16+

"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?

Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.

"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?

Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.

Үзен көлкегә калдырасы кызганыч хәлне төшерүче – Ирхан әфәнде Шиһапов, ә “Үпкәләмәгез инде...” – дип сөт җыю савытының кранын ачып җибәрүче – Фәнис исемле йөртүчеләре, икән. Сәбәбе – сөтләре әчегән (әчелеге 21 процент күрсәткән), өстәп антибиотик та табылган...

Иртән җыелган сөтне, заводка тапшыра алмагач, сөт җыючы берәүне дә кисәтмичә, төш вакытында, авыл группасына әнә шундый видео җибәрә. Халыкны аптырашта калган дию генә аз. Күтәрелә тавыш, китә сораулар... Кызу кулдан, әлеге видео интернет киңлегенә үк оча... Үзләре үк комментарийлар да язалар, Апас районында сөт бәяләренең бик түбән булуыннан да зарланалар. 

Ә бит авыл кешесенең хәле чынлап та җиңел түгел. Терлек асрап, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән кешеләр бу көннәрдә чыгымнар хисабына эшли. Тешне кысып түзгән мәлләрендә мөнәсәбәт төшенчәсе дә өстәлгән... 

Сөт җыючы хаклы эш иткәнме? Апас районында сөт бәяләре ни өчен бик түбән? Башка районнарда хәлләр ничегрәк? Бу җәһәттән дә күзәтү ясап, Татарстанның башка авылларына да күз салдык. 

Апас районында сөт җыючылар шактый. Зур һәм Кече Күккүз, Әҗем, Болгаер һәм Борнаш авылларында бер ел элек кенә Руслан Хуҗиев сөт җыярга керешкән. Халыкны бәясе белән кызыктырган, әлбәттә. Бер ел элек кенә аны, башка эшкә күчү сәбәпле, Ирхан Шиһапов исемле кеше алмаштырган. Халыкны тынычландырып, йөгәнне ул намуслы кеше кулына тапшырганлыгын вәгъдә иткән дә соң, менә бит ничек килеп чыккан.

Без әлбәттә, Ирхан әфәнде Шиһапов белән элемтәгә кердек. Сөтне түгүен: “Мин эшләдем!” – диде. Гамәлен таныды. Хәтта тавышында эчке бер горурлык та сизелде. Ләкин халык алдындагы намусы, вазифасы турында, ни өчен аңлашып эшләмәвен сорашкач, рәсми хат юлларга кушып, саубуллашты. Курыкты микәнни? Үзе шул мәлдә үк, авыл төркеменә: “Миңа яныйлар! Мәcьәләне болай хәл итмиләр. Ярты сәгатьтән киләм, йорт саен керәм, аңлашырбыз”, – дип язып та җибәргән. Килгән дә, халык белән дә күрешкән, әмма түгелгән сөт хакы гына хәл ителмәгән.  
– Моңа кадәр алай итми иде. Сыер терлеге авыртмыйча тормый. Бозаулагач парез буламы, җилене ялкынсынамы, башка авырулар да җитәрлек, укол кададыңмы – антибиотик күрсәтә. Андый сөтләрне аерым тапшыра идек, хакын да шул ук бәядән түләде. Улым шәһәрдән авылга кайтты, дәүләттән миллион сумнан артык кредит алып сыер терлеген ишәйттек. 8 сыерыбыз бар, 70ләп сарык. Сөт акчасы белән кредитларны капларга иде исәп... Кредит түләр өчен тагын кредит аласы микәнни хәзер? Сөт бәяләре дә 20 сумга тиклем төште. Мин ул көнне 138 литр сөт тапшырган идем, 2760 сум акчамны югалттым, бер көнгә!.. Нишләп безне кисәтмәде икән соң ул? Сөтемне кире алып, сарыкларыма гына эчерә идем. Кеше малын җиргә түкмиләр! Йөртүче бит: “Нәрсә эшләргә икәнлеген әйтмичә, ярты көн тик көтеп тордым, килде дә, түктерде дә...” – ди. Ә безгә, нигә кире таратмадыгыз, дигәч: “Йөртүченең болай да эше күп! Шулай итәсе генә калган иде...” – диде. Икмәген, саламын, печәнен сатып алып, терлек асрыйбыз, эшләп тапканыбызның һәр тиене кадерле. Авыл кешесеннән болай ук көлмиләрдер инде. Сөт түгел, су түкте булса кирәк. Түләмәс өчен, безгә шулай димәдеме икән? – дип ачынып сөйләде Алсу ханым Хөсәенова.

Түбән Барыш авылында яшәүче Наилә Җиһаншина да, ире белән 5 сыер асрыйлар. 
– Мин 76 литр сөт тапшырган идем. Ярый әле ул көнне 20 литр сөтне күршем, корт кайнатырга алып чыгып киткән иде. Кеше кебек театрларга йөрмибез, көне буе терлекләр янында. Тормыш итәргә тырышабыз. Маңгай тирен түгеп, тапкан хәләл малыбыз иде бит, – ди ул. 

Халыкның зарланырга хакы бар. Гаепләрлек сәбәп тә саллы. Сөт җыючыга да җиңел түгелдер. Ләкин бу очракта кулына әчегән сөт килеп керүендә ул үзе дә гаепле түгел микән – чөнки ягулык чыгымнарын киметү ниятендә ике көнгә бер генә мәртәбә сөт җыйган. Сөт әчеми нишләсен?! Антибиотик мәсьәләсе дә кискен. Кемдер арада, сыерын дәвалап та, яшерен эш иткәнме? Нәтиҗәдә, бер кашык дегет бер кисмәк балны әчеткән... Андый очракларда ике көн вакыт бирелә, ди авыл халкы. Сөт җыючы кемнең сөтендә антибиотик барлыгын тикшерергә тиеш. Моның өчен һәр кеше чиләгендәге сөттән махсус савытка анализ өчен сөт алырга бурычлы. Бу таләп тә үтәлмәгән. 

Халык белән сөт эшкәртүче заводлар арасында “арадаш”чы ролендә ике чылбыр өстәп, акча эшләүче – трейдер “өммәте”ннән икән Ирхан әфәнде. Ягъни сөт җыючы сөтне Кама Тамагы районының Олы Бортас авылындагы кабул итү пунктына тарата. Ә ул исә Татарстандагы төрле сөт эшкәртүче заводларга илтеп тапшыра. Сөтнең юк җирдән “тукталыш”ясавы, әлбәттә, бәя төшүгә бер сәбәп. Һәр кул үзенә сөтнең литрыннан ким дигәндә ике-өч сум “бүлеп” ала. 

Халыкның антибиотиклар кулланып та яшергән, сөт җыючыларны төп башына утырткан очраклар еш күзәтеләме? Сөтне җыю пунктлары антибиотиклы сөтләрне нигә кире бора? Мәсьәләгә ачыклык кертәсе килеп, Кайбыч районының Корноухово авылында урнашкан “Кайбыч сөте” сөт кабул итү пункты җитәкчесе Илнар Зәйнуллин белән дә сөйләштек.
– Халык бик хәйләкәр, сөткә су кушып җанга тия. Бүген әнә шундый 20 тонна сөт әйләнеп кайтты, Мамадыш сөт эшкәртү заводы кабул итмәде. Лабораториядә минуты белән ачыклана бит ул. Антибиотиклы сөтләр дә килә. Без аларны, сөт җыючылар белән халык арасындагы мөнәсәбәт бозылмасын дип кенә алабыз да канализация чокырына түгәбез... Көнлек 50 литр сөт әнә шундый “табыш”ка эшли. Сөтнең бәясе төшүдән без дә зыян күрәбез. Һәр литрыннан 2 сум акча эшләү – тапкырлап караганда гына күп күренә. Чыгымнар бик күп. Кайчакларда башны алып качасы килә дә, бер тотынгач, авыр сулап булса да эшлисең... Ә сөт бәяләренә Белорусия белән ике арадагы хезмәттәшлек гаепле. Коры сөт керттеләр. Заводларның безнең сөткә ихтияҗы кимеде. Үзебездә җитештерелгән сөтне эшкәрткәнче коры сөт белән эшләве арзанрак бит, – ди ул. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгында да Россия буйлап шундый ук вазгыять дип аңлаттылар. Узган ел Татарстандагы 1 126 500 тонна сөт җитештерелгән. Бал кебек үк, сөтне дә артык сауганбыз, моның кадәр кирәкми булып чыгамы? Әле кайчан гына тезләнгән авыл хуҗалыгын күтәрергә, терлекләрнең баш санын арттыру турында сүз булган иде, инде нишләргә?

Бу сорауны Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр әфәнде Байтемировка да бирдек. 
– Сәбәпләр Белорусиядән кергән импортка барып тоташа. Әле Белорусия эшмәкәрләре белән сөйләштем. “Бездә, Россиядәге сыерларның яртысы да юк. Сөтне Бразилиядән алабыз да, Россиягә сатабыз...” – диләр. Бөтен Росиияне сөт белән тәэмин итәргә хәлләреннән килә! Без терлекләрнең баш саннарын арттырдык, сөтне җитәрлек савабыз, үзебезгә тиешлесен үтәдек. Инде, җитәкчеләр дә үз эшләрен эшләсен иде. Хәл итсеннәр. Авыл хуҗалыгын кабат тезләндерергәме исәпләре? – диде Камияр әфәнде. 

Без аңа Апас районында җитештергән сөтнең җиргә түгелүе хакында да җиткердек. Килештермәде, әлбәттә. Камияр әфәнде халык яклы. “Бәлки, авыл халкын акылга өйрәтергә уйлагандыр?” – дип сөт җыючыны да “аклап” карадым.
–Ул акылың үзеңә дә юк икән, аны кемгә өйрәтәсең? – дип көлде Камияр әфәнде. 

Белорусия икътисадын күтәрергә алынган сәясәткә рәнҗеп, кабат сөт хакларына әйләнеп кайтыйк. Татарстан буенча сөтнең бәясе нык уйный икән. Балтач авылларында сөтнең литры 29 сумнан җыела. Сере бар – шәхси хуҗалыктан җыелган сөтләрне, шул авылның ферма сөтләренә кушып тапшыралар. Яхшы сөт бәясеннән китә, димәк. Кукмарада – 28, Теләчедә — 24, ә менә Әгерҗедә 32 сум, ди.

Теләче районы Балыклы авылында 2007 елдан бирле сөт җыючы Айзат әфәнде Галиәхмәтов Әгерҗедә сөт җыючы кешеләр белән шәхсән үзе сөйләшкән:
– Алар Удмуртиягә тапшыра. Бәяләр икенче. Ишетүе үк күңелле. Ә бездә шактый түбән. Ә видео хуҗасына киңәшем шул, халык белән аңлашып эшләргә кирәк. Авыл кешесенең ун бармагы белән эшләп, тырышып, җитештергән сөтен рөхсәтсез җиргә түгәргә хакы юк иде аның. Сыерларын антибиотик белән дәвалаган көннәрдә, халык мине үзе кисәтә. Аерым флягага салам, тикшергәндә антибиотик раслана икән, хуҗасына шалтыратам. “Китереп йөрмә, чарасын күр”, – дисәләр, мин дә түгәм. “Китер”, – дисәләр, фляганы капка төпләренә алып барып утыртам. Ул да, вакытын әйтеп, авыл уртасына барып туктарга тиеш иде. Кранын гына ачып тора, халык кире үз савытларына тутыра да ала... Ләкин авыл халкыннан болай итеп көләргә, кеше малын юкка сарыф итәргә ярамый! – диде ул.

Ирхан әфәндегә исә Кайбыч районының Бортас авылында яшәп, 30 елдан артык өч район авылларыннан сөт җыйган, гаделлекләре белән атаклы Суфия белән Альберт Биктаһировларның да киңәшен дә җиткерәсебез килә. 
– Төрле хәл булды. Антибиотиклы сөтләр эләккәндә берничә кабул итү пунктына барып, ишек кагырга туры килде. Җәйге эсселәрдә сөт тутыру кисмәкләрен кичтән кайнар, иртән сап-салкын су белән юып чыгып китсәк тә сөтләр әчи иде – түктек тә, ләкин халыкка сиздермәдек. Акчасын бер тиен киметмичә түләдек, каенанам пенсиясе дә, хезмәт хакыбыз да кереп китә иде, чыгымнарны санасаң... Ашаган белми, тураган кеше белә – халык әйтеме хак! Минуска эшләгән көннәр бик күп, ләкин абруеңны, хөрмәтеңне төшермәс өчен, андый хәлләрне халыкка сиздермәү яхшы, авызың тулы кан булса кеше алдында төкермә, дигән борынгылар. Хөрмәт казансаң, тиешлесен түләсәң халык та алдашмый, антибиотиклы сөтләрне әйтеп бирә ул. Без аны түбәнрәк бәядән тапшыра идек. Бер ел элек кенә лаеклы ялга чыктым, сөт җыюдан туктадык. Һәр эшнең үз авырлыгы, ләкин алынгансың икән, халык хәтерен калдырмыйча, эшли дә белергә кирәк! Табыш ул чыгымнары белән сөендерә, – ди Суфия ханым Биктаһирова. 

Сүзне йомгаклап, нәрсә әйтик? Апас районы җитәкчелеге, үз халкын мондый очракларда якларга өйрәнсен иде. Өстәл түрендә кем дә мактана белә... Эш күрсәтер вакыт җиткәч, хакимият вәкилләре кайларда икән соң сез?

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер Дэ сеткэ охшамаган бу, су

    • аватар Без имени

      0

      0

      Соткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷‍♀️

      Мөһим

      loading
      2
      X