Корылык... Ничәмә-ничә буын әби-бабайларның котын алган бу сүз. Корылыкка ияреп, гадәттә, ачлык килә. Мәсәлән, 1921 елгы ачлык аркасында гына да Идел буе төбәкләрендә күпме халык кырылган. Аларның санын әле дә булса төгәл белмиләр. Ул афәтнең ни икәнен күзаллау өчен, ачлык елларының тере шаһиты язып калдырган менә бу тетрәндергеч юлларны укып...
«1921 елда зур корылык булды. Аның үзәге безнең авыллар урнашкан Идел һәм Зөя елгалары тирәсенә туры килде. Сабан ашлыгы бөтенләй тишелеп чыкмады. Арыш исә җирдән 20-25 сантиметр чамасы гына күтәрелде дә үсүдән туктады. Анысы да берән-сәрән генә. Һәм башаклары юк дәрәҗәсендә иде. Һәр гектардан иң күп дигәндә 20-25 килограмм бөртек җыеп алдык. Малларга ашатырга бер уч печән дә калмады. Җир, кибеп, таш булып катты. Ачлык башланды. Халык, күзгә ни күренә - шуны ашый. Су буйларында үскән алабута, кычыткан һәм турап тарттырылган юкә агачы онын кушып, шуны ашадык. Тора-бара алары да бетте. Терлек-маллары калган кешеләр каралты-кура һәм өй башларындагы саламны төшереп ашатты. Кемнең дә булса терлек фәләне үлсә, аның ите өчен авыл халкы кара төннән чиратка тезелә иде. Үләксә ашау гадәти күренешкә әйләнде. Ачлыкка түзә алмыйча, байтак халык, туган нигезләрен ташлап, читкә чыгып китте. Ә авылда калганнарын исә аяусыз рәвештә ачлык кыра. Күпләр гаиләләре белән үлеп бетте. Зиратта кабер казырга кеше табып булмый. Мәетләр көннәр буе җирләнми ята. Шулай итеп, 214 йорты, 1800дән артык кешесе булган Борнашта (Искәрмә: Борнаш - минем туган авылым һәм әлеге язманың авторы да авылдашым Булат бабай. - И.Х.) 1922 ел башына нибары 800ләп кенә кеше калды. Заманында шау-гөр килеп торган авыл үзенең элекке хәленә инде бүтән кайта алмый».
Әлбәттә, бүген бездә була торган корылыклар андый ук фаҗигаләр китереп чыгармас дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, замана башка. Ләкин шулай да безгә, табигатьнең кодрәте турында аз гына да онытырга ярамый. Югыйсә ул бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Татарстан корылык даими кабатлана торган төбәкләрдән санала. Мәсәлән, соңгы биш дистә ел эчендә бездә төрле дәрәҗәдә 10 тапкыр корылык күзәтелгән. Аның әле дүрт ел элек булганы гына да республикага 20 миллиард сумга якын зыян китерде. Без ул чакта 3 миллион тонна ашлык югалттык.
Һәм менә, ниһаять, корылык аркасында мондый зур югалтулар бүтән кабатланмаска тиеш, чөнки быел, Татарстанда беренче тапкыр буларак, корылыкка бирешми торган бодай игә башлыйлар. Ул - сабан бодае һәм «Экада-113» дип атала. Аны Татарстан, Самара, Башкортстан, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары бергәләп уйлап чыгарганнар.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бодайлар селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова әйтүенчә, 2014 елдан башлап, әлеге сорт Селекция казанышлары дәүләт реестрына кертелгән һәм аны күпләп игәргә рөхсәт бирелгән. Яңа бодайга Түбән Иделнең корылык зонасына керә торган төбәкләрендә һәм шулай ук явым-төшем бик аз эләгә торган Төньяк Казахстанда корылык шартларында сынаулар үткәрелгән. «Экада-113» анда шактый тотрыклы, яхшы уңыш биргән.
Шунысын да әйтергә кирәк, моңарчы бездә бодайның аеруча кыйммәтле саналган өч сорты бар иде. «Экада-113» - хәзер шуларның дүртенчесе. Һәм авыл хуҗалыгында аңа бик зур өмет баглыйлар, чөнки яңа бодай кыйммәтле сортларга тиешле барлык таләпләргә дә җавап бирә. Аңардан ясалган он югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Ул оннан пешерелгән ризыкларга килгәндә, белгечләр аларның тәменә дә бик югары бәя бирәләр.
Ел коры килгәндә, әле хәзер дә күп кенә авылларда халык борынгы гадәт буенча яңгыр боткалары ясый, ягъни Ходайга ялварып, аңардан яңгыр бирүен сорый. Ләкин еш кына, әллә инде ул ялварулар кабул булмый, әллә сынау итеп җибәрелә, яңгырлар яумый кала. Нәтиҗәсе - кипкән басу-кырлар, югалган өметләр... Кыскасы, корылыкка бирешми торган яңа бодай, ниһаять, Татарстан халкын әле афәттән коткарыр, шәт!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар