Җәй җитте, яллар чоры башланды. Чит илләргә чыгып булмый дип өйдә генә дә утырасы килми. Ә нишләп әле үзебезнең республикадагы матур урыннарны барлап чыкмаска?!
1 июньнән берничә районда “Ял көнендә мең дә бер ләззәт” туры буенча экскурсияләр оештырыла башлады. Әлеге туристлык пакетыннан файдаланучыга 2200 сум сумга кунакхандә төн куну, бер иртәнге һәм ике төшке аш, ике экскурсия каралган. Моның өчен районга үз машинаңда барырга кирәк. Калган ялны сиңа үзләре оештырып бирә.
Кама Тамагы районында да туристлар өчен шундый ял оештырып җибәргәннәр. Әлеге район республикада иң матур табигатьле җирлек санала. Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан бистәгә су юлы буйлап метеорда барсаң, иге-чиге күренмәгән Идел елгасының киңлегенә хәйран каласың. Шулай ук автобуслар да йөреп тора, үз машинаң белән дә 1-1,5 сәгать эчендә барып җитәсең. Бу районны бигрәк тә балыкчылар үз итә. Алар бездә туристларга караганда да күбрәк була, диләр район кешеләре. Килгән кунаклар исә Кама Тамагын кечкенә Швейцария дип атый икән.
“Ял көнендә мең дә бер ләззәт” туры буенча исә туристлар өчен кунакханәдә куну һәм шунда туклану, «Камамбер» сыр заводына бару, Лобач тавына менү һәм Туган якны өйрәнү музее белән танышу каралган. Өстәмә түләүгә Император питомнигына, виноград плантациясенә бару, гипс шахтасына, Юрьев мәгарәсенә төшү, балык тоту, катерда йөрү, мунча һәм башкалар оештырыла.
Туристларны иң кызыктырганы – Лобач тавы. Иделнең иң киң урынында, су киңлеге 47 чакрым булган, Иделдән 100 метр югарылыкта торган һәм иң кызыгы Идел белән Кама кушылган урында урнашкан ул. Лобач тавы районның символы да булып тора. Кайбер мәгълүматка караганда, 1870 елда Илья Репин монда үзенең танылган “Бурлаки на Волге” рәсеменең эскизларын төшергән, имеш.
Район шулай ук Юрьев мәгарәсе белән данлыклы. Бу мәгарә чын мәгънәсендә табигый хәзинә. 1986 елда төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле дип игълан ителгән. Мәгарәне беренче тапкыр 1953 елда тикшергәннәр. Ул вакытта озынлыгы 20 метр булган. 1971 елда узган тикшеренүләрдә белгечләр таш өемнәрен алып атканнан соң, аның 360 метрга сузылган яңа өлешен ачкан. 2010 елда тагын бер яңа кишәрлеге ачыла. Шуның белән ул Урта Идел буенда иң озын табигый мәгарә санала. Озынлыгы – 990 метр. Мәгарәгә бару өчен алдан ук җылырак кием һәм уңайлы аяк киеме алыгыз.
Кама Тамагы гипс руднигы белән дә билгеле. Аның 100 елдан артык тарихы бар. 1990 еллар башына кадәр рудник илдә иң эре предприятиеләрнең берсе булган. Монда җитештерелгән продукцияне Финляндия, Швеция, Даниягә җибәргәннәр. Гипс ташы запасы 150-200 млн тонна дип исәпләнә. Шахталарның гомуми озынлыгы 500-560 чакрым. Түшәмнең биеклеге – 12 метр.
Ике ел элек районда республикадагы бердәнбер ак күгәрекле сыр җитештерә торган “Камамбер” заводы ачылды. Анда барысы биш төрле сыр әзерләнә. Экскурсиягә баручыларга сырдан авыз итү мөмкинлеге дә булдырылган. Үзләре белән экологик чиста продуктны да алып китә алалар. Завод үзен сыйфатлы сөт белән тәэмин итү өчен сыерлар сатып алмакчы. Райондагы бер авылдан сыер фермасын ачарга планлаштырып торабыз, диде заводның хуҗасы Алмаз Насыйров. Кунакка килгән туристларның кайберләре сыерларны күррергә теләвен дә әйтә икән, аларны шунда алып баруны да оештырырбыз дип уйлыйм, ди ул. Алмаз Насыйров экскурсияләрне оештыру белән дә шөгыльләнә.
“Ял көнендә мең дә бер ләззәт” туры эчендә музейга бару да каралган. Туган як музеенда районның тарихы, табигате һәм сәнәгате белән таныштырачаклар. Аның янәшәсендә үк күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның ике катлы агач музее да урнашкан. Анда язучының шәхси әйберләре, стена көзгесе кара төстәге агач караваты, язу өстәле, хәтта ручкалар коллекциясе дә бар.
Кама Тамагына баргач, Тенеш авылындагы “Император питомнигы”н да күрми китмәгез. Ул декоратив ылыслы агачлар үстерү буенча Европада иң эре питомник санала. Аның бер өлешендә орлыктан ылыслы агачлар үстерә торган плантацияләр урнашкан, ә менә туристларны алып керә торган 20 гектар мәйдандагы биләмәсендә, кайда булуыңны белмәсәң, үзеңне чит илгә килеп эләккән дип тоясың.
Питомник директоры Александр Бахтин әйтүенчә, гади генә хоббидан башланган эш зур гына бизнеска әйләнгән. Елына 1,5 млн төп үсенте үстерелә, гомумән алганда аларның санын 5 млн га кадәр җиткерү мөмкинлеге бар. Биредә үсентеләрне илнең бөтен төбәгеннән килеп алып китәләр, күбесен Казахстанга озаталар. Астана шәһәре тирәли утыртылган 2,5 млн ылыслы агачның яртысы бездә үстерелгән, ди питомник директоры.
Биредә 200ләп сорты булган 50 төрле агач үсә. Аларның күбесен Европадан алып кайтканнар. Топиарий сәнгате остасы Владимир Ляпчев агачларны карап, аларны төрле формаларга китереп кисеп тора. Өстән караганда бер аллеядагы агачлар доллар формасын хәтерләтә ди. Тар гына коридор ясап ике рәт булып тезелгән биек нарат агачлары да безне шакатырды. Бер нарат агачын ичә тәхет формасында кисеп куйганнар. Монда шулай ук бернинди кагыйдәгә баш имичә, ничек тели, шулай үсә торган наратлар да бар. Сирәк ботаклары төрле якка һәм аска да, өскә дә караган аның. Алардан кала да бик күп төрле формада киселгән ылыслы һәм яфраклы агачлар үсеп утыра, әйтеп бетергесез ылыс исе, газоны да хәтфә келәмне хәтерләтә. Берсеннән-берсе уздырып, кошлар сайрый. Мордовка елгасы аша шунда ук Идел елгасы култыгына чыгасың. Бу территорияне шәхси дендрарий дип әйтергә була. Җәннәт инде менә!
Комментарийлар