16+

«Комбайнга утыргач, рәхәт хисләр кичерәм»

Урып-җыю кампаниясе акрынлап ахырына якынлашып килә. Аграрийлар инде якынча 80 проценттан артык ашлыкны җыеп алды. Уракның соңгы көннәрендә без дә «Азнакай» агрофирмасының Урманай, Беренче Май һәм Митрәй бүлекләрен берләштергән 5нче кооперативы кырларына барып килдек.

«Комбайнга утыргач, рәхәт хисләр кичерәм»

Урып-җыю кампаниясе акрынлап ахырына якынлашып килә. Аграрийлар инде якынча 80 проценттан артык ашлыкны җыеп алды. Уракның соңгы көннәрендә без дә «Азнакай» агрофирмасының Урманай, Беренче Май һәм Митрәй бүлекләрен берләштергән 5нче кооперативы кырларына барып килдек.

Кооперативның җитәкче урынбасары, идарәче Раил Мөхәммәдиев әйтүенчә, аларда урып-җыю кампаниясе 9 августта башланган. Һава торышы яхшы торса, шушы көннәрдә уракның төп өлешен тәмамлыйлар. Көнбагыш кына кала.

- Быел башта яңгырлар күп яуса да, аннан соң көннәр яхшы булды. Урып-җыю чорында да һава торышы яхшы торгач, дымлылык та югары булмады. Арпа - гектарына 49 центнер, бодай уртача 45 центнер чыкты. Җәйнең, көзнең нинди киләсе Аллаһы Тәгалә кулында. Шулай да вакытында ашламасын кертергә, җирен эшкәртергә кирәк, - ди Раил Мөхәммәдиев.

Шушы авыл егете, озак еллар комбайнда эшләүче Расыйх Фазлыев белән дә аралаштык. Быел ул үзенең 32нче урагына төшкән. Аннан алдагы сигез елында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.

- Беренче тапкыр комбайнга 5нче сыйныфта укыганда утырдым. Ул вакытта әтигә иптәшкә дип чыккан идем. Шуннан бирле бөтен тормышым авыл белән бәйле. Кышын - терлекчелектә, калган сезонда игенчелектә эшлим. Комбайнда эшләгән елларда иң зур уңышым 2011 елда булган иде. Ул елны 37 мең центнер суктым. Башка елларны 20-25 мең центнердан да ким суктырган юк. Ә иң авыры дип 2010нчы корылык елы хәтердә калды. Игенне төптән умырып җыярга кирәк булганлыктан, комбайннар еш ватылды, - дип искә ала Расыйх абый.


Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 6 сентябрьгә 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә.

Быел иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлеген Сарман җитәкли. Урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып керешкән Сарманда 156,5 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында - Зәй районы. Анда - 155,7 мең тонна. Өченчедә - Буа (151,2 мең тонна), аннан - Актаныш (42,6 мең тонна), бишенчедә - Арча (141,5 мең тонна).

Иң аз уңыш исә Менделеевскида күрсәтелгән. Биредә барлыгы 27 мең тонна ашлык җыелган. Югары Осланда бер мең тоннага күбрәк. Яшел Үзән игенчеләре - 32,3 мең тонна, Кама Тамагы районыныкылар - 35,2 мең тонна, Теләчедә 48 мең тонна ашлык җыелган.


Азнакай районының югары белеме булган бердәнбер комбайнчысы да биредә эшли. Рамил Шәехов - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының магистратурасы студенты. Каникул вакытында менә шулай туган якларына кайтып, комбайнга утыра ул. Хәер, Рамилдән кала, авыл хуҗалыгы тармагында әтисе Алмаз абыйның да өлеше зур. Шәеховларның кечкенәләре - ун яшьлек Румил дә абыйсына ярдәмче булып йөри.

- Моңа кадәр сигез ел комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Быел әти чәчүгә чыкты, ә мин төп комбайнчы булып калдым. Минем өчен бу - хобби. Комбайнга утыргач, рәхәт хисләр кичерәм. Кырдагы халыкның күплеге белән дә, комбайнчылар арасындагы үзара ярыш белән дә басу Сабан туен хәтерләтә. Казанда уку белән беррәттән, эшлим дә. Ләкин авылда эшләү миңа күбрәк ошый. Урып-җыю чорында хезмәт куеп, еллык «заряд» алып китәм. Вакытында акчасын түлиләр, барысыннан да канәгать. Киләсе елга укуым бетә. Әгәр аспирантурага кереп, укуны дәвам итсәм, уракка тагын кайтырмын дип торам, - ди Рамил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading