16+

Көтүче дә, сыер савучы да кирәк түгел хәзер?!

Киләчәктә терлекләрне видеокамера саклар да сыерларны роботлар савар дип кем уйлаган?! Заманча технологияләрне көн саен диярлек уйлап чыгарып кына торалар. Халык та тик ятмый: аларны төрле өлкәләрдә үзләренә кирәкчә рәхәтләнеп куллана. Көтүче һөнәре дә тиздән юкка чыкмагае әле...

Көтүче дә, сыер савучы да кирәк түгел хәзер?!

Киләчәктә терлекләрне видеокамера саклар да сыерларны роботлар савар дип кем уйлаган?! Заманча технологияләрне көн саен диярлек уйлап чыгарып кына торалар. Халык та тик ятмый: аларны төрле өлкәләрдә үзләренә кирәкчә рәхәтләнеп куллана. Көтүче һөнәре дә тиздән юкка чыкмагае әле...

Сыерларны гомер буе кул белән сауган әбиләребезгә элегрәк: «Киләчәктә сыерларны роботлар савачак бит!» - дисәк, алар моңа гомердә дә ышанмас иде, мөгаен. Ә бүген карагыз: республикабызның күп кенә алдынгы хуҗалыкларында сыер савучылар кешеләр түгел, ә тимер машиналар. Мәсәлән, Саба районында бар андый җайланма. Сыерларның савылыр вакыты җиткәч, алар робот янына килә дә, тегесе аны «сава» икән, соңыннан сөт контейнерлар буйлап китә. Компьютердагы махсус программа күпме сөт савылганын исәпләп тә бара. Бүгенге заман сыерларына, гомумән, бәхет елмайды. Заманча технологияләр белән җиһазландырылган, компьютерлаштырылган фермаларда алар өчен бөтен уңайлыклар бар.
Терлекчеләр бүген видеокамераның файдасын да күрә. Газетабыз битләреннән Мөслим районының Митрәй авылы фермерлары Сәетгалиевлар белән танышкан идегез инде. Алар, мәсәлән, фермаларында сакчылар тотып мәшәкатьләнми: малларын видеокамера «саклый». Фермерлар аны эчкә дә, тышка да көйләп куйганнар, барысын да шуннан гына күзәтәләр.
Көтүне GPS белән көтәләр
Көтүчеләргә дә алмаш табылырга тора: Зәй районының Кармалка авылында көтүне дә заманча технологияләр белән генә көтәләр, ягъни сыерның муенчагына GPS (спутник аша сигналлар ярдәмендә объектның кайдалыгын, нинди тизлектә хәрәкәтләнүен билгели торган система) тагып чыгарып җибәрәләр дә аның кайда йөрүен өйдән генә - ноутбуктан күзәтеп торалар. Көне буе эсседә әлсерәп, аяк ардырып, сыер куып йөрисе дә юк - рәхәт. Авылда әлеге технологияне куллану Мөнирә Нургалиеваның башына килә. Менә инде берничә ел рәттән ул малларын шулай гына көтә икән. Әлеге ханым күп кенә электрон матбугатны һәм телевидениене дә шаулатырга өлгерде инде. Бу аңлашыла да - сыерларны спутник ярдәмендә көтү кайда бар әле тагын? Аларда язылганча, мондый фикер Мөнирә Нургалиеваның башына юктан гына килмәгән, билгеле: 4 ел элек берьюлы барлык сыерлары да югала аларның, малкайларны бөтен авылдашлары белән бик озак эзлиләр. Сыерларны авылдан 4 км ераклыкта табалар. Соңрак Нургалиевлар кулына GPS турында реклама килеп керә. Шуннан соң бик озак уйлап тормыйлар, баралар да алып та кайталар. Хәзер алар сыерларының кайдалыгыннан һәрвакыт хәбәрдар, күңелләре дә терлекләре өчен тыныч. Ә авылларында көтүче гомумән юк икән, бу авылда сыерлар саны да бик аз. Хуҗалары, чиратлашып, көтүне үзләре караштырып тора. Ә Нургалиевлар исә сөтлебикәләрен GPSка ышанып тапшырган.
Мөнирә апаның әле тагын бер хыялы бар икән. Бер әңгәмәсендә ул: «Өйдән генә чыртлата торган чыбыркы да уйлап тапсыннар иде, - ди. - Сыерлар кирәкмәгән җиргә бара башласалар, ноутбукның бер төймәсенә генә басып алып, сыерларны куып җибәреп булсын иде». Тагын берничә елдан заманча чыбыркыларны да уйлап чыгарсалар, бер дә гаҗәпләнмәбез кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading