16+

“Өем белән бергә нәселемнең бөтен кадерле истәлекләре янды”

Янгын чыгып, нигезенә кадәр янып беткән өйнең хуҗасы Тәнвинә Мөхәммәтулина, өй генә түгел, музей иде бит ул минем, дип өзгәләнә.

Янгын чыгып, нигезенә кадәр янып беткән өйнең хуҗасы Тәнвинә Мөхәммәтулина, өй генә түгел, музей иде бит ул минем, дип өзгәләнә.

Тумышы белән ул Саба районының Юлбат авылыннан. Әти-әнисеннән калган нигезгә ул атна саен ялларда кайтып йөргән. Үзе Казанда яши, ипотекага фатир алган.
- Туган нигеземне үлеп ярата идем. Якшәмбе кичтән Казанга китәм дә,  атна буе авылымны сагынып яшим. Авылга кайтырга дип сумкамны пәнҗешәмбе көнне үк тутырып, әзерләп куя идем. Өй белән бергә каралты-куралар да янды. Бер гараж гына калды. Балаларым, әни, җәен шушы гаражда булса да яшәп торырбыз инде, дип юаталар. Алар минем авылдан башка яши алмавымны беләләр, - ди ул.

Бу хәл дүшәмбе көнне төнге берләрдә була. Тәнвиннәнең Сабада эшләүче кызы Энҗе авылга кайта. Аның белән егете Айдар да булган. Алар Яңа елдан соң никах укытырга планлаштыралар икән.

- Кичке унынчыларда телефоннан сөйләштек. Үзем тиз генә йоклап китә алмадым. Авылдан бөтен нәрсәне тәртипләп, җыештырып киткәнемә бик канәгать булып, тыныч күңел белән киткән идем. Күңел сизенгәнгәме, йоклап китеп булмады. Аннары ничектер йоклап киткәнмен. Телефонымның тавышын басып куйган идем. Балалар шалтыратканнар, ә мин ишетмәгәнмен. Алар инде, янгын турында ишетеп, бер-бер хәл булдымы икән дип борчылганнар. Улым Казанда яши. Ул килде, авылга кайтабыз, ди. Башта сарай белән иске мунча гына янган дип белдек. Өй дә янып беткән икән. Кызым өй артында тавыш ишеткән дә, кемдер йөри ахры дип, тәрәзәдән караган. Нәрсәдер яна дип, чыгып йөгергәннәр. Ут ялкыннарын күреп, тиз генә өйдән киемнәрен алганнар, газ кранын борганнар, - дип сөйли Тәнвинә.

Өенең бер почмагын музей дип әйтергә дә була икән. Анда әниесенең бөтен чиккән әйберләре, әтиесенең эш кораллары, нигездә сакланган самавыр, керосинка, сандык һәм башка бик күп истәлекле әйберләр булган.

- Иң кадерлесе әтиемнең абыйларыма алган гармуны иде. Мин бер әйберне дә иске дип ыргытмадым, хәтта бабамның таягына кадәр саклана иде. Балалар да әбинеке, бабайныкы дип сак карадылар. Бөтенесен хөрмәт белән җыеп бардык. Гаилә альбомнарыбыз да янып беткән. Якшәмбе көнне генә кабат шуларны карап, тәртипләп куйган идем. Шуның белән дә бик дулкынланып килгән идем Казанга, - ди әңгәмәдәшем.

Өйне дә, әти истәлеге дип, заманча итеп тышлатырга теләмәгән ул. Тышын буяп, яңартып торганнар. Авылны бик яратам, пенсиягә чыккач кайтып торачакмын дип хыяллана идем, мин авылдан атна буена җитәрлек көч алып киләм, ди Тәнвинә. Авылда нигезне чистартырга булышкан һәркемгә рәхмәтен дә җиткерде ул.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Тәнвинәнең банк картасы номеры:  2202200280087006 (сбербанк). Мухаматуллина Танвира Гильметдиновна исеменә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading