Әңгәмәбез ахырында Марат Әхмәтовның яратып әйткән сүзен дә искә төшерде: “Ел саен табигать белән шахмат уйныйм, мин аңа шах куям, ә ул миңа тота да мат куя". Шуның кебек, табигать шартларына яраклашып эшләргә генә кала, ди ул.
Дым булмау куркыта
Минзәлә хуҗалыкларында да шул ук хәл. 6 мең гектардан артык мәйданны кырау суккан. Шул ук люцерна, көзге бодай өшегән. Алардан кала шикәр чөгендере, рапс, арпа, горчица һәм борчак зыян күргән.
– Бигрәк тә су буйларындагы кырлар зыянга килгән. Кайберләрен эшкәртеп, яңадан чәчә башладык. Вакыт ягыннан өлгерәбез кебек. Чәчү сроклары соң түгел. Әмма барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Дым булмау куркыта. Гыйнвар-апрель айларында явым-төшем күләме 68 мм гына булды. Хәтта 2010 елгы корылык елында да 92 мм иде, былтыр исә 117 мм. Туфракта дым көннән-көн кими, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков.
Июньгә кадәр ашыкмаска кирәк
Помидорларын ачык грунтка чыгарып утыртырга өлгергән бакчачыларда борчуда. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдәге бакчачылар төркемнәрендә шуның хакында аралаша алар. Тәҗрибәлерәкләре исә туңган помидор үсентеләрен саклап калырга була дип юата. Алар әйтүенчә, үсентеләрнең өшегән өске ягын кисеп алырга кирәк, ә сабак куеныннан яңа үрентеләр чыгачак.
– Көннәр бик матур торгач, азык чөгендерен чәчкән идек. Ул тишелеп чыгарга да өлгерде. Тик менә кырау сугып, барысы да диярлек каралып чыкты. Тернәкләнеп үсеп китә алмаслар дип, чөгендерне кабат чәчәргә туры килде. Башка мондый суыклар булмас дип өметләнәбез, – ди ул.
Комментарийлар