16+

Кибеттән алсаң, очсызгарак та төшә, диючеләргә

Авылда сыер асрап, хөкүмәткә сөт тапшыручыларның соңгы айларда кәефләре бераз күтәрелеп китте әле, чөнки бүгенге көндә сөтне алар литрын 18 сумнан алып 25 сумга кадәр бәя белән саталар. Ай азагында гаилә бюджетына кергән акча да хәзер сизелерлек, элеккегесе белән чагыштыра торган да түгел. Авыл халкы бик күп еллар сөтне бушка...

Кибеттән алсаң, очсызгарак та төшә, диючеләргә

Авылда сыер асрап, хөкүмәткә сөт тапшыручыларның соңгы айларда кәефләре бераз күтәрелеп китте әле, чөнки бүгенге көндә сөтне алар литрын 18 сумнан алып 25 сумга кадәр бәя белән саталар. Ай азагында гаилә бюджетына кергән акча да хәзер сизелерлек, элеккегесе белән чагыштыра торган да түгел. Авыл халкы бик күп еллар сөтне бушка...

Шәһәр халкы да, шимбә-якшәмбе җитүгә, юкка гына авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ашыкмый инде. Монда да сөт продуктлары - сөт, эремчек, каймак һәм атланмай, гадәттә, иң беренчеләрдән булып сатылып бетә. Авылдан кунаклар килсә дә, шәһәрлеләр өчен иң зур күчтәнәч - сөт белән каймак. Бүген кибет киштәләре сөт ризыкларыннан сыгылып торса да, аларның табигый - чын булуы күпләрдә шик тудырмыйча калмыйдыр. Атналар буе да әчемичә саклана ала торган сөт үзе генә дә башта мең төрле сораулар тудыра. Атланмайны гына алыйк: кайдадыр аны - 300, ә кайдадыр 100 сумнан да саталар. Мондый арзан майның да чын булуы икеле. Белгеч булмаса да, халык моны үзе дә чамалый һәм юкка гына түгел икән. Бүгенге көндә республикада сатыла торган сөт продуктларының 30 проценты - ялган. Андыйларның составында, сөт майлары урынына, үсемлек мае кулланыла, кайберләренә консервантлар да кушылган. Мәсәлән, тикшерү уздырганнан соң, 10 төр атланмайның 5есе, ягъни яртысы ялган булып чыккан. Бу саннарны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә китергән иде. Алар 300дән артык предприятиедә мониторинг уздырганнар һәм аларның 180нән күбрәгендә тәртип бозу очраклары теркәлгән. Бүген теге яисә бу кибеттә ялган сөт продукциясе сатылмый дип әйтеп тә булмый, шәһәрнең һәр супер һәм гипермаркетында очрый алар, ди Розалия Арсланова. Әле 2011 елда гына безнең республикада җитештерелгән сөт, Вологда өлкәсе, Краснодар крае белән беррәттән, илдә иң яхшылар рәтендә йөргән булса, бүген инде, кызганыч ки, болай дип әйтеп булмый.
Розалия Арсланова хәзер контрольнең дә бик аз булуын ассызыклады. Закон буенча тикшерүне планлы рәвештә өч елга бер тапкыр гына үткәрергә була. Калган вакытта тикшерүләрне бары халыктан килгән шикаятьләр буенча гына уздыру мөмкин. Ялган продуктларны ачыкларга бәйсез экспертизалар да ярдәм итә. Башта ризыкларның тәмен халык татып карый, аннары инде ул үрнәкләрне белгечләр тикшерә. Нигездә, халыкның фикере белән белгечләрнең нәтиҗәләре туры килә икән.
Сыйфатсыз продуктлар күп вакытта чит төбәкләрдән күп керә. Мәсәлән, каймакны алыйк. Үзебезнең «Просто молоко» ҖЧҖ (Казан), «Алабуга сөте» ААҖ (Алабуга), «Яшел Үзән сөт комбинаты» ААҖ алдынгы урыннарда барса, «Альпийская коровка» (Мәскәү өлкәсе), «Кошкинское» («Алев» ЯАҖ, Ульяновск өлкәсе) каймакларының сыйфаты иң начарлар рәтендә. Мәсәлән, «Альпийская коровка»ның саклану вакыты 6 ай диелгән. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ди Розалия Арсланова. Тикшерүдән соң аның составында консервантлар булуы ачыкланган. «Кошкинское» каймагы да бүген инде сатуда булмаска тиеш.
Атланмайга килгәндә, Розалия Арсланова аның бәясенә игътибар итәргә киңәш итте. Бүген ул уртача алганда 100-300 сумнар тирәсендә тирбәлә. Әлбәттә инде, аларның сыйфатлары бер үк була алмый. Нигездә, читтән кертелгән атланмай очсызрак була. Кайберләре атланмай дип бөтенләй йөртелә алмый. Мәсәлән, «Алев» ЯАҖ (Ульяновск), «Июнь» ҖЧҖ (Самара) майлары очсыз һәм сыйфаты да начар. Май җитештерү буенча «Просто молоко» ҖЧҖ (Казан, Чаллы), «Яшел Үзән сөт комбинаты» ААҖ алдынгы урыннарда.
Кыскасы, бүген сыйфатлы һәм чын сөт продуктлары алу җиңел эш түгел. Шуңа күрә, сыер асрамасаң да була, сөтне кибеттән алсаң, әле очсызгарак та чыга, дип санаучы авыл кешеләренә дә уйланырга җирлек бар. Үз сыерыңның сөт һәм каймагыннан да тәмлерәге һәм файдалырагы юктыр ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading