Чын исеме дә Моряк аның. Гадәттә Актаныш якларында еш очрый мондый ят исемнәр. Ә без Моряк абый Йосыповны Мөслимнән эзләп таптык.
Моряк абыйга армия алганда исемен кат-кат әйттерәләр.
Скопировать ссылку
Чын исеме дә Моряк аның. Гадәттә Актаныш якларында еш очрый мондый ят исемнәр. Ә без Моряк абый Йосыповны Мөслимнән эзләп таптык.
Моряк абыйга армия алганда исемен кат-кат әйттерәләр.
Кушаматыңны да, кайда хезмәт итәсең килгәнеңне дә сорамыйбыз, диләр. Исемен кабатлагач, документын күрсәткәч кенә ышаналар үзенә.
Моряк абый Йосыповны әнисе авырлык белән дөньяга китерә, бала тапкач та хәле чамалы гына була. Улына нинди исем кушканнарын белми дә кала. Иптәш кызының Моряк исемле егете сугышта үлеп калган була. Ул шуның исемен кушуын сорый. Әнисе исә ул чакта барысына да риза булгандыр, бары улы гына исән калсын.
Моряк дигәннән бу йортта диңгезчеләргә хас атрибутика җыю табигый хәл итеп кабул ителә. Әллә шул мавыгу, әллә Моряк абыйның тарих укытучысы буларак үткәннәргә сак каравына бәйлеме, белмәссең – бу йорт ихатасында бик матур шәхси музей эшләп килә. Һәм андагы бөтен әйберләр дә шушы гаилә кешеләре белән бәйле.
Йосыповлар нәселендә укытучылар династиясе көчле. Моряк абыйның әнисе дә укыткан. Үзе дә тарих укытучысы, хатыны Фирая ханым да мөгаллимә. Кызлары-кияүләре дә укытучылар. Гомумән, гаиләдә педагогик стаж 200 елдан арта. Шуңа да шәхси музейда укытучыларның саклап калган әйберләре, кәгазь-китаплары булуы да табигый. Фирая һәм Моряк Йосыповлар икесе дә атказанган укытучылар, бергә 52 ел гомер итәләр.
– Музейда бөтен нәрсә дә бар. Татарның бик борынгы бизәнү әйберләре дә. Тарихчы буларак алар белән бик нык кызыксынам. Әнидән истәлек булып калган бизәнү әйберләре, хәситәләр, беләзек, алкалар, иске акчадан ясалган бизәнү әйберләрен дә тупладык. Борынгы акча шактый сакланып калган булып чыкты бездә. Монда әниебезнең кечкенә генә кошелогы. Укучылар экскурсия ясаганда ник бик кечкенә соң ул дип сорау бирәләр. Элек акчаны күп бирмиләр иде, шуның өчен бик кечкенә дип сөйлим, – ди Моряк абый.
Моряк абый әнисеннән калган бик күп әйберләрнең сакланганын әйтә. Әнисе бик оста тегүче булган аның, әбисенең дә шулай ук кул эшләре сакланган. Чиккән башлы сөлгеләр, стенада элеккечә чигелгән бизәкләр – барысы да шушы гаилә кешеләре башкарган эшләр. Музейда әнисенең тегү машинасы да куелган. Җәннәт апа укытучылык эшеннән тыш күлмәкләр дә теккән. Көненә 7шәр күлмәк теккән чаклары да була.
– Истәлек әйберләреннән фотоаппаратларым да бар. Кечкенәдән үк фотога төшерергә яраттым. Болар шулар, – дип сөйли Моряк абый.
Шөгыльләргә бәйле экспонатлардан тыш бүген кулланылыштан төшеп калган кайбер көнкүреш әйберләре урнаштырылган. Мәсәлән, хуҗалыктагы булган иттарткыч, сепаратор, чабата, комган-ләгән, келәм, каба берсе дә калмаган. Моннан тыш сугыш чоры, хәрби хезмәткә бәйле киемнәр, фотолар да бар.
– Монда гимнастерка белән панама сакланган минем. Җылы якларда хезмәт иттем. Укытучы булып китүемә дә совет армиясе сафларының тәэсире бар. Хәрби частьнең комсомол оешмасы секретаре идем. Бер мәктәпкә шефлык иттек. Анда мине бик якын иттеләр, үзем дә балаларны яраттым. Совет армиясеннән укытучы булам дигән ныклы фикер белән кайттым. Юкса мин Воронеж радиотехника институтының радиотехника факультетына укырга кергән кеше идем инде. Язмыш шулай үзгәртеп куя, – дип сөйли ул укытучы булып китәргә этәргән мизгелләрне.
Бу музей 10 ел элек төзелә башлаган. Башта монда карават та торган. Хуҗалар җәен монда кереп ял иткән. Бүлмәнең бер почмагы гына музей кебек була. Аннан экспонатлар күбәя. Хәзер инде музей гына итеп тоталар. Музейга килүчеләр бар, балалар бигрәк тә ярата икән.
Музей бинасы нәкъ менә музейга дип атап та салынмый. Сарайга дип заказ биргән Йосыповлар аны соңрак музей ясарга карар кыла. Музейның верандасы да, тышкы ягы да көнкүрештәге кирәк-яраклары, элеккеге эш кораллары белән тулган. Моряк абый аларны һәрберсен укучыларга яхшылап аңлата икән.
Йосыповлар матурлыкны аңлаучы, шуны башкаларга күрсәтүче кешеләр булып чыкты. Музей тирәсе, гомумән, әкияти манзараны хәтерләтә, биредә кое да, ясалма чишмә дә бар.
Моряк абыйның музей өе генә түгел, бакчасы да бик үзенчәлекле. Биредә ни генә үстерми алар. Гомумән, аның бакчага карата үз фәлсәфәсе бар. Башта Йосыповлар бакчада бөтен Мөслим районы урманындагы булган агачларны утыртырга уйлый, аннан декоратив агачлар үстереп карарга ниятлиләр. Шуңа да монда гадәти булмаган агачлар, җимеш куакларын күреп тә аптырап йөрисең. Әле бит Мөслимдә беренче кар яуган көннәрдә дә (без аларда шул вакытта булдык) бакчаның шулкадәр күркәмлеге күзгә ташлана иде. Моряк абый белән Фирая апа җәен бакчаның бигрәк тә матур булуын сөйли.
– Бакчачылык эшен яратам. Менә зәңгәр чыршы, әнә теге туя 43 ел үсә инде. Әле ул заманда Татарстанда да, безнең Мөслим районында туяларны бездә үстереп була дип уйламыйлар иде. Виноградлар бар. Пихта да үсә бездә, бик тә хуш исле, себеркесе яхшы була. Китай лимоннигы бар. Артышның да агач төслесе дә була. Туяны да төрлечә үзгәртергә мөмкин. Ничек үстерәсең инде, минем бакчада төрле формадагылар бар. Монысы Актинидия дигән үсемлек, аның тәме нәкъ кивиныкы, С витамины кивига караганда күбрәк тә. Бакчаның эше бетмәде әле, миләш, балан, боярышник җыясы бар, – дип сөйли Моряк абый.
Бакча – аерым бер сөйләшү темасы. Моряк абый электән үк кая гына барса да, үсентеләрне куен кесәсенә булса да тыгып алып кайта торган була.
Комментарийлар