Авылыбыз Алабирде Татарстанның борынгы шәһәрләренең берсе булып саналган Тәтеш районына керә. Һәр нигезнең, һәр авылның, һәр каланың үткәне бар. Хәтер, уйлар еракларга барып тоташа. Авылыбызның үткәне нинди булган, аның турында без ниләр беләбез?
Борынгы риваятьләргә караганда, Алабирде авылы 1700 елларда барлыкка килгән. Кырым сугышы вакытында йөзләгән татар, төрек гаиләләре тар-мар ителгән, авыллар туздырылган, җимерелгән. Гаиләсез, туган-тумачасыз калган Нәдери бабай, солдатлардан качып, Идел буйларына килеп җиткән. Юлда аңа үзе кебек йортсыз-җирсезләр кушыла барган. Идел буенда бик җайлы, уңайлы урын табып, шалашлар корып, урнаша башлаганнар. Әмма аларны Идел ярларыннан бик тиз сөргәннәр. Ахырда Нәдери бабайлар төбендә төрле төстәге ташлар ялтырап күренеп торган, саф сулы чишмәсе булган елга янында кунарга калганнар. Иртән, җентекләбрәк карагач, Нәдери бабай:
– Җәмәгать, төпләник шушы урында! Эчәр өчен татлы чишмәләре, терлек, кош-корт өчен агым сулы елгасы, печән чабарга болыны җәелеп ята, ашлык чәчәргә басу-кырлары иркен, – дип әйткән ди. Барысы да аның фикерен хуп күргәннәр. Нәдери бабай: “Бу җирне безгә Алла үзе бирде!” – дигән. Шуннан авылга исем кушылган.
Авылыбыз аша Үләмә елгасы ага. Ул районның Кадыш авылыннан башлана. Үзенең тирән ярлары, бормалы сулары белән урманнар аша, үзенә кечкенә инешләр ияртеп, Апас районының Шонгаты авылында Зөягә коя. Элеккеләр сөйләве буенча Үләмә елгасы бик киң һәм зур булган. Шулай берчакны елга аша чыгарга дип ике кеше килгән. Елга аша чыкканда берсе бата башлаган һәм:
- Үләм -ә-ә-ә, - дип кычкыра башлаган. Шуннан бу елга Үләмә дип атала башлаган, имеш.
Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук Ат улагы дигән бик зур чишмәсе бар. Ул чишмәдә элек ат улагы торган. Монда килеп атларын эчерә торган булганнар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый.
Авылдан бер чакрымда Карамалы урманы башлана. Кызганыч, хәзер агачлар сирәгәйгән, аны урман дип атарлык та түгел, ә кайчандыр ул бик зур, калын, ерып чыга алмаслык булган дип сөйлиләр. Урманның бер башында һәм таудан түбәнрәк урыннарда сазлык җәелеп яткан. Әлеге урманда карама агачы күп үскәнгә, Карамалы дип атаганнар.
Авыл уртасында – иман йорты – “Ихлас” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Алабирде халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә.
Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши. Алар – авылыбызны яратучылар. Иске коеларны, чишмәләрне авылдашларның акча җыелышып бергә өмә ясап яңартулары моңа мисал булып тора. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә-якка тарату өчен тырыша.
Илебез быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 233 кеше фронтка киткән, аларның 121е генә кире әйләнеп кайта алган. 112 кеше сугыш кырында ятып калган. Бүген инде аларның берсе дә юк. Соңгы ветераныбыз Тәлгать абый Арсланов узган елның җәендә арабыздан китте.
Бүген яшьләр шәһәрләргә агыла, аларны моңа авыллардагы эшсезлек этәрә, минемчә. Яшь гаиләләр саны кими, балалар аз туа, мәктәпләр ябыла, авыллар картая, юкка чыга. Ә безнең авылның киләчәге нинди булыр? Бу сораубик күпләрне борчый. Чынлап та, биш, ун, илле елдан авыл нинди булыр? Бүгенге көндә Алабирде авылы Тәтеш районында иң зур һәм нык авылларның берсе булып санала. Йортлары яңа, юллары төзек, мәдәният йорты, китапханә, кибетләр, 11 еллык мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, почта бүлекчәсе бар. Үткән елны авыл урамнарына 125 яктырткыч лампа куйдылар – мондый авыл республикада да бер генә икән әле. Алабирде авылы хәзер космостан да күренә, – дип шаярталар күрше авылдашлар.
Киләчәктә дә авыл юкка чыкмас, бүгенге кебек гөрләп торыр дип бик ышанасы килә. Безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбының күп гасырлык мирасын саклап калу өчен, безгә бу байлыкны арттырырга, һәрберебез дә нәни генә булса да өлеш кертергә тиеш. Безне тормыш арбасы җир шарының кайсы гына почмагына илтеп куйса да, без барыбыз да үзебезнең туган ягыбызны, туган җиребезне, туган авылыбызны онытмыйк, ташламыйк үз нигезебезне, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итик!
Язмамны авылдашыбыз Фәнис Фәйзуллинның “Авылым Алабирде” дигән шигыре белән тәмамлыйм
Алла биргән авыл – Алабирде,
Туган төбәк, туган җирем ул.
Ерак китсәм, һәрчак күңелемдә
Җырлап торган моңлы җырым ул.
Алла биргән авыл Алабирде,
Киләчәгең булсын өметле.
Үләмәләр, әрәмәләр белән
Син бик матур, син бик “күрекле”.
Алла биргән авыл -Алабирде,
Бабамнарның монда тамыры.
Шунда алдым тәүге сулышымны,
Шунда булсын гомерем ахыры.
Чулпан Нигъмәтуллина,
Алабирде авылы китапханәчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бу Хамидов Габдрахман абый ( урыны жэннэттэ булсын) экиятлэре. Нэдри бабай минем бабай диеп тэ сойли иде мэрхум
0
0
0
0
Рэхмэт, Чулпан! Бик матур язгансыз безнен авыл турында. Исемегездэ матур.
0
0
0
0
Белмим,бэлки экияттер, тарихны мин уйлап чыгарып яза алмыйм, тарих шул кемдер сойлэгэн буенча бер буыннан икенчесенэ житкерелэ.
0
0