16+

Нишләдең син, бәрәңге?

Әле язга кадәр ерак булса да, бәрәңге өчен эч поша башлады инде. Утыртырга орлык калса ярый, чөнки инде бүген үк күп кеше бәрәңге чери дип зарлана.

Нишләдең син, бәрәңге?

Әле язга кадәр ерак булса да, бәрәңге өчен эч поша башлады инде. Утыртырга орлык калса ярый, чөнки инде бүген үк күп кеше бәрәңге чери дип зарлана.

Бер танышым да: «Әллә нинди быел бәрәңге: монысы әйбәт бугай, дип әрчи генә башлыйсың, эче кап-кара булып чыга. Югыйсә кибетнеке дә түгел, үзебезнеке, авыда үскән», - дип сөйләгән иде. Халык арасында да, бәрәңгене ашый торган түгел, бик нык чери, дигәннәрен ишетергә туры килә. Шуңа күрә, кышкы базга куйган бәрәңге өчен дә борчылабыз, анысы ничек булыр?
Белгечләр дә быел «икенче икмәк»нең башка елга караганда начаррак саклануын әйтә. Бөтен хикмәт һава торышында. Әле яңгыр, әле корылык нәтиҗәсендә орлыкларга үскән вакытта ук зыян килгән булган. Уңышны җыйган вакытта да бертуктаусыз диярлек яңгыр яуды. Шул юеш бәрәңге базга салынды, нәтиҗәдә, ул инде көз көне үк чери дә башлады. Хәзер исә шул процесс дәвам итә. Галимнәр бәрәңге бозылуның сәбәбен шулай дип аңлата. Шуңа, уңышны яңгыр астында алучыларның орлыклары начар саклана да инде. Мөмкинлек булса, бәрәңге саклый торган урынны җилләтергә киңәш итәләр.
Быел яз көне утыртачак орлык турында да алдан ук уйларга кирәк. Авыру бәрәңге утыртып, яхшы уңыш алып булмый бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading