16+

"Хәтер китабы": Люция Шәрәфиева яңа китабын тәкъдим итте

Саба районы Олы Кибәче авылы турында язылган икенче китап бу! “Эчәр суым синдә, Кибәчем” дип аталган беренче китап чыгуга күп тә үтмәде, журналист Люция Шәрәфиева авылдашларына багышланган икенче хезмәтен тәкъдим итте.

"Хәтер китабы": Люция Шәрәфиева яңа китабын тәкъдим итте

Саба районы Олы Кибәче авылы турында язылган икенче китап бу! “Эчәр суым синдә, Кибәчем” дип аталган беренче китап чыгуга күп тә үтмәде, журналист Люция Шәрәфиева авылдашларына багышланган икенче хезмәтен тәкъдим итте.

...Авыр сугыш еллары. Кайтмаган ир-егетләр, михнәтле тормыш, тол хатыннар, әти сүзен авыз тутырып әйтә алмаган газаплы балачак – болар барысы да Олы Кибәче авылының “Хәтер китабы”нда мәңгегә уелып калачак. Радиожурналист Люция Шәрәфиева авылдашларының истәлекләрен берәмтекләп җыйган. Авылның “Хәтер китабын” әзерләүдә кибәчелеләр үзләре дә булыша, укытучылар бу эштә актив катнаша. Люция апа үзе дә ялларда туган якларына кайтуга кемнеңдер капкасын шакып керә. 

Бөек Ватан сугышы җиле һәр өйгә кагылган. Олы Кибәче авылы җирлегеннән генә дә дәһшәтле сугышка 417 кеше китә. Шуларның 175е генә кире әйләнеп кайта. Кайтмаганнар, хәбәрсез югалганнар күпме! Күпмесенең нәсел җепләре киселгән. Булганын да барлап бетерергә әле тагын күпме эшләргә кирәк. Боларны китапны эшләгән кеше үзе генә белә.

Олы Кибәче авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе оештырган китапны тәкъдир итү чарасына килүчеләр шул вакыйгаларның шаһите. Әлфинур апа Гатиятуллина, Мөнәвәрә апа Әгъләмова, Рафаэль абый Шәрәфиев, Мәҗип абый Шәрипов шул елларның хәтирәләрен шигырьләргә дә, җырларга да, тальян моңнарына да күмде. Әлфинур апаның михнәтле авыр елларда эшләгәне 15 юллык шигыръ юлларына гына сыймаган, ул аның язылып бетмәгән тормыш поэмасы. “Элек нужа көен уйный идек. Нужалы-газаплы еллар иде бит. Тора-бара бу көй “Мәк чәчәге”нә әйләнде”, – ди тальянын сузган Мәҗит абый. Ә менә гомер буе укытучы булып эшләгән, дүрт яшендә әтисен сугышка озатып башка күрә алмаган Мөнәвәрә апаның сүзләре сөйләп кенә бетәрлек түгел. Ул сөйләгәндә шул чорның каһәрле вакытларын тагын бер кат кичереп утырдык. “Әниләребез Шәмәрдәннән аркаларына капчык асып җәяүләп симәнә алып кайта иделәр. Кайтканчы чабатлары тишелеп бетә иде күз нурларымның. Өйдә ничә бала барлыгын, аларның ашарга бармы-юкмы икәнен белмичә, дәүләткә ит-май, йомырка заданиесен үтәгән чакларны искә алганда йөрәкләр елый”, – дип сөйли ул. 

Балаларның әтиләрен кайтмаячагын белгән ананың халәтен дә ап-ачык картина кебек күз алдына китереп бастырды Мөнәвәрә апа. “Әни Тимербайны имезеп утыра. Әти улының туганын күрмәде. Әнинең күзеннән тамчы-тамчы күз яше Тимербайның битенә тама. Мин әнигә карап елыйм. Ул миңа еламаска куша. Аннан икебез дә елыйбыз”, – дип сөйли сугыш чоры ятимәсе. Әтисез калган балалар белән әтиләре әйләнеп кайтканнарның язмышлары да төрле булган шул. Шуларны да кабат-кабат аңлатты элеккеге укытучы Мөнәвәрә апа.

...Люция Шәрәфиеваның бу китабы күңелләрне айкап алырлык. Әле без әби-бабаларыбыз, шул елларны кичергән апалар белән күзгә күз очрашып сөйләшә алабыз. Берничә елдан ул елларның да тере шаһитләрен югалтачакбыз. Ә китапта язылганнар шуны алдагы буыннарга илтеп тапшырыр. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин нәкъ менә шул фикерне җиткерде. Китапны чыгаруда матди яктан зур булышлык күрсәткән авылдашлары Зөфәр Гәрәевка рәхмәтле алар. Люция апа язучы буларак китаплар әзерләсә дә, чыгымнарны журналист кесәсе генә күтәрерлек түгел. Әмма бу эшнең кыйммәтен аңлаучылар күп – шунысы сөендерә. 

“Авылыбызның йөзек кашы”, “тарихыбызны язучы”, “танылган авылдашыбыз” дигән мактаулы сүзләр дә, рәхмәтләр дә күп яңгырады бу кичәдә. Хезмәттәшләрен котларга кайткан Татарстан Дәүләт Советында күп еллардан бирле эшләүче шагыйрә Таңчулпан, Казан федераль университетыннан Мөршидә Җиһан, хезмәттәше, барыбызның да дәү әнисе Әлфинур Хисами, якташыбыз “Болгар” радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов, “Дулкын” радиосы, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәракова да хезмәттәшләрен бәйрәме белән ихластан котларга җыелган иде.

Бу очрашу һәркемне тәэсирләндерде. Күз яшьләрен сөртеп тыңлап утыручылар да күп булды. Сөйләп сүз бетмәде, ишетеп-тыңларга тагын бер очрашырга кирәк икәнлеген аңладык. Люция Шәрәфиева үзе дә шушы китаптагы кызыклы һәм аянычлы тарихларын барлаган чакларын кабат искә төшерде. Уннан артык хәбәрсез югалган авылдашының кайда җирләнгәненн ачыклый ул. “Кайчак сугышта үлгән яки югалган бабайлар үзләре дә булышты кебек миңа, хәтта төшләремә керделәр. Сафин Зиннәтулла төштә гармун уйнап күрсәтте, әтидән сораштым, чыннан да ул гармунда уйнаган”, – дип сөйли Люция апа.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading