16+

Көрәшчеләр күркә үрчетә

Күркәләрдән балачактан куркам. Беренче карашка гына алар күкрәкләрен алга чыгарып, башларын артка салып йоклап яталар кебек. Канатларын җирдән сөйрәп гөрелди башласалар, беттем диген.

Көрәшчеләр күркә үрчетә

Күркәләрдән балачактан куркам. Беренче карашка гына алар күкрәкләрен алга чыгарып, башларын артка салып йоклап яталар кебек. Канатларын җирдән сөйрәп гөрелди башласалар, беттем диген.

К үркәләрнең, гомумән, нервлары бик какшау диләр. Алар депрессиягә бирелә торган сирәк хайваннарның берсе. Бу аларны үз-үзләрен үтерүгә хәтле алып барып җиткерергә мөмкин. Тормыштан туеп китсәләр, күркәләр башлары белән стенага бәрелеп үләләр. Сугыша башласалар, көндәшләрен үтергәнче чукырга мөмкиннәр. Күркә ни чак­лы чуаррак, шул хәтле усалрак була икән. Бәлки шуңадыр да Илнур Мадъяровның Яшел Үзән ра­й­о­нының Зур Ключи авылында урнашкан «Индейка» фермасында бары тик ак күркәләр генә. Аларның саны 56 меңгә җиткән.

Абзар ишеген ачкач, бераз сәер дә булып китте: эңгер-меңгер генә ут һәм сиңа таба башын сузып килүче йөзләгән ап-ак күркәләр. Әлеге дә баягы шул сугышмасыннар өчен яктылыкны арттырырга ярамый икән. Нәни күркә чебешләре бик җылы яраталар, алар торган абзарларда 36 градус җылылык булырга тиеш, үсә төшкәч, 16 градуста да туңмыйлар.

- Бездә - Канада токымы, йомыркаларын да шуннан алып кайтабыз. Бәясе элек 60 сум иде, хәзер 120 сум. Бу токым зур булып үсә. Россия­дә 6-7 килограммга хәтле үсә торган күркәләрнең генә йомыркасы сатыла. Үзебезнең фермада да йомырка сала торган күркәләрне тоту хәзергә үз-үзен акламый, моның өчен баш санын 100 меңгә җиткерү кирәк. Бу безнең киләчәккә планнар. Ул вакытта инде күркәләрнең төп ризыклары булган комбикорманы да үзебез әзерли башларбыз, хәзергә анысын Мари Элдан алып кайтабыз, - ди Илнур Мадъяров.

Сугымга бара торган ана кошлар 10 килограмм, ата кошлар 15 килограммга хәтле үсәләр. Күркәләрне шушында ук суеп эшкәртәләр дә. Бик матур күренеш булмаса да, монысын да кереп карадык. Барлык операцияләр замана технологияләре белән башкарыла. Чис­талык ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Әзер түшкәләрне төрлечә итеп ваклыйлар.

- Продукцияне сату белән проблема юк, хәтта җиткерә алмыйбыз. Татарстандагы сәүдә челтәрләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, үзебезнең сату нокталары да бар, ризыкның яртысы үзебездә сатыла, калган яртысын Мәскәү, Ставрополь, Екатеринбург, Пермь шәһәрләренә килеп алып китәләр. Көн саен 700 баш күркә суеп эшкәртәбез, - ди хуҗа.

2014 елның көзеннән, аерым цехлар ачып, 14 төрдәге ризык җитештерә башлаганнар. Араларында гади казылык, рулет, сосиска, пешерелгән, какланган казылык, пилмән, кәтлитләр дә бар. Җитештерү цехы башлыгы Махир Талибов маринадка салынган итне ачып та күрсәтте.

- Борынгыдан килгән рецептлар бар да бик гади һәм тәмле. Бер генә дә артык әйбер кушылмый, күр­гәнегезчә ит һәм тәмләткечләр генә, - дип тә өстәде.
«Индейка» фермасында моннан тыш сәүдә итүнең тагын бер юнәлеше бар - күркә чебешләрен саталар.

Күркә итен җитештерүчеләр бәясеннән алырга уйласагыз, «Казан» агросәнәгать паркына барыгыз. Биредә «Индейка» фермасының ике сату ноктасы бар. Берсендә ит сатыла, икенчесендә - казылык, каклаган ризыклар. Сатучы кыз Алсу - Мадъя­ровлар династиясеннән.

- Без бар эшне бергә, бер-беребезгә ярдәм итеп башкарабыз, - диде ул, елмаеп.

Биредә алар өч көн: җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә сәүдә итәләр.

- Көн саен да сату итеп булыр иде, тик кулланучыларга һәрвакыт югары сыйфатлы ризык тәкъдим итәсебез килә, - ди Алсу. - Бездәге күркә ите атнага бер китерелә һәм өч көндә сатылып бетә. Сатып алучылар да шуңа ияләштеләр. Менә, кү­рәсез, теләгән кеше түш­кәсе белән ала, өлешләп сату да бик күпләргә хуш килә. Кем нәрсә ярата бит. Аш өчен, томалап пешерү өчен, филесы кирәкме, йөрәге...
Күркә түшкәләрен вак­лап сату бигрәк тә аз керемле кешеләр өчен уңай. Мәсәлән, аш өчен җыелма 90 сум тора. Шулпа өчен канат та алалар икән, анысы 150 сум. Халык күркә итен бик яратып сатып ала. Күп­ләр диетик ризык булганга өстен итәләр. Күркә итендә холестерин аз, фосфор күп. Колхоз, Чехов, Адоратский, Восстание базарларында да Мадъяровларның күркәләрен сатып алырга мөмкин.
Илнур Мадъяровның данлыклы көрәшчеләр нәселеннән икәнлеген әйт­мәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Фәрит Мадъяров - Советлар Союзы чорында дзюдо һәм самбо мәктәп­ләренә нигез салучыларның берсе. Нәкыйп Мадъяров - 1982 елда самбо буенча СССР кубогы беренчелегендә хәзерге Россия Президенты Владимир Путин белән көрәшеп, аны ике баллга узган кеше. Кызганычка, ул 1987 елда автоһәлакәттә үлгән. Кем белә, бәлки Владимир Путин белән дә очрашкан булырлар иде әле, чөнки Казанга Сабантуй бәйрәменә килгәч, ул Мадъяровлар хәлен дә сорашкан, диләр. Илнурның әтисе Нәфыйкъ Мадъяров - Казан дзюдо һәм самбо мәктәбенә нигез салучы, берничә тапкыр дөнья чемпионы, Халыкара класстагы спорт мастеры.

Күркә фермасын булдыру әтиле-уллы Мадъяровларның уртак киңәш белән башлаган эшләре. Илнур үзе спорт юлын сайламаса да, традицияләргә барыбер тугры калган. Күркә фермасы мәйданында спорт залы да булдырганнар. Биредә 7-10 яшьлек 50гә якын бала самбо белән шөгыльләнә. Мадъяровлар яшь спортчыларга ярышларда катнашырга спонсорлык яр­дәме күрсәтәләр, форма белән дә тәэмин иткәннәр. Киләчәктә зуррак спорткомплекс салыр­га җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading