16+

«Күңелне сафландыра, тәнне ял иттерә торган урын бу»

«Күңелне сафландыра, тәнне ял иттерә торган урын бу». Аксубай районы, Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң Каенлы чишмәсе ачылышында авыл халкы әнә шулай диде.

«Күңелне сафландыра, тәнне ял иттерә торган урын бу»

«Күңелне сафландыра, тәнне ял иттерә торган урын бу». Аксубай районы, Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң Каенлы чишмәсе ачылышында авыл халкы әнә шулай диде.

Пычрак вакытта аягым таеп китәр, чишмәгә хәтле төшә алмам дип тә куркып торасы юк: тоткалы, киң баскычтан төшәсең дә, чиләк-флягаларны куярга җайлы итеп эшләнгән чишмә авызыннан су тутырып алып менеп китәсең. Теләгең булса, шунда ук чәй кайнатып эчеп, ял итеп алыр­га да була. Чишмә янында ук түбәсе кап­ланган, өс­тәл-эскәмияле ял итү урыны да бар.
Шул авылда туып-үскән Талия Сөләйманованың авыл халкына бүләге бу. Улы - Дәүләт Советы депутаты, «Агро-инвест» компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов - иганәче. Аларны исә авыл дип янып йөрүче кеше, һәр яңалыкның башында булган Ирек Сәлахов кымтырыклап торган.
- Мин яшьлегемдә су­ны Кармәт чишмәсеннән ташыдым, чөнки ­авылның шул ягында яшәдек. Әби­ләр исә Каенлы чишмәгә йөриләр иде. Бу чишмәне төзекләндерү уе гел башта булды. Җәй көне улым ярдәме белән авылда плотина төзелгәч, шуның янәшәсендәге үк Каенлы чишмәсен яңарту уе тагын да көчәйде, - ди Талия Сөләйманова.

Уй уйланган - эш эшләнгән. Быел җәй буе авыл халкы «Талия буасы»нда рәхәтләнеп су коенган иде. Соңгы елларда Сөлчә елгасында су кимегәнгә, узган көз башында 400 000 кубометр су сыйдырышлы плотина ачылышы, чыннан да, сөенечле вакыйга булды. Ни дисәң дә, су - зур байлык инде ул.
Ә чишмәне төзекләндерүнең һәр адымын Талия апа үз контролендә тоткан. «Мин хәзер аны төзелеш проектларын раслаганда чакырыргамы әллә дип тә торам», - дип шаярта район башлыгы Камил Гыйльманов. Баксаң, төзүчеләр башта баскычны таррак ясаган икән. Чиләк-көянтә күтәргән хатын-кызларга тар баскычтан менүе авыр булачак, менеп җиткәнче суларын түгеп бетерәчәкләр дип, аны киңәйттергән Талия апа. Су агызганда чиләкләрне куяр өчен чишмә авызы турысында чокыр казытып, рәшәткәле ныгытма да куйдырган. Ачылыш көнне исә бәйрәмне тагын да ямьләтеп, чишмә буенда авыл халкы өчен мул табын да корган иде аның гаиләсе. Менә шундый кайгыртучан, уңган булган ул-кызлары белән дан тота Яңа Дума.
Авылда бу инде төзек­ләнде­релгән икенче чишмә. Ә районда соңгы елларда гына да 70кә якын чишмә төзекләндерелгән.

Чишмәләр тавышын терелтер
Ул-кызлар биргәнсең, авылым.
Һәр балаң - батырлык үрнәге,
Сакчысы үз туган ягының.

Чишмәләр җырына күмелеп,
Дәрт кайта авылга, егәрлек.
Ул егәр яшәргә көч бирә
Гасырлар буена җитәрлек.

Чишмәләр авылга ямь кертә,
Тәм кертә, наз бирә, җылытып.
Ашкына һәр балаң авылга,
Ашкына, әйтерсең кош тотып.

Арыдым таш җанга сүз сөйләп,
Таш сулап арыдым дигәндә,
Шәһәрнең шау-шуын онытыр,
Юатыр почмагы син генә.

Туган җир, бу туфрак, бу һава,
Чишмәләр моңына күмелеп,
Бер газиз балам син дигәндәй,
Кочаклап дәвасын иңдерер.

Чишмәләр моңына уралып,
Бәрәкәт иңгәндә авылга,
Гел дога сүзләре күңелдә:
Йа Хода, иманлы гомер бир,
Мул тормыш бир туган ягыма.

Гөлнара САБИРОВА.

ФОТОРЕПОРТАЖ



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading