Кызыклы авыл исемнәре турындагы “Исемендә – җисеме” проектын дәвам итәбез. Бу юлы Минзәлә районына килеп чыктык. Монда Аю авылының тарихы һәм бүгенгесе белән таныштык. Янында әле Куян дигәне дә бар. Нинди хайваннар дөньясы соң бу?
Иң элек шушы сорауны Аю авылы башлыгы Айрат Галимовка бирдем. Ул мине яхшы гына эшләп килүче ферма янында каршы алды. Аның әйтүенчә, Аю Минзәлә районындагы авыллар арасында иң зурларының берсе булып санала, 2025 елда ул үзенең 300 еллыгын билгеләп үтәчәк. Исеменә килгәндә, төп фаразларның берсе буенча электән бу җирдә башкорт кабиләләре яшәгән, ә аның башлыгын Аю дип атап йөрткәннәр. Икенче гыйбарә буенча якын тирәдә урманнар күп булганлыктан мондагы торак пунктларга төрле хайван исемнәре бирелгән.
— Әле бит якында гына Куян дигән авыл да бар...
— Әйе, анысы да шул табигать белән бәйле дип уйлыйбыз инде. Урман янында ук урнашкач, авылларга хайваннар еш килгәннәрдер яисә җирле халык алар белән күп очрашкандыр.
— Менә бер яхшы гына ферма күренә, авыл хуҗалыгы тармагы сездә үсеш кичерә, ахры?
— Болар инде Мәскәүдән килгән инвесторлар, “Август” оешмасы, терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Тиздән 2,5 мең ярым баш малга исәпләнгән комплекс төзиячәкләр, анда 160лап кеше эшләр дип планлаштырыла.
— Шуның кадәр халык бармы соң авылда?
— Безнең җирлеккә 6 авыл керә, шуның берсе генә татар авылы, калганнары урысныкы. Монда инде 700гә якын кеше яши, иң күбе Аюда тора – 425 кеше, яртысыннан артыгы татарлар.
Бераз мәгълүмат алганнан соң, Айрат Галимов белән Аю авылының иҗтимагый үзәгенә киттек. Монда бер бина астында авыл идарәсе, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә һәм банк бүлекчәсе урнашкан. Тормыш шушында кайный дисәк тә була.
Аю авылына 1725 елда нигез салынган. Монда кара халык гомер иткән, алар җир эшкәртү, терлекчелек, йөк ташу белән шөгыльләнгән, кайберәүләр күрше авыллардагы помещикларда көнлек хезмәт хакы өчен эшләгән. 1929 елда монда Калинин исемен йөртүче колхоз оештырылган, ә инде 1960 елда, берничәсен кушканнан соң, исемен “Рассвет” дигәнгә алмаштырганнар, 1973 елда ул “Якты юл”га әйләнгән. Документларга күз салсак, 1954 елда Аю авылы Минзәлә районы составына керә. Моңарчы бу җирләр Башкортостанга караган. Клуб мөдире Роза Гыйльфанова сүзләренчә, Аю атамасы килеп чыгышы буенча ике фараз бар. Шуның беренчесе, профессор Гомәр Саттаров фикеренчә, борынгы төрки кеше исеме яки башкортларның аю ыруы дигән кабиләсе булган. Икенчесенә күз салсак, шушы тирәдә аюлар күп булган, шунлыктан гына чыккан.
— Әле мин монда килгәндә бер гыйбарә дә ишеткән идем, имеш элегрәк татарларда мәҗүсилек таралган чорда алар бүре яисә аю кебек урман хайваннарына табынган, шуңа Аю исеме бирмәгәннәр микән? – дип, сорамыйча булдыра алмадым.
— Безнең моңа катнашыбыз юк. Башкортостанда да Аю, Ябалак ише исемле авыллар бар, бәлки анда ниндидер бәйлелек бардыр, – диделәр миңа бертавыштан.
Сүзебезгә китапханә мөдире Вәсилә Әхмәтҗанова килеп кушылды. Аның әйтүенчә, авыл уртасыннан элек Казан-Уфа олы юлы узган, хәзерге М7 трассасы булган инде ул. Хәтта Әби-патша да Аюга кереп чыккан дигән гыйбарәләр йөри. Авыл аша төрле кешеләр йөргән. Әйтик. Гражданнар сугышы вакытында мондагы Брустанка елгасы янында аклар биш кызылармеецны үтергән.
Төнлә исә җирле халык аларның гәүдәләрен күмгән. Озак еллар узганнан соң, елганың ташуы сәбәпле, әлеге солдатларның сөякләре чыккан. Аларны нәкъ менә авыл башлыгы Айрат Галимов яшь вакытта үз күзләре белән күргән. Шунда сельсоветка барып, әйдәгез, башкарак җиргә күмеп куйыйк дигән тәкъдим белән җитәкчелеккә чыкканнар. Хәзерге вакытта шул Брустанка елгасыннан ерак түгел җирдә атып үтерелгән биш Кызыл Армия солдаты хөрмәтенә һәйкәл тора. Соңрак Айрат Галимов белән аны карап та килдек. Әлеге Казан-Уфа олы юлы Аю авылы аша узгачтын, күп кенә сугыш җилләре монда килеп җиткән, хакимият алмашынуын да җирле халык иң беренчеләрдән сизә торган булган. Роза Гыйльфанова тагын бер кызыклы факт әйтеп узды. Аның белдерүенчә, Явыз Иван үзенең гаскәре белән күрше авылга кадәр барысын да чукындырып килгән, әмма Аюга җитәрәк кенә патшага ниндидер хәбәр ирешеп, ул кире борылып киткән. Шул сәбәпле җирле татарлар үз динендә дә калган, авыллары да сакланган.
