Шәһри Казан

“Ә мин аркылы да ятам, буйга да ятам, Гатауллага ярап ятам”

Безнең әни тиз генә уйлап эшләп куя торган эшкә “сикереп төштем, мин күчтем”, дия торган иде. Мин дә шулай сикереп төшеп күчеп кенә тыкрык чыгып, тау төшеп тау мендем дә, Югары оч урамында йөрим әле менә.

Бүгенге Югары очка түгел, моннан ярты гасырга якын элек аяк эзләрем торып калганы буенча сәяхәт кылабыз әле. Хәтер миңа ияреп йөрми ул, мин аңа иярдем.
Әнә, Хөршит җиңгиләр капкасыннан кереп бара әле, мин дә аның артыннан инде.

Хөршит җиңги – Хөршидәбану җиңги Мәчкәрә кызы, абзый Сәлах хатыны. Без үскәндә, абзыйның тол хатыны иде, ул сугыш кырыннан кайтмаган.
Абзый Сәлах дигәч тә, бөтенләй карт булмаган әле ул. Бары тик безнең авылда балта осталарына олылап “абзый” дип эндәшкәннәр, менә шул гына.
Бик җор телле кеше булган ул, авылның һәр кешесе шулай телгә оста булган инде, һәркайсының әйткән канатлы фразасы авыл хәтерендә бик күп еллар сакланган. 

Сәлах абзыйның да бер канатлы фразасы безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән. Бер ахирәтнең икенчесенә берәр кызыклы-хикмәтле сүз сөйләгәндә бот чабып: “И, Раббым”, – дип сүз башлап җибәрүе була, икенчесе абзый Сәлах сүзләре белән дәвам итеп тә китә: “И, Раббым, китердең ерактын, күмәч урлаттың, марҗага кыйнаттың”.

Берәр рус авылында балта эше эшләгәндә сорамыйча гына күмәч белән сыйланганнар иде микән соң инде?! Ни дә булса булгандыр инде, бер гасырга якын авыл телендә яшәүче шундый әйтем юк җирдән генә барлыкка килмәгәндер. Чын мәгънәсендә, кеше китә, сүзе кала.
Ә абзый Сәлах, сугышка барып кергәнче, Суслонгер лагерьларенда да газап чигә әле.
Хөршит җиңги үзе дә, кемнәргәдер ияреп, иренә азык-төлек илтеп кайта. Ул анда бер сәгать булганмы, әллә бер көнме, анысы мәгълүм түгел, тик ир белән хатын барыбер очрашу җаен табалар.

Теге мишәр карты әйтмешли, адәм баласының табигате дә бар бит әле. Шул барудан Хөршит җиңги, безнең авылда әйтелгәнчә, буйга узып кайта.
Безнең авылда, йөккә узу түгел, менә шулай буйга узу, дип сөйләшәләр.

Һәм Сәлахының соңгы ядкаре, истәлеге булып, ике абыйсы, бер апасы янына улы Шамил туа.
Хөршит җиңгинең үзенең дә бер яраткан сүзе бар иде. Сүзе дә түгел әле, сүз башы. “Низашту мин әйтәм!” Аныкы кыска гына, Сәлахы шикелле рифмалап тормый иде.
“Низашту мин әйтәм, миңа Сәлах Хорошобану диеп кенә эндәшә торган иде”, – дип сөйләп китәр иде инде.
Тагын бер улы туганны белдеме икән солдат Сәлах, әллә белмичә һәлак булдымы икән?

Реклама

Менә без низаштулар шуны да сорап кала белмәгәнбез Югары оч килене Төхфәтулла кызы Хөршидәбану җиңгидән.
Әйтәм бит, безнең авыл чәчәннәр авылы дип. Әле уйлап йөрим, Бохара ханнары-әмирләре янында тел осталары-чәчәннәр хезмәт иткән бит. Шуның берәрсе безнең авылдан чыккан булмадымы икән? Ай-һай телгә үткен безнең авыл халкы. Килгән киленнәре дә шулай тел остасы булган.

Фатыймәттәне әйтәм (Кәжә Фатыймасын), ул да Гатаулласына икенче хатын булып килгән булган, күрше Тәмәй авылыннан. Тыныч кына яшәп киткәннәр, Фатыймәттә тыныч кеше иде ул. Каршыларындагы тыкрыктан чишмәгә төшкән Фатыйманы күрше киленнәре суга чират торганда сайландырып алырга уйлаган. (Бездә кешене сөйләндерүне сайландыру диләр).

“Фатыйма, Гатаулла белән ничек торасыз соң, теге хатыны белән торганда, көн туса, өйләрендә талаш та кычкырыш иде”.
Мөлдерәмә тулы пар чиләген көянтәсенә элеп җилкәсенә күтәргән Фатыймәттә: “Ә мин аркылы да ятам, буйга да ятам, Гатауллага ярап ятам”, – дигән дә чишмә тавыннан менеп киткән.

И-и-и, Гатаулласына ярап бик озак ята алмаган шул Фатыймәттә дә, аның да Гатаулласы сугыш кырыннан кайтмаган.
...Хәтер, сикереп кенә төштем дигән идең, шактый озак сәфәр кылып йөрдең әле син туып үскән урам буйлап. Әйдә киттек, әни әйтмешли, сикереп төштем, мин күчтем...Тау төшеп тау менәсе дә, тыкрык чыгасы...

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: