Шәһри Казан

Мондый авылда сөт җыйсаң да була

Иртәнге сәгать биш! Урамда кап-караңгы. Көн дә салкын - кыш менә-менә идарәне үз кулына алырга тора. Күпләр бу вакытта өйләрендә җылы юрган астында татлы йокыда була. Тик авыл халкы гына түгел, чөнки аларның бу вакытта сөт тапшырасылары бар бит...

Реклама

Сөт җыю авылда зур түземлелек һәм ихтыяр көче сорый торган хезмәтләрнең берседер, мөгаен. Яңгыр яуса да, буран дуласа да, сөт җыючы эш урынында булырга тиеш. Аңа хәтта бер көн ял да каралмаган. Балтач районы Арбор авылында инде күп еллар сөт җыючы булып эшләүче Резеда апа Әсхәдуллина белән мин дә, иртәнге биштә чыгып, авыл буенча сөт җыеп карадым. Халыкның күпме сөт тапшыруын, ничәшәр сыер асрауларын да күптәннән беләсем килеп йөри иде, чөнки күп җирдә хәзер сыер асрамыйлар, сөт-каймакны да кибеттән генә сатып алалар дип сөйлиләр. Бер уңайдан моның сәбәбен дә ачыклау иде максатым.
Таң әтәчләре белән бергә
Иртән-иртүк Резеда апа белән бергә трактор арбасы өстендә идем инде. Ул исә, тагын да алданрак килеп, барлык кирәкле әйберләрне - зур сөт савытларын, бидоннарны, сөт сөзгечләрне һәм сөт үлчи торган чиләкне дә әзерләп куйган иде.
Арборда сөтне урам буенча җыеп йөриләр икән. Көннең бу вакытында, кап-караңгыда урамда кем булсын дип уйлап куясың. Әмма сыер асрап, аннан табыш ала белүчеләр инде әллә кайчан аяк өстендә. Алар бу вакытка сыерларын савып, сөтләрен тапшырырга әзерләп куярга да өлгергәннәр.
Трактор арбасында гадәттәгечә бер түгел, ә ике кешене күргәч, гаҗәпләнүчеләр дә байтак булды.
- Резеда апа, әллә пенсиягә чыгарга җыенасыңмы, үзеңә алмаш әзерлисең, ахры? - дип тә шаярттылар. Резеда апа бер дә аптырап калмады: «Үзегез бит, сөт җыючы картайды, яшьрәге кирәк дип әйткәнсез», - дип шаяртып та алды.
«Хатыннарны шулай кадерлибез»
Шулай сөйләшә-сөйләшә, багана саен туктый-туктый, сөт җыюны дәвам иттек. Ә сөт тапшыручылар Арборда күп. Башкача була да алмый инде, чөнки бу авылда халык ким дигәндә икешәр сыер асрый. Өчәр-дүртәр сыер тотучылар да байтак булып чыкты. Бер генә сыерлылар да бар, әмма андыйлар сирәгрәк. Маллары күп булгач, сөтне дә күпләп тапшыралар. 13, 18, 24, 35әр литр алып килүчеләр булды. Бу көнге рекордны исә Гадилә апа Гатиятуллина куйды - 56 литр сөт тапшырды ул! Алар 4 сыер асрыйлар икән.
- Ничек савып өлгерәсез? - дип сорыйм аннан, гаҗәпләнеп.
- Ярый сава торган аппарат алганбыз инде, өлгереп тә булмас иде. Яшь вакытларда өчәр сыерны да кул белән саудык инде анысы. Хәзер аппарат кына эшли, Аллага шөкер. Бер сыерлы кешеләрнең дә сыер саву аппаратлары бар инде хәзер. (Чыннан да, бүген күп авылларда сыер саву аппаратлары кулланылышка керә башлады. Аның бәясе, уртача алганда, 17-20 мең сумнар тирәсе. - Ч.Н.) Ярый сөт җыялар инде, авыл кешесенә зур файда бит ул, - ди ул.
Арборлылар сыерларны киметергә уйлап та карамый. «Авылда сыерсыз буламыни? - ди алар. Дәүләттән ярдәм булса, әле күбрәк асрарга да исәбе бар авыл халкының. Күренеп тора: сыер асраучылар эшчән, иңне-иңгә куеп эшләүчеләр. Салкын көзге иртәдә сөт бирергә чыгучыларның күбесе ир-атлар иде. «Хатыннарыбызны шулай кадерлибез инде без», - диләр. Авылда эш ир-атка да, хатын-кызга да җитәрлек шул. Шулай бергә эшләгәндә генә тормыш та күңелле бара.
Сөтнең литрын исә монда 10 сум 44 тиеннән җыялар. Кыш айларында 12 сумнарга кадәр күтәрелә.
Сыерлы кеше - сыйлы кеше
Ә ял көне авылда күп вакытта сепарат көне икән. Шәһәрдән кайткан балаларына, кунакларга каймак-май әзерләр өчен, бу көнне күп кеше өйләрендә сөт аерта. Авыл каймагына тиңнәр юк инде ул, тикмәгә генә аны «авыл бәлзәме» дип атамыйлар. Авылга кунакка кайтучыларга иң тәмле сыйларның берсе ул. Шуңа өстәп сөте, мае, эремчеге - барысы да сыер күчтәнәче.
Халык белән сөйләшә-сөйләшә авыл буенча сөт җыеп чыкканыбызны сизмичә дә калганмын: ике сәгать вакыт күз ачып йомганчы узып та киткән. 680 литрлы ике сөт савыты да мөлдерәп тулды. Эшең гөрләп барганда, сөт җыю үзе бер рәхәт икән. Сыерларны да күпләп асрыйлар, сөт тапшыручылар да күп, малларны бетерергә уйлап та караган кеше юк - мондый авылда сөт җыючы булып эшләсәң дә була...
Авыл халкының күп итеп сыер асравында күмәк хуҗалыкның да роле зур. «Арбор» ҖЧҖ һәм авыл халкы һәрвакыт иңне-иңгә куеп, бергәләшеп эшли. Күмәк хуҗалык рәисе Хәмит Баязитов: «Халык бездә малны, чыннан да, күпләп асрый. Хуҗалыкларга гел булышып торабыз: азыгы һ.б. белән. Сыерларны да үзебезнең хуҗалыктан ук алып бирәбез. Болай халыкка да яхшырак, чөнки малларны читтән алсаң, төрле авырулар күп керә. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт тә күмәк хуҗалык аша китә. Ә без аны суытып, югары сыйфатлы итеп җибәрәбез. Итне дә күмәк хуҗалык аша сатабыз. Барысы да авыл халкын яшәтү өчен эшләнә, сыерлар алсыннар, асрасыннар дип тырышабыз инде. Бөтен кеше дә шәһәрдә яши алмый бит. Авыл җирендә дә яшәүчеләр кирәк. Без исә моның өчен кулдан килгәнне эшләргә, барлык шартларны да тудырырга омтылабыз», - диде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: