16+

Кайсы район туфрагы уңдырышлы?

«Шәһри Казан»лылар туган туфракларының хәлләрен белеште.

Кайсы район туфрагы уңдырышлы?

«Шәһри Казан»лылар туган туфракларының хәлләрен белеште.

Кара җир чыгуга, халык бакчага, авылга агыла. Бар кешедә уртак бер эш - җир казыйбыз. Бакчага керткән хезмәтебезгә, аңа булган игътибарыбызга караганда, Мичуриннан ким кыланмыйбыз анысы. Виноградлар, карбызлар да үстерергә өйрәндек, ә менә гап-гади бәрәңгегә әллә ни булды. Әллә кул киттеме шунда, әллә без уйга да китермәгән башка сәбәпләре бармы - көзен бәрәңге базлары тулмыйча нәүмизләнеп кала. Бәйрәмнәрдән килгәч, редакциядә дә сүз шул хакта барды. Уйлаштык-уйлаштык та, фән казанышларын кулланып, бәрәңге бакчасының туфрагын тикшертеп карарга булдык.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең Татар регионара ветеринария лабораториясендә туфракның уңдырышлылык күрсәткечләрен тикшерергә була икән. Иң элек шунда шалтыратып, туфракны ничек дөрес алырга кирәклеген белештек. Бакчага чыгасың да диагональ рәвештә барып, өч урыннан берәр уч туфрак аласың. Уйланган эш - эшләнгән эш. Май аеның озын матур ялларыннан һәркайсыбыз туган җир туфрагын алып килдек. Көчле экспертлар кебек, пакетларны ачып карап үзебезчә бәя биргәннән соң, туфракларыбызны лабораториягә озаттык. Берничә көннән Татар регионара ветеринария лабораториясеннән туфрак анализлары әзер булуын хәбәр иттеләр. Анализ кәгазьләрен алгач, миннән дә ныграк сөенүче булмагандыр. Дүрт район арасында иң яхшы күрсәткеч - Кама Тамагы районыннан алынган бакчадан. Моны ишеткән хезмәттәшем Расиха апа, алайса сезнең районга күчеп яшәрбез, дип әйтеп салды.

Туфракны өйрәнү бүлеге җитәкчесе урынбасары Булат Хантимеров әйтүенчә, Кама Тамагыннан алып киленгән туфрак органик матдәләргә бай булуы белән аерылып тора.

- Гадәттә, торфлы җир­дә һәм тирес күп кертелгән урында шулай була. Макроэлементларның күләме (азот, фосфор, калий) буенча да Кама Тамагы беренчелекне бирми. Район җиренә караганда, бу яхшы күрсәткеч. Икенчедә - Аксубай районының Яңа Дума авылы туфрагы. Тик шулай да Аксубай өчен бу түбәнрәк күрсәткеч, чөнки республика буенча иң уңдырышлы җир - Кама артында. Аксубай исә шул территориягә карый. Өченчедә - Азнакай. Дүртенчедә - Ак­субайның үзеннән, эшчеләр бистәсеннән алынган туфрак. Бишенчедә - Балтач. Алар өчен бу, әлбәттә, ярый. Ник дигәндә, Балтачта көрән урман туф­рагы.

Лабораториядә туфракның ачылыгын да тикшергәннәр. Анысы бөтен районда да бертөслерәк - нейтраль икән.

- Халык бакча уңышы начар булуны туфрактан күрә. Тикшергәннән соң, күп вакытта туфракның анализы әйбәт булып чыга. Әмма билгеле бер макроэлемент җитмәгән участоклар да бар. Аларның хуҗаларына туфракны шуның белән баетырга кушабыз, - ди Булат.

Лаборатория белгечлә­ре безгә үзләренең киңәш­ләрен дә җиткерде.

- Азнакайда туфрак аз селтеле, димәк, үсемлекләр өчен туклыклы матдәләр дә аз. Шуңа да бу җиргә әче минераль ашламалар, тирес, торф, компост кертергә тәкъдим итәбез. Балтач районы туфрагының черемәсе аз. Бу җиргә даими рәвештә органик ашламалар кертеп торырга кирәк була, - диделәр.


Дилбәр Гарифуллина (Кама Тамагы, Олы Кариле):
- Гомер-гомергә бәрәңгебез әйбәт була иде. Соңгы берничә елда уңышы күзгә күренеп кимеде. Бәрәңге сорты картайгангадыр дип шикләнгән идек аны. Туфракның уңдырышлылыгы да яхшы булгач, һичшиксез, бәрәңге сортын алыштырып карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Сүздә генә калмасын дип, «Гала» дигән яңа бәрәңге сорты алып кайтып, бер буразнага шуны утыртып куйдык.

Гөлнара Сабирова (Аксубай, Яңа Дума):
- Бәрәңгебез һәрвакыт уртача уңышлы була, яңгырсыз, коры елларда да бәрәңгесез калганыбыз юк. Тик бәрәңге бик ярмалы, пешергәндә бераз җайсыз­рак, карап тормасаң, тиз генә боламыкка әйләнә. Сорт­лар алмаштырганны хәтерләмим, быел гына туганнар Алабугадан ике чиләккә якын орлык кайтарган, сортын белмим.

Расиха Фәизова (Азнакай):
- Бәрәңге уңышы ел да уртача булды, аның әллә ничә төрле сортын, хәтта Америкадан кайтканын да утыртып карадык, нәтиҗә исә гел бертөрле. Бакчага бернинди дә химия кертмәскә булдык. Табигый, ягъни органик игенчелек дип атала ул фәнни телдә. Бәрәңгене дә салам астына күмеп утыртып карадык. Нәрсә булыр, анысын көз җиткәч сөйләрмен.

Зөлфия Хәлиуллина (Балтач, Арбор):
- Нәтиҗәләрне күргәч, горурланып куйдым. Юкка гына балтачлыларны таш өстендә гөлләр үстерә, димиләр. Үзебез бәрәңге уңышы белән мактана алмыйбыз. Алай да, туган туфракны хурлаган юк. Әле тирес таратып карыйбыз, икенче елны бәрәңге сортын алмаштыргандай итәбез. Әнә шулай алданып, яз көне канатланып эшлибез дә, көз көне кәс арасыннан барлы-юклы бәрәңгене җыйнап базга салгач: «Ходай булганын тынычлык белән ашарга язсын», - дип, нәтиҗә ясап куябыз. Әлбәттә, безнең авылда да бәрәңгене булдырып үстерүчеләр бар, димәк, алар безгә караганда тырышрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading