16+

Ә колорадо күренми бит!

Шикләнә-шикләнә генә булса да быел бәрәңгене без дә яңа ысул белән утырткан идек. Орлыкны махсус препарат белән эшкәрттек. Утыртуы да шуңа күрә озаккарак сузылды. Аның каравы, җәй буе агулап йөрисе булмады...

Ә колорадо күренми бит!

Шикләнә-шикләнә генә булса да быел бәрәңгене без дә яңа ысул белән утырткан идек. Орлыкны махсус препарат белән эшкәрттек. Утыртуы да шуңа күрә озаккарак сузылды. Аның каравы, җәй буе агулап йөрисе булмады...

Бу рәвешле бәрәңге утыртучылар күрше авылда бар иде инде. Алар узган елны безнең бакчада корт юк дип сөйләгәч, шаккаткан идек. Үзәкләргә үткән колорадо коңгызыннан да котылып булыр икән! Аннан соң фермерларның да бәрәңгене шулай итеп утыртулары турында ишетелә башлады. Без дә яңа ысулны кулланып карарга булдык. Бәрәңге тишелә башлагач, чыгабыз да карыйбыз, чыгабыз да карыйбыз. Ә корт бит чыннан да юк! Бәрәңгене өйгән вакытта да күренмәде, балчык арасында үлгәннәре генә берән-сәрән очраштыргалады. Бәрәңге чәчәк атканда да, соңыннан да ник бер корт булсын. Ә менә бәрәңгеләрен элеккечә утырткан күршеләргә быел ярыйсы ук азапланырга туры килде. «Әллә авылның бөтен корты безгә җыелган инде», - дип зарлана инде күрше апа. Бер тапкыр агуладылар, агуы начар булган, ахрысы, бер корт та үлмәгән. Яңа препарат сатып алып, яңадан агулап карадылар, анысының бераз файдасы булды кебек. Кыскасы, җәй буе диярлек корт белән көрәштеләр.
Бәрәңгене мондый ысул белән утыртуга сагаеп караучылар да күп инде. Болай да бөтен җирдә химия, агу... Бәрәңгене дә болай агулагач, ашарга яраклы булырмы икән ул, диючеләр дә бар. Шикләндерә инде анысы, чыннан да. Шулай да барлык инструкцияне дә үтәсәң, зыяны юк дип ышандыра белгечләр. Ә агуның тәэсире 60 көннән соң бетә, ә аңа кадәр бәрәңгене ашарга ярамый. Агуның тәэсире беткәч, корт күренә башларга мөмкин, әмма бу вакытта ул бәрәңгегә әллә ни зыян сала алмаячак инде, ди белгечләр. Препаратны сынап караучылар күп, 2-3 ел рәттән утыртучылар да бар инде.
Быел бәрәңге уңышы ничек булачагын әлегә төгәл генә әйтеп булмый, ким дигәндә бер ай үсәсе бар бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading