16+

Корбан гаетендә 50ләп кеше алдан ук язылып куя

Авылларда бер атна элек сарык йонын алырга керештеләр. Иделнең аръягында, ягъни тау ягы районнарында яшәүчеләр, Чуашиядән махсус бригада чакыртсаң, бер сарык йонын – 150 сумга алып бирәләр, диләр.

Корбан гаетендә 50ләп кеше алдан ук язылып куя

Авылларда бер атна элек сарык йонын алырга керештеләр. Иделнең аръягында, ягъни тау ягы районнарында яшәүчеләр, Чуашиядән махсус бригада чакыртсаң, бер сарык йонын – 150 сумга алып бирәләр, диләр.

Тик көзге йонның бәясе – 25, ә язгысының килограммы 10 сумнан йөргәндә, авыл кешесенә чыгымга эшләп кул эшен җиңеләйтәсеме, әллә уч төпләренә сөялләр чыкканчы үзенә чиләнәсеме?

Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче Әлфия белән Рафаэль Гимадовларның да эшләре тыгыз чак. Урак өсте! Кем әйтмешли, ишегалды уртасында сандугачтан узып кулларында кайчы “сайрый”. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 100 башлап сарык асрыйлар. Иш янына куш – 8 сыер белән 16 баш  бозаулары да бар. 

– Йоннан күп дигәндә 2 мең сум табыш керә – әйбәт бәядән киткәндә. Әгәр дә махсус бригада чакыртсак 15 мең сум түләп җибәрер идек. Әрсезләнергә өйрәтәсе юк безне. Күмәк хуҗалыклар бетте, үзебезгә эшләргә керештек. Ит, сөт бәяләре төшә – сарык, бозауларны, сыерларны ишәйттек, – ди гаилә башлыгы.

Үзен җәберләгән заман сәясәтенә үчләшеп яши бүген авыл кешесе. Буа ягында сөт бәяләре бу айда 18 сумга төшкән. Гимадовларны яхшыга өметләндерәсе килә дә... Сөтнең бәясе әле 11 сумга тиклем төшәчәк дигән шикләре генә дөрескә килмәсен. Хәер, авыл хуҗалыгындагы хәлләр нинди генә борылыш алмасын, Гимадовлар терлек тә асрар, икмәк тә игәр. 

– Элек йорт саен сарык асрыйлар иде. Авылдагы 75 хуҗалыкның бүген бишесендә генә сарык бар. Печәнне коеп, вагын гына сайлап ашый, диләр дә... Мин авырлыгын күрмим, аның каравы ел әйләнәсе табышлы ул! Елына ике тапкыр бәрәнли. Нәзер корбанына, шашлыкка дип сорап кына торалар. Корбан гаетендә 50ләп кеше алдан ук язылып куя. Аларын көтүлеккә дә кумыйча, Әлфия белән хәсиятләп карыйбыз. Без бит республиканың читендәрәк яшибез, Казаннан ерак. Шуңа да фермерлар белән очрашып, тәҗрибә уртаклашыр мөмкинлегем юк. Берәрсендә ят токым күрсәм, бәрәнен сорап алам. Гел бер токымлысын гына асрасаң сарыклар “вагая”, кан кушылсын, токымнары “эре”ләнсен өчен ишләренә ят бер токымлы тәкә кертеп җибәрү дә җитә. Ә болай сарыкларның “Дорпер” дигән токымлысын үрчетәм. Шул 100 баш сарык арасында 30ы ана сарыклар, – ди Рафаэль әфәнде.

Сарыкларының токымнары, үрчемнәре белән дә канәгать ул үзе. 6 айлык бәрәннәрдән 57 килограмм ит алуы күңелле күренеш. 

– Кайбер токымнарның бер еллыкларыннан 30 килограмм ит ала алсаң – рәхмәт әйтерсең. Корбанлыкка дигән алты айлык бер бәрәнем 125 килограмм булды! Алмадылар. Аптырагач, ит эшкәртү комбинатына илтеп тапшырдым, – ди Рафаэль Гимадов.

Корбанлык сарыкларның үз бәясе, әлбәттә. 50 килограмм ит чыгышлылары 15 мең сумнан башлана. Гәүдәгә кечерәк икән, димәк, бәясе дә арзангарак төшә. 

– Әтием Равил 63 яшендә йөрәк чиреннән китеп барды. Аны җирләгәч, бер көндә олыгайдым... Мин – бишенче бала, төпчеге. Авылда калсам да, әти-әни исән чагында тормыш йөге барыбер ике иңгә бүленә. Ике үгез бар иде, әтинең ашларын үткәргәч тә шуларны сатып, 1 мең сум өстәдем дә, 30 меңгә кулдан җыелган трактор алдым. Тәтештә укып кайткач, күмәк хуҗалыкта аруырак эштә эшләдем – экономист идем. Кәгазь эшенә якынрак булсаң барысын да аңлыйсың. Пай җирләре бүленә башлагач, үземнекен аерым рәсмиләштердем. Баштарак инвесторда иде, хәзер үз кулымда, – ди әңгәмәдәшем. 

Җирең һәм терлегең булгач, авыл кешесенә техникасы да кирәк, әлбәттә. Аларын да юнәтә. 

– Бик әйбәт кеше иде мәрхүм, якташ фермер эшкә чакыргач, бер генә ел эшләп калдык, үлеп китте. Улы Себердә яши иде, кайтып, бәясен санатты да, аңа да тиз арада эшен бетереп, китәргә кирәк иде, мин дә техникага мохтаҗ, дигәндәй, 500 мең сумга килештек – комбайн, тырма, чапкыч ише җирдә эшләргә кирәкле барлык агрегатларны сатып алдым. Трактор да яңартылды, без алганда бәясе 400 мең сум тирәсе иде,  хәзер артты инде, — ди Рафаэль. 

23 гектар пай җирендә бөртеклеләрдән арпаны күбрәк игә. Ни өчен арпамы? Арыш белән бодайны терлекләргә күп ашатырга ярамый, ә менә арпа ашказанына эшкәртер өчен дә җиңел. Саламы да озын булганлыктан, ашламага дип, кырда гына туратыла. Борынгыларның чәчү әйләнешен үз итеп, тагын 6 бөртекле культураны игә. Аларны саклар өчен зур гына келәтен дә төзегән, саламын, печәнен җыеп урнаштырыр җирен дә көйләгән. 

– Хәтимә әни 80 яшенә тиклем яшәде. Хатыным Әлфия һөнәре белән шәфкать туташы, эш юк дип тормады, кибеттә эшләде. Әни мәрхүмә: “Сыйлы көнегез сыер белән!” – дип әйтә иде. Гомергә ике сыер асрадык. Ике ел элек кенә сыерларны да 8гә җиткердек. Моңа кадәр дә әллә ни җиңел булмады, моннан соң җиңеләймәс кебек авыл тормышы. Яшәргә кирәк! Олы улым  Рәйхан – хәрби, аңа 24 яшь. Уртанчысы Динар башкалада укый. Берсенең дә авылга кайтыр уе юк. Ни өчен икәнлекләрен дә аңлыйм – безнең ничекләр итеп яшәгәнлегебезне күреп торалар ич. Төпчеге Самирә 12 яшендә. Аңа өметем зур, үзебез кебек авыл җанлы. Кадере булмаган җиргә язмышын бәйләсә, нәрсә дияргә? – ди Рафаэль әфәнде. 

Җаны теләгән елан ите ашаган диләрме әле? Нияте булса калыр. Ә кала икән, димәк, авырлыклардан да куркып тормас ул, Гимадовларның көчле холкына хас бер ныклык белән яшәр, әлбәттә.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading