16+

Кич утырып акча эшләп буламы?

Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Мин исә тотып, әйләндерә- әйләндерә карасам да, кулымдагы оекбашның сарык йоныннан икәнлегенә ышанасым килмәде. Аннан инде иснәп карадым. Балтач районының Алан авылында яшәүче Әсхәпҗамал Тимербаева йон оекбашларны әнә шулай оста итеп бәйли. Алар ап-ак, җепләре тигез итеп эрләнгән.

Кич утырып акча эшләп буламы?

Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Мин исә тотып, әйләндерә- әйләндерә карасам да, кулымдагы оекбашның сарык йоныннан икәнлегенә ышанасым килмәде. Аннан инде иснәп карадым. Балтач районының Алан авылында яшәүче Әсхәпҗамал Тимербаева йон оекбашларны әнә шулай оста итеп бәйли. Алар ап-ак, җепләре тигез итеп эрләнгән.

Шикләнүчеләр бер мин генә булмаган, ахрысы, Әсхәпҗамал апа йон эрли торган кабасын да әзерләп куйган. «Аз гына йокым кермәсә, нишләп ятам әле мин дим дә, төннәрен торып утырып бәйләргә тотынам. Бер кичтә бер оекбашны бәйләп бетерү берни тормый», - ди ул. Йонны язу, эрләү, анннан соң кату бик күп вакытны ала икән. Әсхәпҗамал апа, гомер буе колхозда эшләсә дә, кул эшен ташламаган. Ишле гаиләнең аяк-кулын җылы тотудан тыш, баш киемнәре, кофталар, шәлләр дә бәйләп, азмы-күпме саткалый торган да булган. Бер чорда мамык кәҗәсе дә асрап караганнар. Йоны кыйммәтле дип артык кадерләп тотканнар, ахры, кәҗәләрен. «Симертеп үтерә яздык, әле дә суеп өлгердек. Аннан инде, симез сарык ите, дип, күрше авылга илтеп саттык», - дип елмаеп искә ала ул үткәннәрен. Бүгенге көндә йорт эшләрен улы, килене башкара. Әсхәпҗамал апа, ак әби булып, бабайның мәчеттән кайтканын көтеп, оныкларын сөеп, үзенең ак яулыгы төсле итеп йон оекбашлар бәйли. Үзләреннән артканын сорап килүчеләргә дә бирә. Үзе әйтмешли, иш янына куш, балаларга азмы-күпме ярдәм.
Оекбаш, бияләй инде ул бер нәрсә, аны сатып та алырсың. Хәзер кызлар егетләрне армиягә озатканда кулъяулыкларны да сатып ала икән. Бер уйласаң, кызык, әйеме, кызларның кич утырып чигү чигүләре онытылган дияргә була, ә менә кулъяулык бирү әле дәвам итә. «Бүләк кенә итсеннәр, мин үзем чигеп бирәм. Кирәк икән исемнәрен дә язам», - ди Чулпан Галимова. «Көтәме ул, көтмиме, киләчәктә бергә булалармы юкмы, әмма кулъяулык биргән кыз онытылмый инде ул. Чәчәкләп-чуклап чиккән, почмагына синең һәм аның исеме язылган, әлбәттә, аны кадерсезләмисең. Ул тузмый, чүпкә атарга, мичкә ягарга кул бармый. Йөри инде әнә шулай әле тегеннән, әле моннан килеп чыгып, яшь чакларны искәртеп», - дип сүзгә кушыла Чулпан ханымның авылдашы Хәлим Кәримов. Чиккән әйбер башка шул инде ул, аңа игътибар итмичә булмый, ул үзенә җәлеп итә. Әниләргә - чиккән баш яулыклары, өстәл япмалары, егетләргә дигән кулъяулыклар, яшь киленнәргә - алъяпкычлар... Чулпан ханымда ни генә юк.
- Чигәргә бик яратам. Менә бер чәчәген бетерәм, менә икенчесен, дип, вакыт үткәнен сизми дә каласың. Инде тырышып эшләсәң, азмы-күпме өстәмә акчасы да була, ике кызымны ялгызым гына үстерәм. Әлбәттә, мондый кул эшләре гел сорала торган әйберләр түгел, шуңа күрә, ул акча өчен генә дә эшләнми. Минем өчен бу иң элек күңел теләгән шөгыльдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading