Шәһри Казан

Океан артыннан «егетләр» кайта

«Егет»ләрнең дә бит әле ниндиләре: иң яхшылары, нәселлеләре! Октябрь айларында алар инде Татарстанга килеп тә җитәр, мөгаен. Океанны йөзеп чыкканчы, әле шактый вакыт кирәк. Нинди «егет»ләр икән бу дип аптырамагыз, бүгенге көндә дөньядагы иң көчле токым дип саналган голштейн үгезләре турында әйтүем.

Тиздән бу үгезләрне безнең хуҗалыкларда да күреп булачак. Бик күп бозауларга «әти» булачак әле алар. Күптән түгел Россиядә генә түгел, ә Идел буе төбәкләре арасында да иң зур нәсел предприятиесе булган «Элита» ААҖнең генераль директоры Фәннүр Зарипов һәм оешманың баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров Америкада - Вирджиния, Пенсильвания, Огайо, Индиана, Висконсин штатларында булып, андагы терлекчелек белән танышып, фермерлар белән күрешеп кайтканнар. «Элита»да Канаданың нәселле үгезләре үзләрен яхшы яктан күрсәткән инде, хәзер исәпләре - республика генофондын Америкадан кайткан үгезләр белән баету. «Элита» ААҖ нәсел үгезләреннән орлык алып, шуларны хуҗалыкларга өләшү белән шөгыльләнә. Шул уңайдан алар белән күрешеп сөйләшеп алдык.
Фәнил Кәбиров әйтүе буенча, барысы да яхшы булса, үгезләр октябрьләргә кайтып та җитәргә тиеш. Чит җирләрдән терлек алып кайту бик җиңел эш түгел икән ул. Чик сызыгыннан чыгарганчы, аларны әле бер айга якын карантинда тоталар. «Ветеринар хезмәт бик көчле. Үгездә аз гына тырналган урын булса да, чиктән чыгармыйлар. Фермерларга терлекләре бик кадерле», - ди Фәнил Кәбиров. Карантиннан соң океан арты үгезләренең читлекләрдә теплоходта кайтасылары бар.

Америкада терлекләр чикләвек, шоколад ашый һәм сок эчә
Америка - генетика буенча алга киткән илләрнең берсе. Фәнил Кәбиров таныштырганча, бу илдән үрнәк алырлык әйберләр дә юк түгел: тәртип ягыннан да, туклану рационы буенча да. Биредә фермаларга хәтле асфальт юл килгән, әйләнә-тирә территория дә чип-чиста. Газонны да гел кыркып торалар. Бернинди коймалар да юк икән анда, йозак элгән йорт, фермалар да күренмәгән. Көтүләр өчен электрозагон кулланалар. Ә иң мөһиме - монда эшкә караш бик яхшы. Фермер үзе дә эшчеләре белән бергә эштә. Кирәк булса, сыерын да сава, ашата да, атта да, тракторда да йөри. Терлекләрне ашатуга килгәндә, гадәти һәм шул ук вакытта гаҗәп нәрсәләр дә бар монда. Бездәге шикелле үк люцерна печәнен кулланалар, кукуруз ашаталар, шулай ук бодай, салам бирәләр. Шул ук вакытта туклану рационын төрләндерүче хыялый фермерлар да бар икән Америкада. Алар сыерга кишерен дә, бәрәңгесен дә, чөгендерен, суганын да ашата. Маллар әфлисун, мандарин сокларының калдыгын да яратып эчә икән. Америкалылар һәр нәрсәгә сакчыл карашлы булулары белән дә аерылып тора, бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итмиләр. Ә менә малларга шоколад, чикләвек ашатучы фермерлар турында мин беренче тапкыр ишеттем. Бу илдә андыйлар да очрый икән. Кибеттә куллану вакыты чыга башлаган әйберләрне фермерлар терлекләренә алып ашата. Мондый тәм-том да сыерлар күңеленә бик хуш килә, күрәсең.

Реклама

Әчегән сенаж белән ерак китеп булмый
Тору шартлары ягыннан «Элита»да үгезләр өчен бөтенесе дә бар, шуңа күрә океан арты малкайлары үзләрен биредә дә яхшы хис итәләр. «Хуҗалыкларда андый шартлар юк. Бездә үгезләр өчен курорт дип әйтерлек», - ди Фәнил Кәбиров. Туклану, тору урыны, микроклимат - барысы да югары дәрәҗәдә. Үгезләрнең яхшы нәтиҗә бирүләренә туклану нык тәэсир итә. Әчегән сенаж, силос ашатсаң, яхшыны өмет итмә инде син үгездән, ди зоотехник. Үгезләргә 10 кг яхшы печән, 5 кг яхшы сыйфатлы комбикорм бирелә, аның составының төп өлешен солы белән арпа, әзрәк бодай алып тора, 4-5 данә чи йомырка кушалар, шулай ук ясалма сөт, премикс кушыла, витаминнар бирәләр. «Рацион кыйммәткә төшә инде анысы, әмма үгезләрне яхшылап карамыйча, әйбәт орлык алып булмый», - ди белгеч.

Ит тә, сөт тә була дигән сүз
Республикага дөньядагы иң яхшы токымлы голштейн үгезләре кайткач, терлекчелек тә алга китәчәк, үсәчәк дигән сүз инде. Димәк, сөт тә, ит тә булачак. Ә Татарстанда ул иң төп тармакларның берсе булып тора. Бүгенге көндә «Элита» республиканың 19 районы белән эшли. Әтнә, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Буа һ.б. районнардагы бозауларның күбесенең «әти»ләре шушы предприятиедә тәрбияләнүче нәселле үгезләр. Бу районнарның күбесе ясалма орлыкландыру белән инде күптәннән шөгыльләнә. Андый районнар республикада терлекчелек буенча алдынгы урыннарда тора. Аларда ит һәм сөт күрсәткечләре дә югары - нәтиҗә күз алдында...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: