16+

Мал табибларын авылларга ничек җәлеп итәргә?

Ветеринария техникумын тәмамлаган бер танышым белгечлеге буенча авыл фермасында ярты ел чамасы эшләп карады да Казанга китеп, шәхси оешмага урнашты. «Хезмәт хакы аз, эшләү өчен шартлар тудырылмаган. Шәһәр һавасы салкын, пычрак ферма исеннән яхшырак, акчасын да ярыйсы алам, укыган елларым гына кызганыч», - дигән иде. Бу вакыйгага инде өч еллап...

Мал табибларын авылларга ничек җәлеп итәргә?

Ветеринария техникумын тәмамлаган бер танышым белгечлеге буенча авыл фермасында ярты ел чамасы эшләп карады да Казанга китеп, шәхси оешмага урнашты. «Хезмәт хакы аз, эшләү өчен шартлар тудырылмаган. Шәһәр һавасы салкын, пычрак ферма исеннән яхшырак, акчасын да ярыйсы алам, укыган елларым гына кызганыч», - дигән иде. Бу вакыйгага инде өч еллап...


Ветеринарлар «ашыгыч ярдәм» хезмәте кебек

Әтнә районының Ленин хуҗалыгында безне бер төркем ветеринар егетләр белән таныштырдылар. Алар барысы да белгечлекләре буенча эшлиләр.

Раил Зарипов - Казан егете булса да, авылга кайтып төпләнгән. Гаиләсе белән Әтнә районының Бәрәзә авылында яши. Үзе дә биш сыер асрый. Эшеннән канәгать.
- Дәүләт программасы буенча, авыл җирендә эшләгән яшь белгечләргә, йорт салганда, ярдәм каралган. Мин дә бу ташламадан файдаландым. Дәүләттән 529 мең субсидия бүлеп бирелде. Ленин хуҗалыгы башлыгы Илгиз Хәйруллин яшьләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Миңа да нык булышты, йортны салганда, техника белән тәэмин итте, процентсыз акчалар да биреп торды, - дип сөенә Раил.

Азат Хәкимҗанов, баштарак үзен Казанда төзелеш өлкәсендә төрле эшләрдә сынап караса да, мал-туар табибы булып эшләү отышлырак дигән нәтиҗәгә килгән. Эшкә килүгә, яшь белгечләргә - үзләре телендә «подъемный» - 70 мең сум ярдәм бирелгән.
Илназ Сафинга 28 яшь кенә булса да, мал табибы булып эшли башлаганына - тугыз ел, белгечлеге буенча ортопед. Эш тәҗрибәсе булгач, чагыштырыр нәрсәләре дә бар.

- Элеккегә караганда, хәзер эшләр күпкә җайланды. Заманча техника, дарулар гел кайтып тора. Әйтик, элек тоягын карар өчен хайванны егарга йә аягын бәйләргә туры килә иде, хәзер моның өчен махсус станоклар бар. Ул тоякны селкетмичә карарга мөмкинлек бирә, җайлы, - ди Илназ.

Ленин колхозында барлыгы 3100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Эш җиңел түгел. Ветеринарның эш графигы да вакыт белән исәпләнми. Мал табиблары үзләрен «ашыгыч ярдәм» хезмәте белгечләре белән чагыштыра. Сыер бозаулый башлыймы, мал-туар авырып китәме - иртәме, кичме, эшкә чыгарга туры килә. Җаваплылык зур: терлеккә прививка ясау, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруларына даими тикшереп тору... Төп кагыйдә - авыруны алдан кисәтү мөһим. Мал табибының көндәлек эшен бармак белән генә санап бетерерлек түгел. «Тавык күкәй салмый торса да, ветеринарга шалтыраталар», - диләр үзләре.

Заманча ветеринария пунктларына орлык саклана торган махсус савытлар куелган. Анда сыерларны ясалма орлыкландыру өчен чимал саклана. Күп авылларда хәзер үгезләр - дефицит. Шуңа да бу процедурага ихтыяҗ зур. Котыру чире булган очракта да, ветеринарларга мөрәҗәгать итәләр. Кайбер ветеринария пунктларында мәче һәм этләрне стерильләштерү мөмкинлеге тудырылган. Терлек суеп сатарга уйласаң да, мал табибыннан белешмә кирәк. Бәла-каза була калса, сыерга үлгән дигән белешмәне ветеринар бирә. Аннан башка иминиятләштерү акчасын алып булмый. Кыскасы, эш җитәрлек.

Яшь белгечләрнең белемнәрен арттыру буенча да зур эш башкарыла. Ленин хуҗалыгында, мәсәлән, без килгән көнне бер ветеринарлары - Илшат Шакиров - Россия күләмендәге зур чарада күргәзмәдә катнашырга дип киткән иде. Теләгән кешегә югары белем алу мөмкинлеге дә тудырылган. Биредә эшләүчеләрнең хезмәт хакы - уртача 25 мең сум. Тырышып эшләгәннәргә премияләр каралган.
Республикада Президент программасы буенча өр-яңа ветеринария пунктлары төзелә. Соңгы өч елда кулланылышка тапшырылган биналар саны 100дән артып киткән.

Кайда - ничек

Алга киткән хуҗалыкларда эш әнә шулай югары дәрәҗәдә оештырылган. Шул ук вакытта авыр шартларда салкын фермаларда 13-15 мең сум хезмәт хакына эшләп йөрүче ветеринарлар да бар. Ленин хуҗалыгында эшләүче мал табибларының бергә укыган төркемдәшләре, танышлары арасында да андыйлар җитәрлек. Дөрес, эшләреннән канәгать булмасалар да, бу хакта сөйләргә теләмиләр. Моннан ике еллар элек республикада ветеринария табиблары белән тәэмин ителеш 80 процент кына булган. Бүген кытлык юк. Шулай да, кайда - ничек.

Әтнә районының Ленин хуҗалыгында эшләүче ветеринар егетләр (сулдан уңга): Илназ, Раил һәм Азат.

Интернетта ветеринарлар таләп ителә дигән игъланнарны барлыйм. Хезмәт хакы уртача 9-35 мең сум. Эшкә урнашырга телибез дигән булып, берничәсенә шалтыратып карадык. Әлмәт районының бер авылында 1040 башка исәпләнгән сөт җитештерү фермасы ачарга уйлыйлар икән. Ветеринар эзлиләр. Хезмәт хакы, яшәү урыны белән кызыксынам. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә кадрлар бүлегендә эшләүче кыз, төгәл җавап бирә алмаса да, уртача 25 мең сум, диде. Яшәү урыны юк, транспорт белән дә тәэмин итә алмыйлар икән. «Сез иң мөһиме килегез. Барысын да урында хәл итәрбез», - дип эшкә чакыра. Игълан шактый эленеп торса да, мөрәҗәгать итүчеләр бик сирәк икән. Буадагы «Дружба» агрофирмасы эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрне дә алырга әзер. Игълан буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар, күбесе әле яңа диплом алган яшьләр, ди. Тик менә эшкә ныклап алынган, тәҗрибәле ветеринарларга кытлык. Хезмәт хакын 13 мең сум тирәсе вәгъдә итәләр, яшәү урыны, транспорт белән тәэмин итүләре икеле. Атнасына алты көн сигезәр сәгать эшләргә туры киләчәк. Район җирендә вакытлыча торак алып торсаң, көндәлек кирәк-яракларын, юлга киткән акчаны да кушсаң, ул 13 меңне нәрсәгә генә җиткерергә?

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсендә кадрлар бүлеге җитәкчесе Алия Гатауллина әйтүенчә, 2015 елдан кабул ителгән карар нигезендә, югары белемле 30 яшькәчә ветеринарларның хезмәт хакына ай саен - 10 мең сум, урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5 мең сум өстәп түлиләр. Эшкә алганда шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүләр - «подъемный»лар каралган. Югары белемлеләргә - 35 мең, урта белемлеләргә - 25 мең, махсус белеме булмаганнарга 15 мең сум бирелә. Әлеге программадан 100дән артык яшь ветеринар файдаланган.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да ветеринар булырга теләгән яшьләргә матди ярдәм күрсәтә. Югары уку йортларында максатчан белем алучы студентларга кимендә - 10 мең сум, һөнәри уку йортларында укучыларга 6 мең сум стипендия түләнә. Иң яхшы укыган 50 студентка өстәмә 2шәр мең сум министр стипендиясе каралган. Практикада эшләгән өчен дә түләнә. Иң яхшы уңышларга ирешкән мал табибларына 100әр мең сум күләмендә 100 грант оту мөмкинлеге бар. Шулай ук авылда үз эшен булдыру өчен: гаилә фермасы, фермер хуҗалыгы ачар өчен субсидия бирелә, тиешле уңайлыклар тудырыла. Торак шартларын яхшыртуга да ярдәм каралган. Ветеринарлар Татарстан бюджеты хисабына белемнәрен арттыра ала. Шулай ук Казан дәүләт ветеринария академиясе белән берлектә, урынга килеп укыту да гамәлдә. Бүгенгә 27 районда укулар оештырылган. Барлыгы 443 хезмәткәр ветеринария өлкәсендә беренче ярдәм күрсәтүне үзләштергән. Алар арасында сыер савучылар, бозау караучылар, санитарлар да бар.

Сүзен-сүзгә

Рифат Кәримуллин, Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

- Безнең районда ветеринария буенча 49 вакансия каралган. Барлыгы 47 ветеринар эшли. Шуларның унысы - яшь белгечләр. Шөкер, Кукмара терлекчелек буенча болай да алдынгы урында бара, кәҗәләрне, сарыкларны да кертеп, бездә барлыгы 70 меңләп терлек санала. мал чалыр өчен җиде цех эшли. Аларның берсе дуңгыз суюга яраклаштырылган. Ветеринарларны җәлеп итү өчен беренче чиратта үз теләкләре кирәк. Эш җиңел түгел, сыер кысыр калдымы, үлеп киттеме - барысына да ветеринар гаепле. Белгечкә бик зур җаваплылык тоеп, үз эшен яратып башкарырга туры килә. Материаль-техник база да мөһим роль уйный. Бездә уртача хезмәт хакы - 24 мең сум. Аннан да азрак була икән, яшь белгечне фермага тарту авыррак. Кукмарада барлыгы 123 авыл. Кайбер ветеринарларга йөреп эшләргә туры килә. Техника кирәк. Шөкер, бездә моның белән дә проблемалар юк. Эшләгән саен эш күп. Эш булганга сөенәбез генә. Терлек булганда, ветеринарга эш бетми.

Раиса Вязникова, Кама Тамагы районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары:

- Бездә элек-электән ветеринарлар җитми. Авыллардагы хуҗалыкларда бер ветеринар да юк дияргә була. Райондагы 20 меңнән артык терлеккә ветеринария берләшмәсенә караган өч бригада хезмәт күрсәтә. Бу - алты кеше. Эш авыр. Хайван - кеше түгел бит. Авырып китсә, әйтә алмый, прививка ясатырга да үзе килми. Яшьләр, хезмәт хакы аз булганга да, районга кайтмый. Хуҗалыкларда ветеринарларның уртача хезмәт хакы - 10 мең, анысын да берничә ай тоткарлык белән түлиләр. Районда мал чалу цехы юк. Аны төзер өчен, шәһәрдән дә белгечләрне җәлеп итеп карадылар. Бәлки киләчәктә булыр да. Ә менә техника белән тәэмин ителештә проблемалар юк.


Бүген республикада ветеринария өлкәсендә 1834 хезмәткәр эшли, аларның 582се - мал табибы. Татарстанда 290 ветеринария пункты исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading