Шәһри Казан

Кырга җырлап кем чыгар?!

Җырлар җырлап кырга чыгам Таң сызылган сәгатьтә, Йөрәк соң ничек йокласын, Кошлар йокламый хәтта... Мәкаләне яза башлагач, Гөлшат Зәйнашева шигыренә иҗат ителгән әлеге җыр искә төште. Агрономнарның, тракторчы-механизаторларның басу-кырлардан кайтып та керми торган мәшәкатьле вакыты килеп җитте дисәң дә була. Чәчү эшләренә керешергә санаулы гына көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы...

Реклама

Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта...

Мәкаләне яза башлагач, Гөлшат Зәйнашева шигыренә иҗат ителгән әлеге җыр искә төште. Агрономнарның, тракторчы-механизаторларның басу-кырлардан кайтып та керми торган мәшәкатьле вакыты килеп җитте дисәң дә була. Чәчү эшләренә керешергә санаулы гына көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең йөрәкләре, чыннан да, дөп-дөп тибә башлагандыр инде. Язгы чәчү иң җаваплы вакытларның берсе бит. Нәрсә генә дисәк тә, язгы бер көннең елны туйдыруы хак сүзләр. Ә язгы кыр эшләренә күп районнар инде керешеп китте: Зәй, Сарман, Тәтеш, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч һ.б. районнарда да минераль ашламалар кертү белән мәшгульләр.
Чәчү ул - булган орлыкларны җир өстенә сибеп чыгу гына түгел бит әле, барысын да сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп башкару мөһим. Аннары, чәчүгә керешер өчен, төзек техника да, аны йөртү өчен, авыл, җир, дип, янып-көеп йөрүче тракторчы да кирәк. Менә монысы - көн кадагындагы проблема. Авыл хуҗалыгында кадрлар белән тәэмин ителеш аның иң авырткан урыннарының берсе булып тора. Тәҗрибәле агрономнар да, мал табиблары да, механизаторлар да һ.б. белгечләр дә җитми. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, яшьләрне төрле юллар белән авылга җәлеп итәргә тырышалар. Шуның бер ысулы - ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районнарга чыгып, укучылар белән аралаша, республиканың агросәнәгать комплексы белән таныштыра. Әлеге очрашуларның берсендә әйтелгәнчә, бүгенге көндә Татарстанның авыл хуҗалыгы комплексында 90 меңләп кеше эшли. Төп белгечләр белән тәэмин ителеш болайрак: агрономнар - 86, зоотехниклар - 77, терлекчеләр - 90, механизаторлар - 86 процент һ.б. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр саны ел саен 6-8 процентка кими. Сәбәпләре, нигездә, барыбыз өчен дә таныш - хезмәт хакының түбән булуы, торак, хезмәт шартларының тиешле дәрәҗәдә булмавы һ.б. Бүгенге көндә эшләүче белгечләрнең дә инде күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, яшьләр авылга кайтырга атлыгып тормый. Авылга эшләргә кайтучылар өчен төрле кызыксындыру чаралары булу да (мәсәлән, югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларга башлангыч түләүләр һәм төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен бер ел дәвамында өстәмәләр түләнә, АПК хезмәткәрләренә ел саен 100 мең сумнан 500 грант бирелә, торак төзү өчен субсидияләр һәм ташламалы кредитлар алуга өстенлекләр һ.б.) аларны кызыктырмый.

Язгы чәчү кебек кызу эш вакытында механизаторларны, тракторчыларны еш кына читтән җәлеп итәргә туры килә, студент-практикантларның кайтуы зур ярдәм булып тора. Быел бу өлкәдә эшләр ничегрәк, кырларга кемнәр чыгачак?
Әлеге уңайдан Саба районының «Урта Саба» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Кәримов болай диде: «Яшьләр тракторга утырабыз дип атлыгып тормый, әлбәттә, авыр хезмәт ул. Җиргә җан тиреңне салып эшләгәндә генә аннан уңыш алып була. Шаян сүз дә бар бит: хатын-кыз алданса, бала таба, җирне алдасаң, ул кысыр кала диләр. Тракторчы язгы кыр эшләреннән кара көзгә хәтле алсыз-ялсыз эшли. Җәйге хозурлыкта аның да берәр көн булса да иркенләп ял итеп тә аласы килә дә соң... Әлбәттә, ул бу чорда хезмәт хакын чагыштырмача күп ала, ә кыш көне - газга, электр энергиясенә чыгымнар арткан чорда эш тә бетә диярлек, түләү дә бик азга кала. Тормыш кыш дип тормый, дәвам итә, гаиләне, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Хуҗалыкта булдыра алган хәтле күпмедер эшен табарга, азмы-күпме акчасын түләргә тырышабыз да, әмма бүгенге бәяләр белән бу бик аз инде. Төрле маркалы тракторларда пенсия яшенә чыккан алты тракторчыбыз эшли, алмашка килер кешеләр бик аз. Язгы чәчү чорларында үзебезнең Сабадагы авыл хуҗалыгы лицеендагы чыгарылыш курс егетләрен җәлеп итәбез. Бик яхшы әзерлекле алар, булдыклылар. Менә шушындый авыр хезмәт башкара торган гади авыл кешесенә тиешле игътибар, кызыксындыру чаралары да булсын иде ул».
Ә менә Арча районының «Ак Барс Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның әйтүе буенча, аларда механизатор-тракторчылар җитәрлек үзе. Чәчү вакытында студентлар да ярдәмгә килә. Әмма хезмәткәрләрнең күбесе олы яшьтәге кешеләр, пенсия алдындагылар. Яшьләр дә бар, әмма күп түгел. Хезмәт хакына килгәндә, механизаторларның хезмәт хакы, уртача алганда, 35 меңләп чыга, күбрәк тә була.
Балтач районындагы «Арбор» ҖЧҖнең җитәкчесе Хәмит Баязитов исә кадрлар мәсьәләсенең катлаулырак булуын әйтте. Шулай да хәл итү юлын табалар: чәчү вакытында тирә-яктан, күрше авыллардан эшчеләр җәлеп итәргә туры килә аларга, шулай ук Мари Элдан да тракторчылар чәчү эшендә булыша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: