16+

Марат Әхмәтов: “Табигать романтикасы белән генә кешене авылда калдырып булмый”

Илдә берничә ел дәвамында авыл территорияләрен үстерүгә кагылышлы төрле программалар эшләп килә.

Марат Әхмәтов: “Табигать романтикасы белән генә кешене авылда калдырып булмый”

Илдә берничә ел дәвамында авыл территорияләрен үстерүгә кагылышлы төрле программалар эшләп килә.

Авыл җирләрендә социаль объектлар төзелә, инфраструктура, эшләү, яшәү һәм ял итү шартлары яхшыра. Авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә ярдәм чаралары гамәлдә. Кайбер эре хуҗалыкларда хезмәт хакы да югары. Әмма, шуңа да карамастан, авыл халкы саны кимү тренды дәвам итә.

Авыл картая
 “Татарстан - казанышлар республикасы” пресс-туры кысаларында узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов моның төп ике сәбәбен атады.  

– Беренче проблема – авылның картаюы. Кеше ресурсы чыганагы буларак, ул шәһәр белән ярыша алмый. Һәм мондый шартларда авылда эшләргә мигрантларны җәлеп итәргә туры килә. Әлегә кадәр авылны, андагы тормыш рәвешен саклауга юнәлтелгән һәм чынлап торып эшли торган масштаблы зур программа юк. Ярдәм чаралары бар, әмма алар бу проблеманың масштабына туры килмиләр. Икенче проблема – авыл хуҗалыгы икътисадының тотрыклы булмавы, ә ул авыл язмышына да бик нык тәэсир итә. Авылда эшләүче кешенең кереме шәһәрдә яшәүченекеннән ким булырга тиеш түгел. Бу максаттан нәрсә дә булса эшләмәсәк, энтузиазм һәм табигать романтикасы белән генә кешене авылда тотып торып булмый, – диде ул Биектауның “ЕлМай” сөт комбинатында узган очрашуда.

“Шәһәр авылдагы соңгы кеше ресурсларын суырып ала”

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә барган зур масштаблы торак төзелешен авыл җирлегенә күчерергә вакыт җитте.
– 90 процент торак шәһәр яки аның читендә төзелә. Ул авылдагы соңгы кеше ресурсларын да суырып ала. Мин моны республика дәрәҗәсендә хәл итеп була дип саныйм. Әлеге уңайдан Мамадыш районының башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитинның идеясен мисал итеп китерергә була. Ул, шәһәр кешесен авылга кайтару өчен, райондагы буш йортларны сатып алуга субсидия булдыру фикерен җиткергән иде. Бу проект бик яхшы стимул була ала, – ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Моннан тыш, гамәлдәге программаларның да суммар күләмен арттырырга кирәк дигән фикердә ул. Шуның белән күбрәк кешене колачлый алыр иде.
– Аннары авылда калырга мөмкинлеге булган һәр кеше белән аерым сөйләшеп, аны үгетләп, теләк-ихтыяҗларын өйрәнеп, мөмкин булган бөтен ярдәмне дә күрсәтергә кирәк. Фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалык тотучыларга салым ташламасы булдыру да яхшы чара, – ди Марат Әхмәтов.

“Хәзер комбайнда да ак киемнән эшләп була”
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, авылга карашны үзгәртергә кирәк.
– Авыл хуҗалыгында эшләү шартлары хәзер бөтенләй башка. Авыл элек колакчын бүрек, фуфайка, резин итек һәм начар ис белән ассоцицияләнә иде. Хәзер комбайнда да ак киемнән эшләп була. Фермаларда сыер саву өчен роботлар куелган. Анда бернинди ис тә юк. Авылны кабул итү планында менталитетны үзгәртергә кирәк, – ди ул.

 “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында республикада зур эш башкарылуын да билгеләп үтте министр урынбасары. Узган ел аны гамәлгә ашыруга 3,0 млрд сум юнәлдерелгән. Агымдагы елда акча күләме 5 млрд сумга кадәр арттырылган.
– Республикада авылларда социаль юнәлешле күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла: беренчел медицина-санитария ярдәмен модернизацияләү; мәдәни үзәкләр; спорт мәйданчыклары төзү; су белән тәэмин итүне яхшырту; авыл торак пунктларында яктыртуны торгызу һәм башка бик күпләр. Алар ярдәмендә республика картасында яңа объектлар барлыкка киләчәк. Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен республика программалары һәм федераль финанслашу программалары җитди ярдәм булып тора. Ел саен ике бюджеттан 15 миллиард сум бирелә, – ди Ленар Гарипов.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча без Россия буенча лидерлар бишлегендә. Сөт җитештерүдә дә лидер булып торабыз. Шулай ук продукциянең төп төрләре: ит, ашлык, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм йомырка җитештерүчеләрнең төп унлыгына керәбез.

– Бүген без республика халкын барлык төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. Әлеге күрсәткечләргә, шул исәптән, гамәлдәге куәтләрне модернизацияләү һәм яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексын уздыру нәтиҗәсендә ирешелде. Соңгы биш елда гына да агросәнәгать комплексына шәхси инвестицияләр 146 миллиард сумнан артык тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 122 миллиард сум. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча без ил субъектлары арасында лидерлар рәтендә, – ди Ленар Гарипов.

Матбугат очрашуының “ЕлМай” май комбинатында узуы очраклы түгел. Сөт эшкәртү турында сөйләгәндә, министр урынбасары шушы комбинатны да мисал итеп китерде. Бүген анда 326 кеше эшли. Көненә 400 тонна сөт кабул итәләр. Май цехы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә аналогы булмаган заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Алар республика гранты акчаларына алынган. Киләчәктә тагын бер цех ачып, сыр да җитештерә башларга уйлыйлар. 

– Республикада экспорт стандартларына туры килерлек коры майсызландырылган сөт җитештерүче бердәнбер предприятие бу, – ди Ленар Гарипов.
 «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан башлап кооперативларга 869 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Проект ярдәмендә кооперативлар саны 90 берәмлеккә, ә аңа керүчеләр саны 11,6 меңгә арткан, ә акчалата табыш – 11 миллиардтан артык.

– Хуҗалык итүнең кече формалары да авыл хуҗалыгының динамик үсешенә зур өлеш кертә. Бу хуҗалыкларда республика терлегенең өчтән бере исәпләнә һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 44 процентка якыны (2023 ел йомгаклары буенча) җитештерелә. Соңгы елларда төрле ярдәм программалары ярдәмендә фермер хуҗалыклары һәм кооперативларның продукция күләмнәре дә үсте, – ди спикер.
Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Татарстанда фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр өчен «Авыл яши» дигән проект эшли башлавын хәбәр итте. Бу аларга нинди ярдәм төрләре булуы турында мәгълүмат җиткерү, консультацияләр бирүдән гыйбарәт. Иң беренчеләрдән булып проектка Әгерҗе, Балтач, Апас һәм Баулы районнары кушылган. 

Авылда 930 мең кеше яши, бу республиканың һәр дүртенче кешесе дигән сүз. Тармакта 140 мең кеше, ягъни республиканың икътисади актив халкының 7 процентка якыны мәшгуль.

Язмага реакция белдерегез

2

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading