тукталыш Балтач яклары иде. Кайсыдыр төбәкләрдә яңгыр булмауга, һава шартларының җайсыз килүенә сылтаулар табып, бөртеклеләр уңышының түбәнлеген акларга тырышканда, Балтач игенчеләре, горурланып, шатлыкларын уртаклаша: Смәел хуҗалыгында уртача уңыш 30 центнер, арыш белән арпа кушылмасыннан тагын да күбрәк чыга! Күмәк хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 1200 тонна ашлык суктырып алганнар инде, әле тагын мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп аласы бар икән.
- Мондый уңышны соңгы 3-4 ел дәвамында күргән юк иде, - ди ул.
Язучылар шундый ук куанычлы күренешләр белән «Активист» күмәк хуҗалыгында да очраштылар. Төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотынып яшәп, эшләп яткан, Киров өлкәсе чикләренә үк ярымутрау кебек кереп утырган бу хуҗалык сигез авылны берләштерә. Аны күп еллар буе Владимир Семёнов җитәкли. Язучылар килгәнне ишеткәч, тамак ялгарга туктаган комбайнчылар, суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташучы машина йөртүчеләр, барлык механизаторлар бер тирәгә җыелды. Комбайн гөрелтесе тынып калды. Уен-көлке, җыр, гармун моңнары таралды.
Баксаң, биредә элеккеге колхоз-совхоз чалымнары да сакланып калган икән. Хәтта игенчеләр, терлекчеләр янына агитбригадалар чыгу гадәте дә яшәп килә. Күмәк хуҗалыкларда, Киров, «Кызыл юл», «Яңа тормыш», «Активист» кебек исемнәр саклану да биредә социализм рухы саклану турында сөйли кебек. Язучылар белән очрашуга «Активист»ның үзешчән сәнгать осталары Фәридә белән Николай Алексеевлар да килеп төште. Язучылардан шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, шагыйрь, галим, публицист Рифат Җамал, җор телле язучы, шагыйрь, мәзәкче артист, «Чаян» журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин, мәдәният сөючеләргә радио аша да яхшы таныш булган журналист, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә, «Казан утлары» журналы хезмәткәре Гөлзада Бәйрамовалар кыр станындагыларга үзләренең шигырьләрен укыдылар, иҗат планнары белән таныштырдылар, мәзәк сөйләделәр, Шәмсия белән Алмаз җырлап та күрсәттеләр. Аннан Фәридә Алексеева төрле милләт биюләрен башкарды, уртага аның белән парлап биергә татар, мари, удмурт егетләре дә атылып чыкты. Башка төбәкләрдә дә игенчеләр янына агитбригадалар еш килә икән.
- Мондый коммунистик рух республикабызның Әтнә, Балтач, Актаныш кебек берничә районында гына саклана бугай шул, - дип үз фикерләре белән уртаклаша кайчандыр үзе дә Балтач мәктәбендә укыган Рифат Җамал.
Әйе, җыры да бар, икмәге дә балтачлыларның. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мәсхүт Гариповның һәм район башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Гайнетдиновның язучылар төркемен баштан ахыргача озатып, таныштырып йөрүе дә районның бүгенге уңышларын тулырак күзалларга ярдәм итте. Мәсхүт Гариповның бигрәк тә Алмаз Хәмзин белән эч серләре килеште. Икесе дә юмор ярата торган бу ике дус юл буе берсен-берсе бүлдереп мәзәк сөйләделәр, кызыклы хатирәләрне яңарттылар.

Чал Нократның икенче яшьлеге
Балтачтан башланган иҗади сәфәр Мамадышта дәвам итте. Чал Нократ буйларының икенче яшьлеген кичерүенә,иске тарихи биналар янәшәсендә заманча яңа мәһабәт йортлар үсеп чыгуына соклана-соклана шәһәр эченә керәбез. Әнә яңа гына ачылган завод-фабрика, җитештерү һәм сәүдә үзәкләре, әнә әле бер атна чамасы гына элек ачылган кирпеч заводы. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Заманча төзелеш материаллары ясаячак бу предприятие Испания технологиясе белән җиһазландырылган һәм ул, әлбәттә, Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләрдәге шундый ук материаллар җитештерүче заводларга көчле көндәш булачак.
Нократ яры буйларына төшкән язучылар искиткеч гүзәл манзарага тап булды. Төсле музыкаль фонтаннар бәреп торган, төрле җанварларның, дөнья халыклары әкиятләре персонажларының агачтан ясалган сыннары белән бизәлгән, чәчәкләргә күмелгән аллеялар, әйтерсең яр буена әле генә йөзеп килеп туктаган борынгы җилкәнле кораблар, яшел хәтфә түшәлгән яр буйлары... Болар һәммәсе бергә әкияти шәһәрчекне хәтерләтә. Юкка гына шәһәр тирәсе инфраструктурасын төзекләндерү, яр буйларын чистарту-бизәү буенча барган бәйгедә Мамадыш Россиянең иң гүзәл шәһәрләре сафына үтеп кермәгәндер шул.
Язучылар, район белән ныклабрак танышу йөзеннән, өч төркемгә бүленеп, төрле якларга юнәлде. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә әле быел гына лаек булган мәшһүр язучы, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Вахит Имамов җитәкчелегендәге төркем - Шәмсия Җиһангирова, Варис Мингалиев, Фидаил Мәҗитов - Олыяз, Алгай, Тәкәнеш, Көмеш Күл якларына юл тотты. Мамадышның талантлы улларыннан берсе, педагог, шагыйрь, Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара диплом иясе Рафаэль Газизов җитәкчелегендәге төркем - Салисә Гәрәева, Рифат Җамал, Камил Сәгдәтшин - «Трудовик», «Отарка», «Передовик» (Уразбахты) хуҗалыклары, Түбән Сөн, Урта Сөн, Кече Сөн авылларында булды. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендәге төркем исә - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова, сатирик язучы, сәхнә остасы Алмаз Хәмзин, язучы һәм галим Хөсәен Әхмәт-Вәли - районның агроҗитештерү һәм терлекчелек комплекслары, социаль-көнкүреш объектлары белән танышып йөрде.
Мамадыш - ит һәм сөт җитештерү буенча да иң алга киткән районнарның берсе. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Габдрахманов сүзләренә караганда, шушы бер комплекста гына да бөтен районның 51 процент сөте җитештерелә икән.Савым сыерлары саны 2350 баштан артык. Биредә көнлек савымны исәпләгәндә генә дә республикабызның берьюлы 22 районында савылган кадәрле сөт савып алына. Мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 5500 башка җитә.Ильяс Габдрахманов бу тармактагы иң яңа технологияләрне АКШның Вирджиния штатында җиде айлык курсларда булганда үзе өйрәнеп кайткан. Терлекләрнең яңа нәселле токымнарын булдыру, аларга азык әзерләү, аны саклау, ашату, саву процесслары барысы да механикалаштырылган. Бозауларны тәрбияләп үстерү корылмалары үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. Әнә шуңадыр да инде бүген Мамадышта иң тәмле колбаса-казылык , иң тәмле сыр һәм башка төрле сөт продуктлары җитештерелә.
Язучыларның иҗади сәфәре район мәдәният сараенда төгәлләнде. Биредә ул көнне балалар тантана итә иде. Беренче сыйныфка укырга баручы балаларга район җитәкчелеге ярдәм акциясе оештырган. Бигрәк тә матди керемнәре аз булган, ярдәмгә мохтаҗ булган күп балалы гаиләләргә уку әсбаплары, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» чарасы җыр-бию, музыка белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка укырга керүчеләр арасында Украинадагы сугыш афәтеннән качып, Мамадыш якларына кайтып сыенган балалар да юк түгел икән. Район башлыгы Анатолий Иванов аларга да җылы хәер-фатиха сүзләре әйтте, бүләкләр тапшырды.
Якын араларда республикабызның Буа, Саба, Әгерҗе, Чирмешән кебек районнарына да шундый ук иҗади сәфәр кылулар күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading