16+

Кукмарадан Җәүдәт Йосыпов алты гектар җирдә орлыклык суган үстерә

Кукмара районына сәфәрем барышында мин әлеге як халкын икенче яктан ачтым. Гомер-гомергә итек басучылар, шәл бәйләүчеләр буларак танылган кукмаралылар уңган яшелчәчеләр дә икән бит, гектарлап суган үстерәләр. Орлыклык суган үстерү белән шөгыльләнүче Җәүдәт Йосыповны да без кырда очраттык. 34 ел колхозда агроном булып эшләгән ул. Колхоз таркалгач, булган белемен дә,...

Кукмарадан Җәүдәт Йосыпов алты гектар җирдә орлыклык суган үстерә

Кукмара районына сәфәрем барышында мин әлеге як халкын икенче яктан ачтым. Гомер-гомергә итек басучылар, шәл бәйләүчеләр буларак танылган кукмаралылар уңган яшелчәчеләр дә икән бит, гектарлап суган үстерәләр. Орлыклык суган үстерү белән шөгыльләнүче Җәүдәт Йосыповны да без кырда очраттык. 34 ел колхозда агроном булып эшләгән ул. Колхоз таркалгач, булган белемен дә,...

- Бу минем өчен әллә ни яңалык та булмады. Колхоз суганны бик күп үстерә иде. Ул таркалды, ә шөгыле калды. Күптәнге шөгыль булса да, әле һаман да өйрәнәбез. Замана белән бергә атларга кирәк, яңа авырулар килеп чыга, яңа ашламалар сатыла. Яңа төр сортлар барлыкка килә. Чувашстанга, Чистайга барып та тәҗрибә туплап кайттым. Иң мөһиме - эшеңне яратырга кирәк, мин бу шөгыльдән тәм табып эшлим, - ди ул.
Суган үстерү мәйданын да арттырып тора. Ике гектардан башланган эше, үрчеп китеп, алты гектар җирне биләп алган. Орлыклык суган булып җитешкәнче, аңа өч чорны үтәргә кирәк икән. Өч елдан соң гына ул без бакчаларга утырта торган суган булып җитешә.
Гектарына 65 кг орлык бөртеген чәчәләр. Барысы дүрт төрле сорт утыртыла. Ашламасын да кертәләр, чүп үләннәренә күмелмәсен өчен, агу белән дә эшкәртергә туры килә. Быел җәй яңгырлы килсә дә, туфракка дым җитми, ди Җәүдәт абый. Шуңа да көнаралаш сусиптергечләр ярдәмендә дымландырып торалар.
Суганны Йосыповлар иртә язда утырта, аларның әйтүенчә, никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак. Июль азагы-август башларына ул җитешә. Кул белән йолкып чыгып, кырда ике атналап тоталар. Ул вакыт эчендә алар яхшылап кибә. Кипкән кыякларын йолкып алып, махсус ясалган станокта чистарталар. Вентиляцияле җылы складка алып кайтып, язга кадәр саклыйлар. Язын тагын аралап, эресен-вагын аерып тутыралар. Сезон вакытында ярдәмгә авылдашларын чакыралар.
- Суган үстерүдә иң авыры нәрсә? - дип төпченәбез Җәүдәт абыйдан.
- Иң четереклесе - аны җыю һәм саклау. Быел җәй салкын килгәнлектән, проблемалар булгалады. Гербицид сибәргә курыктык, чөнки үсүе соңга калды. Аны сипсәң, ул үсешен тагын да акрынайта. Барысы да елның ничек килүе һәм табигать шартларыннан тора. Суганны гел бер урынга утыртырга кирәкми. Җир мәйданы аз булгач, гел алыштырып тора алмыйбыз, тик шулай да быел кырның бер җиренә горчица чәчтем. Суган утыртуның ние бар, чәчәсең дә үсә, диючеләр бар. Шулай ансат дип белеп, эшкә тотынып, соңыннан кул селтәүчеләрне дә беләм. Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк, - ди ул.

Җәүдәт абыйның хатыны Рафилә апа да агроном. Төпчек уллары Рүзәл Казанда төпләнеп калган җиреннән авылга кире кайткан. Казан авиация институтын тәмамлап бер ел Казанда эшләгәннән соң, үзенең шәһәр өчен түгеллеген аңлый. Фермер хуҗалыгы ачып, әтисе белән бергә орлыклык суган үстерү һәм сату белән шөгыльләнә башлый.


Суган кабыгыннан

Май
Суган кабыгын ваклап, аңа көнбагыш, кастор яки зәйтүн мае салырга. Аны караңгы урында ике-өч атна тотарга.
Әзер булгач сөзеп, караңгы төстәге пыяла савытка салырга һәм суыткычта сакларга. Суган кабыгыннан ясалган май тире авырулары, гөмбә чире, сөял, сызлавыкны дәвалаганда кулланыла.
Мазь
Суган кабыгын ваклап, изеп, аны крем, вазелин яки терлекнең эч мае белән 2:3 яки 1:3 нисбәтендә кушып болгатырга. Мазьны караңгы пыяла савытта салкынча урында сакларга киңәш ителә. Аны тире, гөмбә авыруларына каршы да кулланалар.
Исегездә тотыгыз! Суган кабыгы нәтиҗәле һәм очсызлы дәва ысулы буларак күптән сыналган. Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшеп, кайда нинди чир яшеренгәнен белегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading