16+

Көндез атышалар, кич җырлашалар

Күңелле яшиләр хәзер авылларда. Халык җир җимертеп эшли дә белә, матур итеп ял итәргә дә вакытын таба: спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә, мәдәни чараларда да актив катнаша. Шушы берничә көнгә генә сузылган ялларда да Мамадыш районының Чия башы авылы гөрләп торды.

Көндез атышалар, кич җырлашалар

Күңелле яшиләр хәзер авылларда. Халык җир җимертеп эшли дә белә, матур итеп ял итәргә дә вакытын таба: спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә, мәдәни чараларда да актив катнаша. Шушы берничә көнгә генә сузылган ялларда да Мамадыш районының Чия башы авылы гөрләп торды.

8 март көнне авыл спорт ярышлары үзәгенә әйләнгән иде. Тәкәнеш зонасына керә торган авыллар - Олыяз, Шәмәк, Көмеш Күл, Тау иле һәм Тәкәнеш авыллары яшьләре кышкы «Авыл яшьләре» спорт уеннарына җыелды. Халык бик күп иде, димәк, авылларда спортны яратучылар да күп икән. Дистәләгән машиналарда, автобусларда килгән авыл яшьләре, укучылары төрле спорт ярышларында көч сынашты. Ярышның тантаналы өлешен, бөтен шартын китереп, гимн уйнатып һәм флаг күтәреп ачтылар. Чия башы авыл җирле үзидарәсе башлыгы Сергей Степанов, барлык спортчыларга уңышлар теләп, ярышларга старт бирде. Бу көнне иң яхшы чаңгы шуучы, гер күтәрүче, бадминтон һәм теннис уйнаучы ачыкланды. Ә җитәкчеләр арасыннан исә мылтыктан иң төз атучыны билгеләделәр. Яшьләр иң күп катнашкан ярыш шашка һәм шахмат булгандыр, күрәсең, әлеге интеллектуаль уеннар күпләрне мавыктырган. Бу ярыш үтә торган бүлмәдә, ничә керсәң дә, тантаналы тынлык хөкем сөрә, ә һавада акыл, осталык һәм хәйләкәрлек дулкыннары тирбәлгәндәй тоела иде. Иң киеренке ярышларның тагын берсе волейбол булды. Яшьләр бу спорт төрен аеруча ярата, чөнки үз авылларының данын яклау өчен, ялга гына кайткан яшьләр дә янып-көеп ярышты. Бүген күп җирдә, яшьләр авылны яратмый, бөтенесе дә шәһәргә кача, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма аларның шәһәргә китүләре һич кенә авылны яратмауга бәйле түгел, алар күп вакытта анда эш булмау сәбәпле китәргә мәҗбүр була. Һәм җай чыгуга, тизрәк авылларына ашыга. Яшьләрнең туган җирләрен яратулары, аның белән горурланулары әллә кайдан күренеп тора. Әнә бит, үз авыллары өчен ничек тырышып ярышалар, бөтен көчләрен куялар. Шул ук вакытта авылларда яшьләр бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый. Туган якларында төпләнеп калучылар, шунда яшәүчеләр дә бар, бу көнне дә алар барысы биредә иде.
«Авыл яшьләре» ярышларының шулай оешкан төстә һәм күңелле узуында, әлбәттә, авыл җирле үзидарәләре башлыкларының, мәктәп директорлары һәм физик культура укытучыларының өлеше зур. Тәмле сый, җиңүчеләргә бүләк һәм грамоталар - барысы да әзерләнгән. Бу көнне уеннарда катнашучылар да, үз авыллары өчен җан атып утыручылар да уңай хис-кичерешләргә баеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бәйрәмнең икенче көнендә дә күңелсезләнеп утырырга вакыт булмады, чөнки кич белән күрше авыл - Олыяз бәйрәм концерты бүләк итте. Авылларның шулай бер-берсенә кунакка концерт куярга йөрүләре элек-электән килгән традиция булып тора, ә соңгы вакытта ул тагын да җанланып китте. Хәзер мәдәният йортларында нинди дә булса чара үткәрелмәгән вакытлар бик сирәк. Кунакка кайткан саен, берәр бәйрәмгә туры киләсең. Олыяз халкы искиткеч концерт әзерләгән иде. Гади авыл халкы, балалар, тирә-юньдә осталыклары белән дан тоткан җырчылар матур җыр һәм биюләр белән күңелләрне ачты. Әмма тамаша залының тулы булмавы гына бераз кичнең ямен җибәрә. Халыкны хәзер өйдән чыгаруы бик авыр шул, шулай да, акрын-акрын булса да, концерт-кичәләргә йөрергә өйрәнеп киләләр. Мәдәният йорты мөдире Елизавета Сергеева әйткәнчә, килгәннәр сөенсеннәр, килмәгәннәр исә ник килмәгәннәренә үкенсеннәр. Әмма «Чулпан» моңнары» концертын әзерләп килгән олыязлылар кеше әз дип тормады, чын күңелдән бик матур чыгышлар ясады. Килгән халык, чыннан да, сөенеп, рәхәтләнеп ял итеп утырды...
Сүз уңаеннан, бәйрәм көннәрендә башка район һәм авылларда да кызыклы чаралар үткәрелде. Арча халкы 8 март көнне автоузышларда катнашты. Алар гади генә машиналарда түгел, ә «Запорожец»ларда ярышты. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына багышланган әлеге чараны карарга бик күп халык җыелган.
Чүпрәледә исә авыл халкы, мәш килеп, кышны озатты. Чүпрәлеләр, җыр-биюле тамаша карап, күптөрле спорт ярышларында катнашып күңел ачкан, шашлык һәм коймак белән сыйланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading