Бәя артуга килгәндә, Авыл хуҗалыгы министрлыгында моны гадәти сезон факторы белән бәйләп аңлаталар. “Традиция буенча язгы чорда бәрәңгегә бәяләр арту күзәтелә, бу – табигый сезонлы фактор. Язга бәрәңге запаслары кими, һәм кибетләрдә чит ил, аерым алганда, көньяк илләрдән китерелгән продукция барлыкка килә. Транспорт, таможня җыемнары һәм башка логистик чыгымнар, һичшиксез, кулланучы өчен товарның ахыргы бәясенә йогынты ясый. Якын арада без бәяләрнең тотрыклануын көтәбез, чөнки җәйге чорда иртә уңыш җыю башланачак, ә көз көне базар яңа бәрәңге белән тулыланачак, бу бәяләр һәм ихтыяҗ балансын тәэмин итәчәк” диелә министрлыктан алынган җавап хатында.
“Ничек яшәп ятасыз?” димиләр...
Республикада иң күп бәрәңге җитештерүче «Кырлай» агрофирмасы бу көннәрдә бәрәңге утырту белән мәшгуль. Елдагыча, быел да 1200 гектар мәйданда утыртырга исәп тоталар. Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов, ни сәбәпле шалтыратуыбызны белгәч тә, бер-ике ел элек бәрәңгене тиенгә диярлек сатарга туры килгәндә, беркем дә, ничек яшәп ятасыз, димәде, бәя үскәч, нишләп хакы арта, дия башлыйлар, дип гаҗәпләнүен яшермәде.
– Бәя арту бездән тормый. Аны базар үзе куя. Ихтыяҗ бар икән, хакы да арта. Быел бәрәңгенең килограммын 55-57 сумга саттык. Сатып алучы шул бәядән алам диде, без ризалаштык. Әмма мин моннан акча эшлим дип әйтә алмыйм, чөнки узган һәм аннан алдагы елны товар бәрәңгене 15 сумга сатарга туры килде. Ул вакытта үзебезгә минуска эшләдек. Ә техника тузып тора, запас частьларга бәя өч елда 50 процентка артты, аннан кала симәнә бәрәңге, ашлама һәм башкалар кыйммәтләнә. Менә шуларны быелгы бәя капларга булыша, әгәр дә шулай дип әйтеп булса әле. Бәрәңге утырту отышлымы-юкмы дигән сорау гомумән тумый бездә. Төп бурычыбыз – азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Елына карап, уңыш та төрлечә була. Бөтен сатылган бәрәңгенең килограммы 30 сумга тиңләшсә, минем өчен бу әйбәт бәя, – ди Марат Кәримов.
“Бәрәңге түгел, печән чәчәләр”
Арча фермеры Нәфил Гатауллин да бәрәңге утырту мәйданын киметмәгән. Елдагыча, 4 гектар җирдә утырта.
Сатарлык бәрәңгесе калмаган диярлек. Көздән 25 сумнан сатып бетергән.
– Көз өчен бу бик әйбәт бәя. Язга бәясе калмас дип, кышка кергәнче урнаштырып бетердем. Кайбер елларда язга бәя төшә, ә быел киресенчә артты. Алыпсатарлар 50 сумнан да алырга риза, бәрәңге генә калмады. Тик шунысы да бар: яңа сортлар утыртырмын дигән идем, алары да бик кыйммәтләнгән. Булган сортларны гына утыртып, киләсе елга кадәр сабыр итеп торам. Икенче елга бәя кыйммәт булыр дип уйламыйм, – ди ул.
Ул да бу вазгыятьтә дәүләтнең бәяләрне көйләве булыша дигән фикердә.
– Ел да бәя яхшы була дип әйтеп булмый. Бер өч еллар элек кенә бәрәңгене 3 сумга да алучы булмады, чыгарып атарга туры килде. Яздан ук 25-30 сумнан сата алу ышанычы, хаклары тотрыклы булса, фермерлар да, агрофирмалар да бәрәңге игү мәйданын киметмәс иде, – ди фермер.
Аныңча, бәя нинди булуга карамастан, халык күпсенми, ала. Яңа бәрәңге искесенә караганда күпкә кыйммәтрәк торса да, яңасын сайлыйлар, ди.
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров бәрәңгегә бәя артуны аны әз утырту белән бәйләп аңлата.
– Элек колхоз вакытында Ашытбашта – 120 гектар, Кыснада – 80, Ташкичүдә – 80, Мәмсәдә 100 гектар утырталар иде. Хәзер берсендә дә чәчмиләр. Авыл халкы да өч-дүрт буразна гына утырта да калган өлешенә печән чәчә. Бердән, халык картая, яшьләр бәрәңге түгел, карабодай ашый, аннары артык бәрәңгене ашатырлык мал да юк, тотмыйлар, – ди ул.
Гыйнвардан май башына кадәр чит илдән Россиягә 350 мең тонна бәрәңге кертелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 250 мең тоннага күбрәк.
Комментарийлар
2
0
0
Азынды бу авыл халкы! «Халык бәрәңге утыртмый, шуңа бәяләр үсә» (Матбугат Ру)“Кыргый базар дигәннәрең авыл ягына тартты:Бәрәңгегә бәя арткан, башта күкәйгә артты.Хәзер хөрмә бәясеннән кыйбат тора кыяр да...Азынды бу авыл халкы! Вакыт җитте тыярга!Таптылар бит эшләмичә акча табу ысулын...Файдасы юк, ахрысы зур салым белән кысуның ... Авыл халкы азынмасын,планнарын үтәргә, колхозда күк, бер таякка, кирәк мәҗбүр итәргә!Өстәгеләр мәкальдәчә, йомшак итеп җәяләр:“Авыл халкы эштән бизгән, шуңа үсә бәяләр!”Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0
0
0
Авылда кеше картайды, яшьлэргэ эш юк,китеп баралар, картлар куп бэрэнге утыртмый,эшкэртэ алмыйлар, куп итеп утыртып кая сатасын аны ,я жыючылар бик очсызга ала,булсын иде тотрыклы бэялэр, тапшырырга жире,вэт устерер иде авыл халкы бэрэнгене!
0
0