16+

Машинадан трактор ясаган

Балык Бистәсе районында Нияз Әскаров үз куллары белән мини-трактор ясаган

Машинадан трактор ясаган

Балык Бистәсе районында Нияз Әскаров үз куллары белән мини-трактор ясаган

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында кайсы йортка керсәң дә, берәр оста яши. Итекче, читекче, шәл бәйләүче дисеңме... - барысы да бар монда. Әнә Нияз абый Әскаров та үзе ясаган тракторын ишегалдында гөрләтә.

Н ияз абый - әтисез үскән малай. Әтисе гүр иясе булганда, аңа әле бер яшь тә бер ай гына була.

- Кечкенә чакта иптәш малайларга кызыгып йөри идем. Тормышка өйрәтергә аларның әтиләре булды. Ә мин исә өйдә чүкеч таба алмый тилмердем, - дип сөйли ул.

Алай да кече яшьтән үк Нияз абыйның тимер-томырга мәхәббәте зур була. Тәпи йөри башлагач ук, өйләренә шөреп­ләр, машина детальләре ташый.

Заманында колхозда тракторчы булып та эшләгән. Шул елларда тракторны еш ремонтларга туры килү сәбәпле, тимер эретеп ябыштыру һөнәрен дә үзләштергән. Бүген дә шул һөнәре белән гаиләсен туендыра. трактор җыеп чыккан кеше белән танышкач, үзе дә трактор ясарга хыяллана башлый.

- Шул тракторны күргәннән соң, төн йокыларым качты. Минем дә үз кулларым белән нидер эшләп карыйсым килде. Үзлегемнән трактор ясау техникасын өйрәндем, - ди Нияз абый.

Тракторны 2013 елның ноябрендә ясый башлап, апрельдә инде тулысынча җыеп чыга. Нияз абый ясаган трактор үзенчә бер «Франкенштейн» икән. Аны ясау өчен нинди генә машина запчастьлары кулланылмаган. Тракторның «йөрәге» (двигателе) - «Ока»ныкы, «коробка передач» - «Нива»дан, «мост»лары - җиделе модельле «Жигули» машинасыныкы. Кирәкле детальләрне генә җыяр өчен дә шактый вакыт китә.

- Хатын белән юри генә санаган идек, безгә тракторны җыеп чыгу 54 меңгә төшкән икән. Ясый гына башлаганда: «Кирәк түгел, акчаны чүпкә түгәсең», - дип әйтәләр иде. Ә хәзер өйдәгеләр кинәнеп туя алмый, - ди Нияз абый, горурланып.

Трактор үзе бәләкәй генә булса да, хуҗалыкта алыштыргысыз әйбер икән. Аның белән бакча сукалый Әскаровлар гаиләсе.

- Әле трактор булмаса, безнең урамга кар көртенә бата‑бата керер идегез. Авыл урамнарының бөтен җирен чистартмыйлар шул. Үз тирәбездәге юлларны да шушы трактор белән чистартам, - дип мактый хуҗа хезмәт җимешен.

Нияз абый тракторы белән авыл эчендә генә йөрсә дә, ЮХИДИ хезмәткәрләре моны ошатмаган. Хуҗага, үзе ясаган тракторы белән йөргән өчен, 5 мең сум штраф салганнар.

- Хәмер эчмәгән, матур гына эшләп йөргән килеш штраф сугып киттеләр. Ул тракторны теркәп булмый бит. Ә эшләргә техника кирәк, - ди хуҗа.

Нияз абыйның тракторына кызыгучылар да табылган әле. Биектау районының Әлдермеш авылыннан килеп: «Зур хуҗалык транспортсыз тилмерә. «Жигули» машинасы бе­лән җир тырмалыйбыз. Сат безгә тракторыңны», - дип үгетләгәннәр. Ләкин нинди генә акчалар вәгъдә итсәләр дә, бирмәгән Нияз абый тракторын.

- Азапланып, тир түгеп ясаган малым ул минем, - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading