Шәһри Казан

Капка төбем бәбкә үлән

Табигатьтә, җәмгыятьтә чорлар кабатлана дигәннәре чыннан да дөрес сүз, ахрысы. Әминә әбиемнең: «Алпавыт урманнарына, байлар кырларына керергә ярамаган», - дип сөйләгәннәре хәтердә. Без - Совет мәктәбе укучылары өчен әкияти кыйсса кебек тоела иде болар. Хәзер ил һәм бөтенхалык байлыгы шәхси кулларга күчкән шул капитализмда яшибез.

Гыйльметдин бабаемның: «Әтиләр печәнгә төшәргә әзерләнгәндә чүкелгән чалгыларын капка төбендәге хәтфә чирәмне чабып, үткенлеген тикшереп карыйлар иде», - дип әйткәннәренә дә ышанып бетеп булмады. Заманында колхоз техникасы тыз-быз чабышканда, ферманың һәм авылның меңләгән баш сыер, ат вә сарык көтүләре иңләп узганда, урамда чирәмнең бөртеге дә юк иде. Хәер, кечерәеп барган рус авыллары урамнары чирәмле иде. Бабамның сүзләре 100 проценты белән дәлилләнде. Бүген кайчандыр гөрләп торган татар авыллары урамнарын да чирәм басып утыра. Чөнки колхозы да, техникасы да, авылның бер очыннан икенчесенә кадәр сузылган терлек көтүләре дә юк. Урта яшьләрдәге гаиләләр хуҗалыкларында асралган сыерлар, кәҗәләр дә «культурный» хәзер, асфальт юлдан гына атлыйлар. Санаулы гына калганлыктан, үз дәрәҗәләрен яхшы беләләр. Чирмешән районының Иске Кади авылы урамнарында һәм инеш буйларында йөзләрчә каз күреп сокланып кайткан идем бер сәфәремдә. Балык Бистәсе районындагы туган авылым Күкидә дә һәр гаилә асрый иде ул казларны. Әби-чәби, бала-чага инеш буйларын тутырып, бәбкә көтә идек. Тилгән, карга ише дошман күренсә, әй кычкыра, чүпрәк бәйләнгән таякларны әй болгый идек.
Бүген бәбкәләрне тартмага салып, тау асларына төшәсе түгел. Яшеллек капка төбеннән үк башлана. «Күкидә дә каз асраучылар шактый. Күңелле бит алар белән, бәбкәләргә карап бала чакларым искә төшә», - ди күршем Һүрҗинан апа. Ире Гыйльметдин абый Шиһапов олы малга гашыйк. «Хәл барында ат тотам әле. Иптәш тә, ярдәмче дә бит ул. Атта адәм акыллары бар аңарда», - дигән иде ул бер сөйләшкәндә.
Совет чорында кичкырын капка төпләрендәге бүрәнәләрдә әңгәмә корып утырганда, кайбер ир-атларның: «Эх, үзеңнең дә атың булсын иде ул!» - дип әйтеп куйганнары хәтердә. Ул заманнарда шәхси хуҗалыкта ат асрау рөхсәт ителми иде. Күпме малай һәм кыз, атка мәхәббәт хисләрендә сугарылып, терлекчелеккә өйрәнеп үскән булыр иде югыйсә.
Авылда пенсионерларның күбесе сыер асрамый. Гаиләләрдә сыердан аерылуны авыр кичерәләр. Аны тотар өчен хәл дә кирәк шул. Савым сыерларын асраучыларга, август аен да кертеп, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша ай саен 680 сум акча бирелә. Авыл халкы моны хуплап кабул итте. Даими хезмәт урыннары булмаган гаиләләр өчен шактый ярдәм бу. Сөтнең литры 9 сумнан кабул ителә. Авыл халкы исә сөт чималы бәясенең кимендә 15 сум булуын тели, чөнки сыер тоту чыгымнары һәм хезмәте бик зур.
Татар авыллары урамнарын чирәм капласа капласын, картлык дигәннәре генә сарылмасын иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: