16+

Көтү чыгар чак җитте!

Көннәр матурланды хәзер: агачлар яфрак ярып маташа, чирәмнәр дә күзгә күренеп өскә үрмәли, табигать яшеллеккә төренеп килә. Кыш буе абзарда ятарга мәҗбүр булган терлекләр моны, күрмәсәләр дә, бик яхшы сизәләр. Сыер, сарык һәм кәҗәләрнең дә тизрәк иркенгә, болынга чыгасылары килә. Озак көтәсе калмады инде, бүген-иртәгә күп авылларда беренче көтү чыгачак...

Көтү чыгар чак җитте!

Көннәр матурланды хәзер: агачлар яфрак ярып маташа, чирәмнәр дә күзгә күренеп өскә үрмәли, табигать яшеллеккә төренеп килә. Кыш буе абзарда ятарга мәҗбүр булган терлекләр моны, күрмәсәләр дә, бик яхшы сизәләр. Сыер, сарык һәм кәҗәләрнең дә тизрәк иркенгә, болынга чыгасылары килә. Озак көтәсе калмады инде, бүген-иртәгә күп авылларда беренче көтү чыгачак...

Бу көн авыл халкы өчен үзенә күрә зур бәйрәм булып тора. Беренче тапкыр көтү чыккан, чыбыркы шартлаган көн бит ул! Китә инде шуннан соң көн саен мал-туарны озатып калу, кичен каршы алулар. Беренче көннәрдә көтү кайткан чак күп вакытта Сабан туен искә төшерә. Тәүге тапкыр киң кырларга, иркенгә чыккан, кайтканда адашып әллә кайларга китеп югалган бәрән­нәрне, сарыкларны эзләп, халык бик озак йөгерешә әле. Соң­рак инде барысы да җайлана, билгеле бер рәткә керә...
Бер яктан карасаң, көтү көтүдән дә рәхәт нәрсә юк кебек тоела: көнозын табигать кочагында саф һава сулап тик йөрисең шунда. Җәйге эссе көннәрдә, мал-туар артык борчымаганда, ара-тирә черем итеп алырга, яраткан китабыңны укырга, балык каптырып карарга, дару үләннәре җыеп килергә дә була. Хәзерге заманда исә бер дигән киносеанс уздыру да авырлык тудырмый. Кыскасы, көтү генә көтеп ятмыйча, үзеңә башка шөгыль дә табарга мөмкин. Әмма көтүеңне генә онытып җи­бәрмә. Юкса сыерларыңның үз юллары белән китүләрен көт тә тор. Көтүче булу зур җаваплылык сорый шул. Ничәмә-ничә сыерга күз-колак булырга, көтүне колхоз басу-кырларына зыян китермичә дә көтәргә кирәк бит әле. Авылдашлар алдында да оятка калырлык булмасын. Син көтүгә чыккан көнне: «Сыерлар ач кайтты, сөтләре аз иде», - дисәләр, нишләрсең? Шуңа күрә дә авыл халкы аны бик җаваплы һәм җитди эш итеп исәпли. Көтүчегә дә хөрмәт зур: аны мунчалар ягып, тәмле ашлар пешереп каршы алалар.
Күп авылларда көтүгә һәр йорт чиратлап чыга. Бер сыер башына бер көн туры килә. Биш сыер асрасаң, биш көн чыгасың. Ялгызың көтәсеңме, әллә 3-4 кешеме - үзең хәл итәсең. Сарык көтүе турында әйткәндә, анысы төрле авылда төрлечә: кайда 4 баш өчен 1 көн чыгалар, кайда 6 баш сарыкка 1 көн туры килә. Соңгы вакытта исә кайбер авылларда махсус көтү­челәр дә барлыкка килә башлады. Җәйге вакытта акча эшләп калырга теләүчеләр күп: шәһәрдән кайткан малайлар да көтү кө­тәргә каршы түгел.
Мамадыш районының кайбер авылларында да шулай хәзер. 350 сум акчаңны түлисең дә шуның белән эшең бетте. Ашау-эчү мәсь­әләсен дә, көтү җыюны да көтүче үзе хәл итә. Көтүгә бер кеше чыкса да, малларны ун кеше көтсә дә, бәя үзгәрми. Дөрес, бу ысулны сыерлар аз булган авылларда кулланалар.
Әмма көтүләр бөтенләй булмаган авыллар да бар хәзер - монысы күңелсез хәл. Авылның бер бизәге юкка чыга дигән сүз бит ул. Биектау районының бер авылында яшәүче танышым: «7-8 сыер бар хәзер авылда. Шәһәрләшәбез без дә. Кө­түләр чыккан вакытларны сагынып искә генә алырга калды», - дип сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading