16+

"Кеше баласына сүз әйтеп булмый бит, үзеңнекеләргә эләгә...", яки кунакларны ничек озатырга?

Моны авылның күп ирләре теге заманнан бирле белгән. Ир-егетнең эчендә иярләнгән ат ятар дигәндәй, серне хәтта хатыннарына чишмәгәннәр. Ә син көлгән буласың. Ну менә беркөнне үзем дә төшеп мендем, койрәте тирәсенә. Тора ат алдында хуш исле печән, ашамый ат. Баҗай, мин әйтәм, әллә нәрсәсенә атың ашамый бит әле.

"Кеше баласына сүз әйтеп булмый бит, үзеңнекеләргә эләгә...", яки кунакларны ничек озатырга?

Моны авылның күп ирләре теге заманнан бирле белгән. Ир-егетнең эчендә иярләнгән ат ятар дигәндәй, серне хәтта хатыннарына чишмәгәннәр. Ә син көлгән буласың. Ну менә беркөнне үзем дә төшеп мендем, койрәте тирәсенә. Тора ат алдында хуш исле печән, ашамый ат. Баҗай, мин әйтәм, әллә нәрсәсенә атың ашамый бит әле.

– Хәерле иртә күрше, көтү чыгардыңмы, бәйрәмнәр тыныч кына үттеме, кунаклар китеп беттеме инде? 

Бәйрәм артыннан Сәлимҗан шулай сорауларга күмеп ташлады күршесен. Ә күршесенең чырае төне буе теше сызлап, төнне йокысыз үткәргән кешенекеннән бер дә ким түгел. 
– Юк әле, күрше, китү исәпләре бер дә күренми. Аларга нәрсә, өйләрендә карт-карчык бар. Без генә ул, өйгә кеше куеп киткәч, ике көннән тизрәк кайту ягын карадык. Хатын да алҗыды инде, сый-хөрмәт тә такыраеп бара. Аннары, күрше, бала-чагалар, алар да бер көтү, без дә бер көтү, кычкырышалар, сугышып та китәләр. Андый чакта кем гаепле дип тормыйсың инде, кеше баласына сүз әйтеп булмый бит, үзеңнекеләргә эләгә. 

– Күрше, бүген дүртенче көннәре түгелме соң инде, кунакның көне өч, шуннан артса, хуҗага көч, дигәннәр бит. Әллә каравыл өендә Мәҗит Ваһабы сөйләгән алымны кулланып карыйсыңмы? 

– Анысы ни тагын? 
– Син юк идең микәнни, Ваһап абзый сөйләгәндә.

– Әй, күрше, шул Мәҗит Ваһабы сүзе белән йөрсәң, бер дөрес сүзе юк бит аның. Кеше көлдерергә, җыен кызыкны ул уйлап чыгара инде, бу юлы нәрсә диеп шыттырды инде, мин булмаганмындыр ул көнне каравыл өендә. 
– Алай димә, күрше, бу – бик зур сер. "Мамаширская тайна" бу, бик беләсең килсә.

– И күрше, кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә дигәндәй, син бигрәк инде, сиңа зарланып торган мин дурак, ярар, керим әле, хәзер хатын эзли башлар, ул гына түгел, тагын кая югалдың, әйдә өр әле, дия башлар. Һау-һау дисәң, үпкәли, бу арада алҗып китте, хәзер кылтаерга гына тора. 
– Минем кайчан буш сүз сөйләгәнем бар, син тыңла, минем кунаклар киткәнгә биш былтыр, үзең күрдең бит, 12 кеше идек, ике көннән киттеләр, өченче көнгә үк каласы итмәделәр. Ничек бик тиз киттеләр дисеңме, бәй, күрше, шуны сөйләп торам ләбаса. Ваһап абзый сөйләгән ысулны кулландым. Син моны үзең генә бел, бик күп сөйләп йөрмә. Теге ат абзарлары артында койрәте бар бит инде, әйе, җиде кое рәте, кыскартып койрәте дибез инде, анда сазлык җир, күпер дә салып куйганнар, шул сазлык кырыенда печән үсә, ямь-яшел, үзе хуш исле, ну, малай, шуны ат ашамый инде, моны элек тә белгәннәр, исем дә биргәннәр – кунак печәне. Менә Ваһап абзый шуны исенә төшереп сөйләгән иде теге чакны каравыл өендә. Моны авылның күп ирләре теге заманнан бирле белгән. Ир-егетнең эчендә иярләнгән ат ятар дигәндәй, серне хәтта хатыннарына чишмәгәннәр. Ә син көлгән буласың. Ну менә беркөнне үзем дә төшеп мендем, койрәте тирәсенә. Тора ат алдында хуш исле печән, ашамый ат. Баҗай, мин әйтәм, әллә нәрсәсенә атың ашамый бит әле. Бер чыкты баҗай ат янына, ике чыкты, өч чыкты, дүртенчесендә, җәмәгать, болай булмый, җыеныгыз әйдә, кайтып карыйк булмаса, ди. Шулай ике кич кунып, өч көн торып, кайтып киттеләр. Ярар, күрше, мин әйттем, калган ягын үзең кара. Кеше-карага сөйләп йөрмә, мин сиңа якын итеп кенә әйттем.

Уйланган эш, эшләнгән эш, булды, кайтты койрәтеннән кунак печәне. Күршенең сүзе хак булган икән, ашамый ат теге хуш исле печәнне.
– Энем, карале, нигәдер иртәдән бирле атың ашамый бит әле.

Һе, ат. Ул синең БМВ ларыңнан күпкә артык заман бит!

Алай да итеп карый энекәш, болай да итеп карый. Әле тагын 1-2 көн кунак булырга иде бит исәп. Болай булгач булмый инде, төнгә каршы булса да, юлга кузгалмыйча булмастыр. Хуҗалар кунакларны "Һай, әле торасы иде рәхәтләнеп, менә атыгызның ашамавы гына..." диеп, кунаклар артыннан иркен сулап озатып калалар. 2-3 атнадан Китәк базарында очрашкач, иң беренче сүз: "Энем, атың ничек соң?" "И, абзый, Аллага шөкер, өйгә кайтуга умырып ашый башлады ул". Һе, ашамассың, көне буе кунак печәненә карап ач торсаң...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара районы, Мәмәшир авылы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading