Шәһри Казан

«Мактасалар, үземне шәрә хис итәм»

Әгерҗе районының Яңа авыл авылында (тафтология өчен гафу үтенәм. - Авт.) сары төс өстенлек итә. Йортлар, капкалар сары - кояш, җылылык төсе, арыш-муллык төсе. Бер каты - җир астында Авыл чагыштырмача зур, өч йөзләп хуҗалык исәпләнә. Үзәккә кадәр төшеп җитсәк тә, тукталышны тапмадым мин. - Юк бездә тукталыш. Мәктәп укучылары...

Әгерҗе районының Яңа авыл авылында (тафтология өчен гафу үтенәм. - Авт.) сары төс өстенлек итә. Йортлар, капкалар сары - кояш, җылылык төсе, арыш-муллык төсе.

Бер каты - җир астында

Авыл чагыштырмача зур, өч йөзләп хуҗалык исәпләнә. Үзәккә кадәр төшеп җитсәк тә, тукталышны тапмадым мин.

- Юк бездә тукталыш. Мәктәп укучылары да 15 чакрым күршедәге Тирсә авылына барып укыйлар. Кармы, буранмы, яңгырмы - әнә шулай урамда автобус көтәбез инде, бу проблеманы хәл итәргә тиешләр бугай, җитәкчелеккә хатлар юлладык, - диде каршыбызга очраган берәү.

Тукталышлары булмаса да, күренеп тора: авыл бай, матур яши. Бер урам буйлап барганда гына да әле яңа гына салынган унлап йорт санадык. Яшьләр кора, төзи.

Бер йорт аеруча игътибарны җәлеп итте. Ике катлы йортның беренче катын җир астына казып төшеп ясаганнар.

- 1983 елларда авылда күпләр йортларны шулай салалар иде, ике метр тирәсе җир астына казып төшәләр дә - беренче кат була, анда салкынча - мичләрне, газ плитәләрен шунда урнаштыралар, - ди йорт хуҗасы Мөзәлимә апа Хөрмәтова. Ул озак еллар мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

Кызыксынып, йортны күзәтәбез. Тыштан аны ике катлы дип әйтеп тә булмый анысы, ә менә йорт эченнән, өске каттагы идәндәге люк кебек ишекне ачып, аскы баз-бүлмәгә төшәргә була. Монда стеналар плитка белән түшәлгән. Элеккеге мич бүген дә саклана әле Мөзәлимә апаларда.

- Сүттермим мичне, заманча техникага, духовкаларга ышаныч юк, торсын, - ди ул. Мондый йортлар Яңа авылда тагын берничә. Дөрес, күпләр, язгы ташу вакытында беренче катка су керә дип, йортларын үзгәртеп салганнар.

Аюны да биергә өйрәтә

Реклама

Мөзәлимә апалардан ерак түгел Рәзинә апа Османовалар яши. Аюны да биергә өйрәтә, диләр аның турында. Рәзинә апа - клуб мөдире. Аэробика түгәрәген җитәкли. Бер тапкыр биеп карамаганнарны да сәнгатькә тарта алган ул, олы яшьтәгеләр, ир‑атлар да рәхәтләнеп сәхнәдә бии хәзер. Османовларның ишегалдында - чәчәккә күмелгән әкияти дөнья. Жираф, әби белән бабай, чүлмәк тулы чәчәкләр монда... Рәзинә апа: «Һәр иртәм чәчәкләргә сәлам бирүдән башлана, алар янында тынычлык табам», - ди.

Ул 1996 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Әгерҗе районы мәдәният йортында эшли башлаган. Яңа авыл кызы үз авылын күтәрергә тиеш дип, Рәзинәне туган авылына кайтырга үгетләгәннәр. Яшь белгеч авылда бию түгәрәге ачып җибәргән. Хәзер аэробикага 35ләп кеше йөри. Кичке җиденче яртыларда атнасына ике тапкыр олысы-кечесе, икенче аяк киемен алып, клубка ашыга. «Хәрәкәттә - бәрәкәт дигәндәй, сә­ламәтлек өчен дә файдалы, авылдашлар белән аралашу мөмкинлеге дә бу», - ди яңавыллылар.

Яңа авылда оешкан «Шатлык» бию төркемендә элегрәк мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр күбрәк шөгыльләнгән. Нинди генә биюләр әзерләмәгәннәр! «Чебиләр биюе»нә авыл клубы сәхнәсенә берьюлы 28 бала менгән. Авылда балалар саны кими башлагач, төркемгә олы яшьтәгеләр дә кушылган. Быел менә ир‑атлар да активлашып киткән.

- Мәктәп укучылары чыгарылыш сыйныфка җиткәч, авылдан китәләр, төркемнән һәр киткән баланы елап озатып калам, өйрәтеп кенә бетерәсең, талантлы биючеңне югалтуы бик авыр. Бию бит ул шундый нәрсә - бер генә ке­ше үз урынында булмаса да, номер куелмый кала дигән сүз. Коллектив бердәм, тату, тулы булырга тиеш, - ди мөдир.

«Шатлык» төркеме район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә еш кына приз­лы урыннар яулый. Алар беркайчан да кешенекен кабатламый, останың үз алымнары, үз фантазиясе. Костюмнар табуда гына авырлыклар туа икән. Күбесен клуб хезмәткәрләре үзләре тегә.

- Бездә хәзер идән юу­чыдан алып мөдиргә кадәр костюм тегә инде, - дип көлә Рәзинә апа.

Төп ярдәмчеләре - хисапчы Айгөл белән сәнгать җитәкчесе Рәсимә. Ире Мансур абый да Рәзинә апаның терәге. Ул аңламаса, хатыны клубта эшли алыр идеме икән, ай-һай... Ирен дә биергә өйрәткән әңгәмәдәшем. Биесә дә, Мансур абыйның төп эше - маллар карау. Ул авылда халыктан сөт җыя. Османовлар сөттән эремчек, катык ясап сата.

Без килгәндә, Рәзинә апа кышка кайнатмалар әзерли, кыярлар тозлый иде. Бакчасы да тәртиптә, ике сыерын савып, клубка репетициягә барырга җыена, ике баласын дә тәрбияли. Барысына да ничек өлгерә икән бу уймак кебек хатын, дип сокланам.
Хәзер Яңа авылда бары биюләрдән генә торган өчәр сәгатьлек концертлар еш оештырыла. Казаннан килгән концертлар да кирәкми, Рәзинә тамашалары шәп була, ди авыл халкы. Авылга җан өрде ул, диләр. Барысы да аңа рәхмәт әйтә, аны мактый. Ә Рәзинә апа оялудан кызара.

- Мактаганны яратмыйм, үземне шәрә кебек хис итәм. Бу минем яраткан эшем, - ди ул, тыйнак кына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: