16+

Март бураны авылларны утсыз калдырды

Яз килеп җитте, тиздән карлар да эреп бетәр, дип хыялланып йөргәндә, табигать безгә янә сюрприз әзерләп куйды: кичә иртән торуыбызга кыш кире килгән иде. Бөтен җир ап-ак булган, өстәвенә, көчле җиле дә бар, буран дулый.

Март бураны авылларны утсыз калдырды

Яз килеп җитте, тиздән карлар да эреп бетәр, дип хыялланып йөргәндә, табигать безгә янә сюрприз әзерләп куйды: кичә иртән торуыбызга кыш кире килгән иде. Бөтен җир ап-ак булган, өстәвенә, көчле җиле дә бар, буран дулый.

Җил дигәннән, узган көндә ул күп кенә районнарга шактый гына мәшәкать тә тудырды - Татарстанның 10 районында 36 торак пункт утсыз калды. Көчле җил булып, чыбыклар чолгану нәтиҗәсендә, Яңа Чишмә, Тәтеш, Лаеш, Мамадыш, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән, Саба, Чистай һәм Балтач районнарында ут сүнгән.
Халык телендә йөргән мартның сыерчык бураннары шушыдыр инде, мөгаен. Әлеге бураннар узып киткәч, чып-чын яз да килеп җитәр. Ә әлегә һава торышы тотрыксыз булып кала бирә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, бүген дә урыны белән кар яву ихтималы бар. Һава температурасы 0, -5 градус. Иртәгә дә синоптиклар азрак кар явуын фаразлый. 21 март төнендә термометрлар -6, -11, ә аязган вакытта -15 градусны күрсәтсә, көндез янә 0, -5 градус тирәсе булачак. Атна ахырыннан көннәрнең әкренләп янә җылыта башлавын фаразлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading