Шәһри Казан

"Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм”

Рамил Мөхетдинов белән Арчада үткәрелгән “Әдәби Сабантуй”да очраклы рәвештә генә таныштык. Таныштык дип инде... Газетабызга бәйле берничә җөмлә алыштык. Аннары аны күп кенә каләмдәшләрем белүе ачыкланды. Миңа кызык булып китте: нишләп Рамилне (абый дип әйтергә башыма да килмәде, чөнки мин аны үземнән азга гына олырак дип уйладым) барысы да белә, ә мин – юк.

Һәм бу хатаны язмыш төзәтергә уйлады булса кирәк, Рамилне әле бер чарада, әле икенчесендә очрата башладым, төрле бәйгеләрдә катнашуын күрдем. 

Газетабыз белән кешеләрне якыннанрак таныштыру өчен төрле авылларга баргалыйбыз. Берсендә атамасы һәркемгә таныш булган Наласа авылына (Арча районы) юл тоттык. Бу Рамилнең туган авылы икән. Наласа халкының тырышлыгын, киң күңелле булуын күргәч, танышымның ничек шундый ярдәмчел, уңган икәнлеге бераз аңлашыла төште. Без киләсен белүгә, Рамил ничек ярдәм итә алам, дип кызыксынды. Кирәкле кешеләр белән сөйләшеп куйды. Кызганыч, ул көнне район үзәгендә башка мөһим эшләре чыгу сәбәпле, аның белән күрешә алмадык. Әмма бик мөлаем әнисе белән таныштык, шундый матур туган йортын күреп килдек.  

Рамил Мөхетдинов 1981 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Аягы җиңел булган күрәсең, аннан соң тагын өч энекәше гаиләне тулыландырган. Малайлар кечкенәдән эшнең тәмен белеп үсәләр. Шунысы шаккаттырды: дүрт егетнең өчесе туган авылында төпләнеп кала. Дүртенчеләре дә ерак китми – Арча аны үзенә бәйләп куя. 

Рамил унбер еллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә, аннары Казан дәүләт педагогика университетында белем ала. Соңгысында укыганда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендәге “Мизгел” яшьләр театрына йөри. “Менә шунда спектакльләрдә уйнау йөрәгемә кереп калгандыр инде. Укып бетергәч, мәдәният юлыннан киттем”, – ди ул. 

Бер ел аспирантурада белем алгач, аны калдырып (туган як җир-суы үзенә тарткан, күрәсең), “Җидегән чишмә” Арча халык театрында режиссер булып эшли. Тынгы белмәс Рамил җирлек башлыгы вазифасында да, райондагы радиода да хезмәт куя. Аннары биш ел Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли. Анда үткәрелгән чаралар, Сабантуйларның (шул исәптән чит төбәкләрдә дә) исәбе-хисабы юк. Рамил ул елларны җылы хисләр һәм рәхмәтләр белән искә ала. Ул эш аңа тормыш тәҗрибәсе генә биреп калмый, ә бик күп яхшы кешеләр белән дә очраштыра. 

Рамилнең, мәдәният дөньясыннан китеп, заводта эшләп алган чоры да булган. Әмма йөрәк кушуы буенча яңадан “Җидегән чишмә” халык театрына әйләнеп кайта. Бу юлы инде җитәкче булып. 

Рамил хатыны Адилә белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Олысы тугызынчы сыйныфны тәмамласа, төпчекләренә әле ике яшь тә тулмаган. Ике малай да әтиләре кебек бик актив, төрле чараларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап торалар. Кечкенә Әнисә дә үсә төшкәч абыйларыннан калышмаячагына һич тә шикләнмим. 

Реклама

Рамилнең әнисе Фәния апа гомере буе фермада сыер сауган. Әтисе Рафис абый токарь булып эшләгән. “Әти бик оста иде. Ул ясаган әйберләр авылның барлык кешеләрендә дә бардыр. Аның яныннан кешеләр өзелмәде”, – ди Рамил. Кызганыч, Рафис абый бу дөньядан шактый иртә – 49 яшендә үк китеп бара. 2007 елда ук вафат булса да, Фәния апа күзләрендәге сагыш һәм юксыну әле дә тирән. Шөкер, балалары үзен генә калдырып чыгып китмәгән. Төпчек уллары Фаил гаиләсе белән төп нигездә яши. Бергә-бергә эре мөгезле терлек үрчетәләр.  Унбишләп малның бишесе – сыер, калганнары – тана, үгез һәм бозаулар. 

Фәния апа барлык уллары белән дә горурлана. Горурланырлык та шул! Барысы да иманлы – шәригать кануннарына буйсынып яшиләр, һәркайсы тырыш, үз юлын тапкан, үз гаиләсен корган. 

Фәнил Арчада яши. Ул казылыклар, тутырмалар ясап сата. Раил исә дусты белән чардуган, кабер ташы, мунча мичләре ясый. Ә иң кечкенәләре - Фаил, язганымча, төп йортта мал-туар үрчетә, игенче агрофирмасында эшли.

Танышым Рамил, авылда яшәүнең өстенлекләре бик күп, ди. “Мондагы тормыш шәһәрнекеннән бер дә калышмый, авылдагылар замана белән бергә атлый. Барлык уңайлыклар да бар. Өйдән эшемә кадәр 11 километр ара. Каладагы кебек бөкеләрдә утырасы юк. Төшке ашка да кайтып йөрим. Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм”, – ди ул. 

Рамил, әйткәнемчә, төрле республика күләм бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар алып тора. Әле ул блогерлар конкурсында, әле “Татар сүзе” финалында балкый. Шушы арада кышка мунча себеркеләре әзерләү белән мәш килде. Умарта карау, иртән йөгерү яки велосипедта йөрү, балык тоту – кызыксыну-мавыгулары санап бетергесез күп. Рамил төннәрен йоклап торамы икән дигән шик туды әле миндә. Энеләре дә үзеннән калышмый бит.

Мөхетдиновлар Наласа авылының башка егетләре белән берлектә ифтар ашлары, төрле өмәләр (мәсәлән, зират чистарту), Сабантуй бәйрәмен үткәрәләр. Әлбәттә, мондый изге күңелле, тырыш яшьләр булганда авылның киләчәге якты. Унбер оныклы Фәния апа да кайчан да булса бер ишек шакыячак картлыгы өчен тынычтыр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 август 2022 - 10:07
    Без имени
    Бер булганнан барда була,собханалла...Әниләре бик бәхетле "АНА"...кузләр тимәсен!!!