16+

Мәдәни учакларның кайсысы дөрли, кайсысы пыскый?

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диюләре кайвакыт хаклыкка туры килеп бетми икән. Өч ел барган «Авыл клубы» республика программасы буенча һәр районда берничә клуб сафка басты. Хөкүмәт йортындагы киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Авыл клублары төзелеп һәм файдалануга тапшырылып кына калмыйча, анда тиешле эш алып барылырга тиеш», - дигән иде....

Мәдәни учакларның кайсысы дөрли, кайсысы пыскый?

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диюләре кайвакыт хаклыкка туры килеп бетми икән. Өч ел барган «Авыл клубы» республика программасы буенча һәр районда берничә клуб сафка басты. Хөкүмәт йортындагы киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Авыл клублары төзелеп һәм файдалануга тапшырылып кына калмыйча, анда тиешле эш алып барылырга тиеш», - дигән иде....

«Җан тынычлыгы эзләп киләм»
Республика районнарында «Авыл клубы» программасы буенча төзелгән клубларның ничек яшәгәнен белергә теләп, юлга чыктык. Дөресен әйтим, Әлмәт районының Елховой авыл мәдәният йорты мөдиренә киләсебезне бер көн алдан шалтыратып хәбәр иттем. Кичке сигезенче яртыда мөдир Рәфис Әфләтүнов безне клубның тышкы ишеге янында ук көтеп тора иде. Бинага килеп кергәч, безне 40-50 яшьләрдәге бер төркем бильярд уйнаучы ирләр каршы алды.

Елховойны мишәрләр башкаласы, дип атыйлар. Бер меңләп кеше яшәсә дә, халыкның 1996 елдан бирле клуб күргәне юк. Шуңа да алар күршедәге Түбән Абдул клубына йөрергә мәҗбүр булган. Ә 2013 елның августында елховойларның мәдәни тормышы кабат үзләрендә кайнап киткән.

Клубта биш кеше эшли: мөдир, сәнгать җи­тәкчесе, аккомпаниатор, слесарь-ремонтлаучы һәм җыештыручы. Быелгы Яңа елда зурлап маскарад үткәргәннәр. 11гә кадәр бәйрәм итеп, халык өйләренә таралышкан да, Президент котлавын тыңлап, сәгать бергә кабат клубка агылган. Иртәнге дүрткә кадәр мәдәният йорты шау-гөр килгән. Без килгәндә, сәхнә түрендә торган өч метрлы чыршыны алып куйганнар иде инде.

Елховой клубы иртәнге 9дан 12гә кадәр, кышын кичке 6дан 10га кадәр, җәен кичке 7дән 11гә кадәр эшли. Дүшәмбе - ял.

Рәфис әфәнде 15 ел нефтяник булып эшләгән, аннары фермер булып киткән. Авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова тәкъдименә каршы бара алмадым, диде, шулай клуб мөдире булган. Һәрхәлдә, мәдәнияткә битараф түгел ул.


Рәфис Әфләтүнов ике гармунның башына җиткән.

- Мин ике гармунның башына җиттем, әмма барыбер өйрәнә алмадым, - дип, шкаф киштәсендәге уен коралына ымлады Рәфис әфәнде.

Халык клубка йөрми, дип зарлана ул. Бер ай элек бильярд алып кайткач, олылар килгәли башлаган. Күптән түгел район мәдәният йортыннан пианино да алып кайтканнар. Аның ни икәнен белмәгән балалар бер айдан колакка ятышлы тавышлар чыгара башлаган.


Татарстанның Мәдәният минис­трлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова сүзләренчә, 2012 елдан башлап 2014 елга кадәр «Авыл клубы» рес­публика программасы буенча 139 мәдә­ният йорты сафка бастырылган. Салаларда мәдәниятнең чәчәк атуына юнәлтелгән программа Россиядә Әдәбият елы булып игълан ителгән 2015 елда да дәвам итәчәк.


49 яшьлек Рөстәм абый Минабетдинов клубка хатыны, 22 һәм 15 яшьлек уллары белән йөри. Кайвакыт авылдагы барлык туган-тумачасын да җыеп төшә. Без килгән көнне Рөстәм абый маңгай тире агызып, бильярд уйный иде. Ул аны 1996 елда ябылган мәдәният йортында кечкенә чагында ук уйнарга өйрәнгән. Әйтүенчә, монда күңел тынычлыгы эзләп килә.



- Клуб җиткерелгәнче, җан тынычлыгын кайда эзли идегез соң? - дим.

- Диванга ятасың да телевизор карыйсың. Мунча кереп кайтасың да тагын телевизор. Менә шулай моңаеп, моңсуланып ята идем. Ә хәзер, күрше төбәкләргә эш буенча китсәм дә, авылым клубын сагынам! - диде Рөстәм абый.

Клубка концерт белән башкала артистлары да килә. Әмма Елховой тамашачысы бик үзенчәлекле - билетларны көнендә генә ала. Шуңа да артистлар баеп яки шымытыр белән кайтып китүләрен ахыргача белми. Әйтик, юмор остасы һәм җырчы Рифат Зарипов тамашасында 200 урынлы зал шыгрым тулган. Казан артистларының күбесе билет хакын 200 сум итеп куя.

Мәдәният йортында мәктәп балалары өчен 13 түгәрәк эшли. Мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге коллективлары иҗади номерлар әзерләп, күмәк концертлар да оештыралар.


Руслан белән Рушан кара-каршы өстәл футболы уйный.

«Хәзер сугышмыйлар»
Елховойдан аермалы буларак, Лениногорск районының Зәй Каратай авылына алдан хәбәр салмыйча гына барып кердек. Кичке җиденче яртыда бер ел элек ачылган клубта җан әсәре юк иде. Ул да әби-бабам авылындагы мәдәният йорты язмышын кабатлый торгандыр, дип уйлап, клуб мөдире яшәгән йортны эзләп киттек. Марат Хәернасов без килгәндә мунчадан гына чыккан иде, клубның кичке җидедән эшли башлавын әйтте. Аның хатыны Илмира ханым клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аларны мәдәният йорты янында көтәрбез, дип чыгып киттек. Клуб янында машинага утырган берничә яшьти, безнең янда туктап: «Бүген клуб буламы?» - дип сорады.

Зәй Каратайда яңа мәдәни учак белән янәшә искесе дә (1964 елда ачылган) тора. Әмма аның түшәме ишелеп төшкән. Шуңа да карамастан, кайбер авыл кешеләре, яңа клуб салдырганчы, искесен рәтлисе иде, дип үпкәләп тә йөри икән.

- Иске клубта эш­ләгән чакта, түшәме бүселеп чыга баш­лагач, астын тасма белән әйләндереп, эченә кермәгез, дип әйтә идем. Соңгы концертым, дия-дия куркып эшләдем. Вакытында күчәргә ничек өлгергәнбез, диген, быел түшәме бөтенләй ишелеп төшкән, - ди Илмира Хәернасова.

Иске клубта пәр­дәләр яшел булса, яңасына, байларча күренсен әле дип, куе кызыл төстәгесен кайтартканнар.

Зәй Каратайда 1201 кеше (18 милләт вәкиле) яши, 62 бала мәктәптә укый, 32се балалар бакчасына йөри. 300 урынлы клубка халык йөрмәүдән зарланмыйлар монда. Казан артистлары да концерт куеп китә. Әмма бер җырчы пар, 80 билет сатылганын белгәч, концертка бик аз вакыт калгач кына, килмибез, дип кырт кискән. Аның каравы, Зәй Каратайның үз артистлары җитәрлек. Зурлар һәм балалар өчен вокал, бию, театр түгәрәкләре эшли. Әйтик, олылар театрында 12 кеше уйный. Бәйрәм саен «Мунча ташы» скетч­ларын күрсәтәләр. Әмма олылардан бигрәк, сәхнәгә яшьләрне җәлеп итәләр. Илмира ханым әйтүенчә, олылардан кемдер сменалы эштә эшләп килә алмый, кайбер хатыннарны ирләре җибәрми.


Зәй Каратай яшьләрен мәдәният йорты берләштерә.

- Өлкән яшьтәгеләрне катнаштырмаска тырышабыз. Чөнки кайберләре бер көн калдырмыйча репетициягә йөри дә концерт көнне, дер калтырап, кан басымы уйный башлый да, йә җырламыйлар, йә концертка бөтенләй килмиләр. Олы яшьтәгеләрдән сыналган алты кешем бар, калган артистларым 50 яшькә хәтле, - диде сәнгать җитәкчесе.

Халык дискәтүккә 15 сум түләп керә. Акчаны район мәдәният йортына илтеп, күпмедер өлешен дискәтүкләрдә уеннар үткәргәндә бүләк бирү өчен кире кайтаралар. Хәернасовлар үз балаларын да акча түләтеп кертә. Кичке тугызлар тирәсендә клубка килеп, укучыларын мәктәп укытучылары тикшерә. Чөнки балигъ булмаган балаларга җәмәгать урыннарында кичке уннан иртәнге алтыга кадәр әти-әниләреннән башка йөрү тыела.

- Хәзер клубларда элеккеге кебек сугышу, эчү юк. Эшкә кергән елларда иске клубта шәһәрдән кайткан яшьләр авылны­кылар белән сугыша иде. Хәзер барысы да тәртипле, һәрберсендә машина бар. Эчүдән тыелырга машина ярдәм итәдер дә, - диде Илмира ханым.

Баксаң, аның әле төп эше дә бар - хәбри корал тотып каравылда тора.



5 нче класста укучы Руслан Макковский белән 9 нчы класс укучысы Рушан Әхмәтҗанов, дөньяларын онытып, өстәл футболы уйныйлар иде. Клубка уйнар өчен генә түгел, биергә дә йөриләр. Концертларда сәхнә тотканнан соң, әти-­әниләре «Афәрин!» дип яшь артистларын үсендереп тә җибәрә. Әмма өй эшләрен эшләп бетермичә, егетләрне әти-әниләре клубка чыгармый. Рушан 9 нчы класс­тан соң мәктәптән китәргә җыена.

- Аңардан башка мәктәп белән клубта нишләрсең икән? - дип текәләм Русланга.

- Белмим, әмма минем башка дусларым да бар бит, - дип елмайды 5 нче класс укучысы.

Әби-бабамның туган авылында тө­зелгән мәдәният йорты мөдире Илмир Шәфыйков сөйләвенчә, 28 декабрьдә клубта үткәрелгән бал-маскарадта зал тулы булган. Шуннан соң мәдәният йорты 8 һәм 10 гыйнварда гына эшләп, калган көннәрдә ябык булган.
- Мин бит берүзем эш­лим, - дип, клубның калган көннәрдә ни өчен ачылмавын аңлатты Илмир.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading