16+

Авылларда каз-үрдәкләрне суярга мәҗбүр итәләр! Ни булган?

Аксубай районыннан бер газета укучыбыз: “Авылларның ватсап төркемнәрендә “казларыгызны тизрәк суеп бетерегез, кош гриппы таралган” дигән хәбәр тарала башлады. Ноябрь ахырында гына суярга ниятләгән идек бит. Бу дөрес хәбәрме, әллә фейк кынамы икән?” дип шалтыратты.

Авылларда каз-үрдәкләрне суярга мәҗбүр итәләр! Ни булган?

Аксубай районыннан бер газета укучыбыз: “Авылларның ватсап төркемнәрендә “казларыгызны тизрәк суеп бетерегез, кош гриппы таралган” дигән хәбәр тарала башлады. Ноябрь ахырында гына суярга ниятләгән идек бит. Бу дөрес хәбәрме, әллә фейк кынамы икән?” дип шалтыратты.

Ялган хәбәр түгел бу, ветеринария хезмәткәрләре чынлап та каз-үрдәкләрне тизрәк суеп урнаштыру җаен карарга куша. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бүген Мөслим, Чүпрәледә, Яшел Үзән районының «Залесный» агрофирмасында һәм Буаның ике авылында карантин кертелгән. Бу җирлекләрдә казлар һәм күркәләр кош гриппы йоктырган. Авыру таралуның сәбәбе – кыргый үрдәкләр.

Каз-үрдәкләрне тизрәк суярга кирәк, вирусны бер генә кош-кортыгыз эләктерсә дә, барысын бергә үтереп яндырырга туры киләчәк. Моны киңәш итеп кабул итәргә кирәкми, ул – үтәлергә тиешле чара һәм аңа җитди карау зарур. Җәй буе чыгып йөрделәр, кыргый үрдәкләр дә бар иде күлләрдә, шулай да бернинди авыру булмады, дип әйтүчеләр дә бар. Алары бездә үскән үрдәкләр, ә вирусны читтән килгәннәрне тарата. Күчмә кошлар җылы якларга киткәндә кош гриппы чыганаклары арта. Әйтик, Курган өлкәсе, Чиләбе кош гриппы нисбәтеннән имин булмаган төбәкләр, андагы кыргый үрдәкләр җылы якка очып барганда, безнең сулыкларга төшеп утырып ял итә. Шул рәвешле вирус безнең республикага да керде. «Залесный» агрофирмасы янындагы күлгә дә кыргый үрдәкләр төшеп утыра. Аларның берсен лабораториядә тикшереп карадык, аңарда чынлап та кош гриппы барлыгы ачыкланды, – дип сөйләде ул безгә.

Белгеч йомырка сала торган тавыкларны сарайда ябып асрарга киңәш итә. Алар өчен ишегалдына куелган азык, суларына вирусны кыргый үрдәктән йоктырган күгәрчен һәм чәүкәләр төшеп, алар да авыруны таратырга бик мөмкин, ди Габделхак Мотыйгуллин.

Мөслим районының Игенче авылы фермеры Разиф Кәрамов та, кош гриппы куркынычы яный башлагач, казларын күлгә чыгармый башлаган, аларны утарда гына тота. Быел алты мең баш каз үстергән. Аларның өч меңен суеп сатарга да өлгердек, көненә 200-300 баш каз суябыз, ди фермер.

Яшел Үзән районының Акъегет авылында яшәүче Низамиевлар быел казларын иртәрәк суйган.
– Ел да, бераз майлары җыелсын дип, ноябрь ахырын көтә идек, бу юлы кош гриппыннан куркып, иртәрәк суйдык. Каз бәбкәләренең бәясе дә кыйммәтрәк иде, игеннәр дә арзан түгел, җәй буе карап үстергән кош-кортың кырылып үлә башласа, Аллам сакласын. Тизрәк суеп озатыйк, дидек. Аларны саклау өчен күрше авылга барып тиз генә зур лар да сатып алырга туры килде, – ди ул.

Белеп тор
Күчмә кошлар җылы якларга киткәндә кош гриппы чыганаклары арта. Әйтик, Курган өлкәсе, Чиләбе кош гриппы нисбәтеннән имин булмаган төбәкләр, андагы кыргый үрдәкләр җылы якка очып барганда, безнең сулыкларга төшеп утырып ял итә.

Рәзинә Мәрдәнова фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading