16+

“Менә бит, улымны өйләнмисең дип аптырата идем, киленем үзе ишектән килеп керде...”. Арчада гаилә бәйрәме узды

Без аларның һәрберсен якын иттек. Күбесенең гыйбрәтле язмышларын күңелебез аша үткәрдек. Арчада үткәрелгән “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” фестиваль-бәйгесендә катнашкан гаиләләр турында әйтүем. Туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм күркәм йолаларын, динен саклап яшәүче гаиләләр алар.

“Менә бит, улымны өйләнмисең дип аптырата идем, киленем үзе ишектән килеп керде...”. Арчада гаилә бәйрәме узды

Без аларның һәрберсен якын иттек. Күбесенең гыйбрәтле язмышларын күңелебез аша үткәрдек. Арчада үткәрелгән “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” фестиваль-бәйгесендә катнашкан гаиләләр турында әйтүем. Туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм күркәм йолаларын, динен саклап яшәүче гаиләләр алар.

Район күләмендә үткәрелгән бәйге төгәлләнде. 3 март көнне Арча Мәдәният йортында йомгаклау концерты узды. Гаилә, туганлык җепләрен ныгыту, иҗади гаиләләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру, аларны мәдәният тормышында катнашырга тарту, җәмгыятьтә гаиләләрнең ролен үстерү уңаеннан оештырылган әлеге бәйге Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ярдәме белән оештырылды.

Сайлап алу турлары февраль ае дәвамында онлайн форматта авыл мәдәният йортларында барды, барлыгы 53 гаилә катнашты. Үземә дә жюри составында булырга туры килде. Һәр гаиләнең җиңүгә омтылышы көчле булды, шуңа күрә араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Алар барысы да җиңүгә лаек, шуның өчен бүләкләрсез, игътибарсыз берәү дә читтә калмады. Һәр катнашучы гаиләгә рәхмәт хаты һәм сертификатлар тапшырылды.

Сайлап алу турында катнашучылар “Минем гаиләм” номинациясендә презентация һәм видеороликлар ярдәмендә үз гаиләләре, нәсел агачы – шәҗәрә, милли гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырдылар. “Иҗади бәйге” номинациясендә үзләренең иҗади яктан сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук “Гаиләнең кадерле ядкарләре” номинациясе аша катнашучыларның кул эшләнмәләре, гаилә ашлары, һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган ядкәрләр белән танышырга мөмкин булды.

Йомгаклау концертында сәхнәдә төрле һөнәр ияләрен: диетолог-консультант дисеңме, данлыклы механизатор, укытучы, пешекче, ветеринар, табиб, хисапчы, слесарь булып хезмәт куючыларны күрергә мөмкин иде. “Мондый зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгабыз. Иртәдән әзерләндек, малларны карауны күршеләргә калдырып чыгып киттек. Авылда эшнең бетәчәге юк” – диючеләр булды. Концерт шундый ихлас узды, авылдан килгән гади кешеләр, гаиләләр бизәде аны.

Үзенең чыгышында Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе Илфар Әюпов, бу гаиләләр — районыбызның йөзе, дип билгеләп узды.

Орнашбаш авылында яшәүче Айгөл-Раил Исмәгыйловларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды тарафыннан әзерләнгән махсус бүләк тапшырылды. Айгөл ханым 2006 нчы елда тормышка чыга. Кызы Азалия, улы Илшат дөньяга килә. Күп тә узмый, ире вафат була. Ике баласын алып әнисе янына яшәргә кайта Айгөл, тик төп таянычы булган әнисен дә югалта ул.
- Әни каты авырудан соң вафат булды, бик авыр кичердем аның юклыгын. Язмыш мине төрлечә сынады, ләкин ике кечкенә баламны үстерергә көч таптым. Балаларымны алып Орнашбаш авылына киттем, ялгыз йорт алып шунды яшисе идем. Авыл кешеләре мине Нүрия исемле абыйстай янына җибәрделәр, аның йортын сатуы хакында әйттеләр. Мөләем генә татар әбисе каршы алды, өйгә чакырды. Менә шунда булачак ирем белән күзләребез очрашты. “Менә бит, улымны өйләнмисең дип аптырата идем, киленем үзе ишектән килеп керде”, – дип әйтте әнисе. Шуннан Раил белән бергә булдык, - дип искә алды Айгөл.

Исмәгыйловлар бүгенге көндә фермерлык эше белән шөгыльләнәләр. 20 баш мөгезле эре терлек, 200 баш сарык асрыйлар. Кызлары Азалия, Гөлназ һәм уллары Илшат белән Илназ төп ярдәмчеләре.

Тирә-юнебездә гаҗәеп гаиләләр бар: кемнәрдер бәхеткә юлны ачы язмыш сынаулары, кыенлыклар аша узып таба. Шундыйларның берсе - Ашабаш авылында яшәүче Флера-Фәнис Зәйнуллиннар.
- Армиягә күрше егетен озаткан вакытта Фәнис мине поездан күреп кала. Аннан соң шул күрше егетеннән минем адресымны сораган һәм миңа хатлар яза башлады. Мин аны армиядән көттем, ул хезмәт итеп кайткач очрашып йөри башладык. Ул Йошкар-Ола шәһәренә укырга китәсе идее, аны озатып калу өчен очрашу көнен бигеләдек. Тик мин килә алмадым, чөнки  ул көнне әтием үлеп китте. Шуннан соң юлларыбыз аерылды, ул вакытта аралашырга телефоннар да юк бит. Соңрак Фәниснең өйләнгәнен, ике малае туганын ишеттем. Мин кияүгә чыкмадым. Язмыш безне кабат очраштырды, 12 ел үткәннән соң Фәнис мине эзләп тапты. Хатыны вафат булуын әйтте, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ике малайга үги әни булып килү бик җаваплы адым, шуңа күрә башта ныклап уйладым. Туганнар һәм дуслар авыр йөк аласын дип әйтә килделәр. Балалар мине якын кабул иттеләр. “Бу безнең әни буламы?” – дип кечкенәсе алдыма килеп утырды. Шунда аларның минем балаларым булуын аңладым. Соңрак Фәнис белән уртак улыбыз туды. Зур гаилә булып яшибез, - дип сөйләде Флера Зәйнуллина.
Зайнуллиннар гаиләсе шулай ук “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды тарафыннан әзерләнгән бүләккә ия булдылар.

Кушлавыч авылыннан Равилә һәм Рүзәл Әюповларга Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге тарафыннан бүләк тапшырылды. Аларны Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина котлады.
- Шулкадәр матур чара. Мондагы барлык гаиләләр республика сәхнәсенә чыгарлык. Күп балалы гаиләләр аерым соклану уята, - диде ул.

Гаиләләр “Шәҗәрә – нәсел тамырыбыз”, “Гаиләмнең кадерле ядкәрләре”, “Оста кулда һөнәр бар”, “Иҗади гаилә” номинацияләрендә бүләкләнделәр. Төп номинацияләрдә җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләкләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина тапшырды һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Районыбызда башка милләт вәкилләре, шулай ук катнаш гаиләләр дә бар. Алар күпләргә үрнәк булып, ике якның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дини йолаларын үтәп, күркәм гомер кичерәләр. Бәйгедә катнашкан Шурабаш авылыннан Олеся-Валерий Антиповлар, Яңасаладан Әлфия-Әлфис Тимофеевлар, Ашытбаш авылыннан Альмира-Илнар Ганиевлар, Лесхоз авылыннан Виктория-Раил Шәвәлиевлар, Югары Оры авылыннан Лилия-Олег Мельниковлар моның ачык мисалы.

Мәдәният йорты фойесында гаиләләр әзерләгән күргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин булды. Күп кенә гаиләләр үз ядкәрләрен  кадерләп саклаганнар: алар арасында Коръән китаплары, хатлар, бүләкләр, борынгы киемнәр, фоторәсемнәр, бизәнү әйберләре бар.

Концерт катнашучы гаиләләрнең чыгышы һәм махсус кунак Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов җырлары белән үрелеп барды.

Ләйлә Хәкимова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading