16+

«Миңа 365 көн эшли торган эш кирәк»

Регина Мостафина белән без Азнакай районының «Марс» хуҗалыгында очраштык.

«Миңа 365 көн эшли торган эш кирәк»

Регина Мостафина белән без Азнакай районының «Марс» хуҗалыгында очраштык.

Кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле кызчык белән таныштырып, «Ул безнең фермада учетчик лаборант булып эшли», - дигәч, беренче мәлдә ышанасым да килмәде, шаярталар кебек тоелды. Аралаша башлауга, шикләнүләр эреп юкка чыкты. Регина сүзен өздереп әйтә торганнардан, ир-егет­ләр көнләшерлек тәвәккәллек бар үзендә. Мәктәпне тәмамлагач та, бер икеләнүләрсез, туган авылында калган һәм хуҗалык җитәкчесеннән: «Миңа 365 көн эшли торган эш кирәк», - дип сораган ул. Бик зур күпчелек, бигрәк тә кызлар, авылда эшкә калуны бик өнәп бетермиләр. Регина исә, киресенчә:
- Шәһәр тормышын бөтенләй яратмыйм. Китү турында уйлаганым да булмады, - ди. Аны туган авылына бәйләгән тагын бер сәбәп - атлар. Регина атларны бик ярата. «Марс» хуҗалыгында ат мәктәбендә ул электән үк шөгыльләнгән. Фермада эшли башлагач, бәйлелек тагын да арткан. Әллә инде үзе артык кыю булганга, егет-кыркынга артык исе китми Регинаның. Бүгенге көндә ышанычлы, төпле егетләр юк дигән фикердә ул. Никахлар күктә укыла, диләр, Регинага насыйп яр да юк түгелдер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading