Куян асраучы егетләрнең хәлләрен белештек. Яңа елга нинди өметләр баглыйлар? Гамәлдәге кануннар кырыслашкан чорда үсәрләрме, үрчерләрме, әллә...
Куян символикасы белән аяк атлаучы Яңа елны Татарстанда якынча 35 000 “карендәше” каршы алачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән әнә шундый сан җиткерделәр.
Куян халкының бик үрчемле, өстәвенә нәзберек икәнлеген дә исәпкә алсак, теркәлгән саннарның көнлек үзгәреп торуы бәхәссез. Бездә күпләп куян асраучылар исемлеге нибары өч кешедән гыйбарәт – Денис Мельников, Илгиз Сахапов, Сергей Ишеев. Өчесенә бергә 1000 баш тирәсе, димәк, калганы шәхси һәм кечерәк фермерлык хуҗалыклары буйлап сибелгән.
“Үкенмибез”
Араларында иң тәҗрибәлесе Илгиз Сахапов. Минзәлә шәһәрендә үз йортлары белән яшиләр. Бүгенге көндә ничә баш йомшаккай тәрбияләүләрен яшерделәр. Төгәл саны сер икән. “Әйттеңме – күз тия. Сәбәпсезгә көйсезләнәләр!”, диләр. Куян итен җитештерүдә тәҗрибәләре 7 ел.
– Эшсез калгач, куяннар асрарга тотындым. Самара өлкәсендә бик тырыш бер фермер бар, милләте белән немец кешесе. Шуннан берничә токымлы 40 баш ана куян алып кайттык. Бездә әле дә Венский голубой, Ак паннон, Баран, Полтав көмеше токымнары. Үрчемнәре әйбәт, елына 4-5 тапкыр бәбиләр. Беренче елны күпләп үлделәр. Аларга йод җитми икән, шуңа калкансыман биз авыруы кабынырга гына тора. Хәзер алларына гел йодлаштырылган тозлы су куябыз. Куяннарны чиста ите 1,8 килограммга җитү белән суябыз. 2,5-3 айда өлгерәләр. Халык яшь, сусыл ит сорый, - ди Илгиз әфәнде.
Соңгы елларны куян итенә ихтыяҗ кими төшкән. Дөньягы вазгыятькә бәйлисе килә Илгиз әфәнденең. Бәлки...
– Баштагы елларда куян итен килограммын 280-300 тәңкәдән сата идек, аннары 400 тәңкәгә менде. Хәзер менә 550 тәңкәдән йөри. Керемле тармакмы дисез? Икмәген сатып алабыз, бәяләрен беләсез. Печәнне үз көчебез белән хәстәрлибез. Сарайларында янган уты, аккан суы, юл чыгымнары – барысы да акча исәбендә, - ди куяннар хуҗасы.
Айлык 40 мең тәңкә керем
Лаеш районының Рождественское җирлегендә яшәүче Семен Ишеев 11 яшеннән куян үрчетү белән шөгыльләнергә керешкән. Инде менә 4 елдан бирле йомшаккайларын үрчетә, үстерә, башлата да сата, иткә дә җитештерә.
– Матурлыкларына кызыктым. Өч төрле токымлы куяннар асрыйбыз. Калифорния токымының нәселе ишле, тиз үсәләр, 5-6 килограмм ит чыга, тәмле дә. Бургун токымлылары җирән төстә, карап туеп булмый үзләренә. Тизрәк үсәләр, итләре тагын да тәмлерәк, - ди Семен. - Тагын Еврова Шиншиласы дигәне бар. Алар сирәк, әле популярлашмаганнар. Итләре шулай ук 5-6 клограммга җитә. Токымлы куяннарны базарның теләсә кайсы почмагыннан алып булмый. Без аларны Чиләбе шәһәре янында шәхси ярдәмче хуҗалык тоткан абзыйдан барып алабыз. Элек ул чит илдән бик затлы токымнар алып кайта иде, инде нишләр...
Куянкайларын ул махсус комбикорма белән тукландыра. Иткә җитешеп килгәннәрен исә, суярга ике атна кала комбикормадан өзеп, бодайга күчерә. “Имезүче куянга гына ипи, кишер бирәм”, - ди Семен.
Әле шушы көнгә кадәр куян бизнесы сынатмаган. Куян итенең айлык сәүдәсеннән кергән 40 мең тәңкә керем азмыни?
Төкле аягың белән!
Ә менә 36 яшьлек Денис Мельников исә зур инвестицияләр кертеп, киң масштабта эшләү ниятендә ярты ел элек кенә куян фермасын төзекләндерергә керешкән. Үзе чып-чын шәһәр егете – Зәйнеке.
– Һөнәрем белән төзүче мин, 5 кафе ачкан идем, пандемия чорында шуның дүртесе ябылды. Ә куяннар асраучы эре крестьян-фермерлык хуҗалыклары Татарстанда юк. Мин – беренче! - ди Денис. - Куян фермасын тергезер урынны озак эзләп, Канаш авылындагы ташландык дуңгыз фермаларына тукталдым. Талыйсын талаганнар бит инде – күренеп тора. Нигезе нык, җиренә җиткереп төзекләндерсәң тагын ике гасыр хезмәт итәрлек. Ферма бинасының мәйданы барлыгы 1200 квадрат метр, шуның өчтән бер өлешен өлешен җиңеп чыктым инде, 3 миллион тәңкәдән артык акча кереп тә бетте. Смоленск өлкәсеннән алып кайткач та, куяннарны кечерәк кенә иске бинага җибәргән идем, үскән берсен 4500 тәңкәдән башлата сата килдем, үрчетергә урын җитмәде. Куяннарны хәзер менә яңа өйләренә күчерәбез. Алар түгел үзем куанам, - дип шаярта Денис.
Ак паннон токымлы 10 ана куяны бар. Берсен 4000 тәңкәдән сатып алган. Ни өчен нәкъ менә шушы токымга тукталган? Сәбәбе гади – иткә тиз җитешә. 1,8 килограмм чиста ите чыгарлык икән – суя. Гамәлгә керәсе яңа кануннарны да исенә төшердем. Куян үзе елга “хакимлек” итсә дә, “көдрәте” чикле – иткә җитештерелгән куяннар 2023 елда аерым сую цехларында эшкәртелергә тиешләр.
– Икенче ел рәттән грантка дәгъва кылам. Узган ел төшеп калдым, быел менә нинди уңыш көтәдер. 3 миллион отсам, сую һәм ит эшкәртү цехын төзиячәкмен. Чөнки Татарстанда куян итен эшкәртер өчен мондый цех бөтенләй юк. Тирә-юньдә куян асраучы кешеләрнең дә заказларын кабул итәчәкмен. Куянны суйдың да, тиресеннән арындырып, эч-башын чистартып бирдең түгел, ул махсус кибет киштәләренә куярлык дәрәҗәдә сыйфатлы, ягъни вакуумлы пакетларга төреп биреләчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерәбез икән, кулны иткә буяп сәүдә итмик инде, сатуга чыккан продукциянең халыкка тәкъдим ителеше заман таләпләренә туры килсен, - ди Денис.
Гөлнур Шәрәфиева.
Комментарийлар