Авыл хәтта картада аю формасында ясалган. Моны иҗтимагый үзәкнең эчендә урнашкан стендны күреп белдем. Вәсилә Әхтәмҗанова белән сөйләшә торгач, Аю һәм Куян гына түгел, элегрәк Минзәлә районында Кәҗә һәм Ябалак исемле авылларның да булуы билгеле булды. Шуның берсен урыска сатканнар, ә икенчесенә урыслар төпләнеп, татарлыгын югалткан. Милләттәшләребез тирә яктагы авылларга таралганнар, шул исәптән Аюга да. 1940 елларга кадәр аны бөтенләй Медведево дип тә йөрткәннәр икән. Соңрак урамга чыгып, элеккеге Казан-Уфа юлын чыгып карадык. Чыннан да, юл туп-туры, кайсы ягына карасаң да, еракка кадәр күренә, димәк заманында олы трасса булуына ышанабыз инде.
Шул арада төзелеп килә торган мәчет янына килеп җиттек. Аны авыл халкы һәм хәйриячеләр көче белән торгызалар. Аю авылының имам-хатыйбы Рәфкат хәзрәт Ялалов сүзләренчә, монда иске мәчет бар барын, әмма ул 90нчы елларда бернинди дә шартлар тудырылмыйча документларсыз төзелгән, хәзер инде аның вакыты чыккан. Яңа бинада исә аерым хатын-кызлар бүлмәсе, мәҗлесләр уздыру залы, тәхарәтханәсе булачак.
— Мәчеткә кеше йөриме соң?
— Халык булмаса, аның кирәге юк, шуңа күрә файдасын күрү һәм күбрәк авылдашларны иманга тарту максатыннан төзибез инде. Пандемия чорында йөрүчеләр кимеде, әмма җомгаларны атна саен уздырабыз, – диде хәзрәт.
— Сез шушы авылда тудыгызмы? Аю дигән исем йөртүче авылда яшәве ничек соң?
— Мин яшьтән Чаллыга киттем, авылыма пенсиягә чыккач кына кайттым. Һәр бака үзенең сазлыгын мактар дигәнме әле халык, шуңа күрә дә минем өчен Аюдан да якынрак һәм матуррак җир юк. Исеме ни өчен бирелүе мөһим түгел бит аның, киләчәге зур, авылы тыныч, халкы иманлы булсын, – диде Рәфкат хәзрәт.
Шуннан соң без Аю авылында рәхәтләнеп, җир җимертеп яшәүче Нәбиуллиннар гаиләсенә килдек. Безне Зөлфидә апа елмаеп каршы алды, үзләренең горурлыгы булган, хуҗалыкларында үсә торган виноградларның өч сортын әзерләп куйган. Әлеге җимешне 2001 елдан бирле үрчетәләр икән, иренең сеңлесе үсентесен алып кайтып биргән булган, шуннан бирле аның мәйданы нык арткан. Соңгы ике елда уңышы әлләни булмаган, быел исә шәп күренә. Янтарный һәм алешинкин дигән виноградларны бакчада ук авыз итеп карадым. Дөресен әйтим, кибетнекенә караганда тәмлерәк.
Җимешен генә түгел, үсентесен дә саталар. Зөлфидә апа үзе тумышы белән Аю авылыннан, 1991 елда әлеге җирне алганнар, моңарчы дачага кебек кайтып йөргәннәр, яңадан туган ягында төпләнергә булган. Әле бакчасында күп төрле яшелчә, алма, груша, чия, карлыган, хәтта персик та үстерәләр. Анда эшләр беткәч, кышын чигү һәм бәйләү белән шөгыльләнә. Элегрәк балаларына да киемнәрне үзе эшләгән. Аю исемле авылда яшәве рәхәт һәм күңелле дип белдерә, әле аңа багышлап шигырь дә иҗат иткән. Кыскасы, туган җиренә карата булган мәхәббәте бик көчле икәнлеге сизелде.
Авылда яшәүче тагын бер үрнәк гаиләгә барышлый теге атып үтерелгән биш Кызыл Армия хәрбиләренә багышланган һәйкәлне карап уздык. Айрат Галимов Гражданнар сугышы белән бәйле мондый объект Татарстанда башка юктыр дигән фикерен җиткерде. Гомумән, Аю авылы аша Пугачев гаскәрләре дә, аклар да, кызыллар да, хәтта патшалар да йөргән. Әле Минзәлә янында Екатерина II күпере дә бар, әлеге тарихи объектны торгызганнар, яңартып, хәзер инде җәмәгатьчелеккә күрсәтәләр.
Сизмичә дә калганбыз, шул арада Хантимеровлар гаиләсенә килеп җиттек. Миңнеильдархан абый белән Рауза апа бик матур гына яшәп яталар. 73 яшь булуга карамастан, әле дә күп итеп мал һәм кош-корт тоталар, алар көне буе эш белән мәшгуль. Гаилә башлыгы үзе тумышы белән Актаныш районыннан булса да, хатыны ягы – Аю авылында төпләнеп калырга булган. Монда ул баш инженер, колхоз рәисе, авыл башлыгы вазыйфаларында хезмәт куйган. Әлеге җирлекнең үсешендә аның роле зур дип әйтсәм дә артык булмас. Сөйләшә торгач, аның баянда матур итеп уйнавы беленде. Кулына тоттырдык инде, нишләтәсең. Аю авылы турындагы язманы бетерү өчен менә дигән җай. Менә шулай күңелле итеп, җырлап кына яши монда халык.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар