Олы Тарханнан чыгып киткәндә авыл халкына көнләшүемне аңладым. 20 еллап район үзәге вазифасын үтәгән бу сала инде күптәннән үзәк саналмаса да, хәзер дә үсештә. Әлбәттә инде моңа район җитәкчелегенең һәм җирле үзидарә башлыгының битараф булмавы да йогынты ясыйдыр.
Скопировать ссылку
Олы Тарханнан чыгып киткәндә авыл халкына көнләшүемне аңладым. 20 еллап район үзәге вазифасын үтәгән бу сала инде күптәннән үзәк саналмаса да, хәзер дә үсештә. Әлбәттә инде моңа район җитәкчелегенең һәм җирле үзидарә башлыгының битараф булмавы да йогынты ясыйдыр.
Хуҗаның тырышлыгын авыл халкы да бәяли икән, димәк алар – дөрес юлда
Тарханда нинди хан булган?
Тәтеш районындагы Олы Тархан авылы тарихы XVII гасырга барып тоташа. Авыл уртасында диярлек урнашкан борынгы зираттагы кабер ташлары да моны раслый.
– Безнең бу зиратка инде күптәннән мәет җирләмиләр. Әмма анда әллә кайчангы кабер ташлары бар. Зиратны карап, җыештырып торырга тырышабыз. Борынгы кабер ташларындагы язуларны укырга Төркиядән дә галимнәр килгән иде. Әмма бик борынгы телдә язылган, дип, укый алмадылар. Анда язылган мәгълүмат хәзер дә сер булып кала, – ди авыл җирлеге башлыгы Ансар Айзаттуллов.
Ансар әфәнде бу авылда эшли башлаганнан соң үзара салым акчасына элеккеге зират яңа койма белән тоттырып алынган.
“Безнең бу җирлектәге барлык мәхәлләләрнең җитәкчесе, бик зур дин әһеле яшәгән, диләр. Тирә як авылларда җил-давыллар булганда да гарасат авылыбызны урап узган. Ул дин әһеле үзе дә: “Курыкмагыз, җил безгә тимәячәк”, – дип кисәтә торган булган”, – диләр авылда.
Борынгы зираттагы бу серле кабер ташының ханныкы дигән сүзләр дә йөри икән.
Динле һәм денле халык
Дин авылда хәзер дә көчле. Олы, урта яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә намазга тартыла биредә. Авыл уртасындагы мәчет бер дә буш тормый. Шундагы мәдрәсәдә дин дәресләре дә укыталар. Дин сабакларына Назирә апа Кудрюкова төшендерә.
– Шушы авылда туып-үстем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң КБУга тегүчелеккә укырга чакырдылар. Шунда 15 ел эшләп чыктым. Тегү цехы эшен туктатса да, бу һөнәремне ташламадым. Минем белән бергә тегү теккәннәр эштән киткәч тегүдән туктадылар. Мин ташлый алмадым. Юл өстендә торгангамы, чалбар кыскартырга, күлмәк тарайтырга дип хәзер дә керәләр. Кешене борып чыгара алмыйм. Әни дә, йомыш белән килгән кешене борып чыгарма, дия иде. Чит авылдан да килүчеләр бар, – ди Назирә апа.
Өч улының берсе Хәйдәр Кудрюков “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укыта. Назирә ханым да улыннан дин дәресләре ала.
– Үзем беркая да дини белем алмадым. Гарәп хәрефләрен кечкенәдән бабайдан өйрәнеп калган идем. Хәзер улымнан өйрәнәм. Мәдрәсәгә беренче елларда 50шәр кеше йөрде. Эшләгәндә бер көн генә шөгыльләнсәк, хәзер инде берничә төркемгә бүленеп, атнаның төрле көннәрендә йөрибез. Көн саен һәр класста 7-10 кеше йөри. Хәзер бездә намаз укымаган кеше бик аз. Коръәнне бөтен кеше укый алмаса да, намаз уку үзе бер шатлык. Балалар белән дә бик каты эшләдек. Ике төркем чыгардык. 25әр бала йөри иде. Алар өчен төрле бәйгеләр дә үткәрдек, – ди мәдрәсәдә белем бирүче ханым.
Без барганда да Назирә апа мәдрәсәдән дәрес биреп кайтып килә иде. Җәй көне авыл кешесенең эшен тавык чүпләп бетермәслек, ничек вакыт табасыз, дип кызыксындым аңардан.
– Көне-көне белән аптырыйм үзем дә. Ходай Тәгалә адәм баласына ярдәм бирә бит. Кайбер кеше нишләргә белмичә эче поша. Пенсиягә чыкканнан соң бөтенләй дә эштән туктый, аның стресс башлана. Кайберәүләр пенсиягә чыгуга мәчеткә йөрергә тотына. Аның эч пошарга вакыты да юк, кеше белән аралашып та тора. Бер апаның ире, улы үлде. Өйдә утырма, кил мәчеткә, аралаш, укы дип үзебез янына чакырдым. Әле ярый дәштең мине, өйдә юләрләнә идем, ди. Яшь чакта эшкә йөрисең, ә олыгайгач клубка, кинога йөри алмыйсың бит. Олы кешенең урыны — мәчет, – ди Назирә ханым Кудрюкова.
Беренче елын яшь шәфкать туташы Үтәмеш авылында эшли. Аннан соң Кече Тарханда хезмәт куя.
– Ул вакытта авырулар күп иде. Балалар да күп туа. Бала табучыларны да озата бара идек. Юлда тапмаса ярар иде, дип барасың. Һәрбер авыруны йөрәгең аша үткәрәсең. Җан бирә торган пациентлар янына да чакыралар. Андый чакта сиздермәскә, өметләндерергә тырышасың. Әле кыш көне генә күршебез вафат булды. Эх, Резеда, менә моннан йолкып кына аласы иде дә бит, дип муен турысын күрсәтә. Хәлемнән килсә тыгылып кына алыр идем дә, дим... Кеше терелеп китәрмен дип өметләнә. Олы кеше булса да, бер кешенең дә үләсе килми. Хатабыз булмасын дип, төрле ысуллар кулланып карыйсың, – ди шәфкать туташы.
Авыл зур булгач төнлә авыручылар янына да чакыралар үзләрен.
– Төнлә еш чакыралар. Беренче ярдәм күрсәтер өчен өйдә бөтен нәрсә дә бар. Авылыбыз өч участокка бүленгән. Шул участокларга тагын 7 авыл кушыла. Әмма бу минем участок түгел дип, чакырган авыру янына бармый калган юк, – ди Резеда Вахитова.
“Рәхмәт!”
Авылның торышы, әйткәнемчә, хуҗага нык бәйле. Алты ел эшләү дәверендә Ансар Айзатуллов авылны коелы гына түгел, берничә чакрым юллы да иткән. Кечкенә генә тыкрыкларга да таш түшәткән.
“Кул җитмәгән урыннар да бар әле. Әмма авылда юлсыз урам, тыкрык калмаячак. Барысына да таш җәячәкбез”, – ди ул үзе.
Хуҗаның тырышлыгын авыл халкы да бәяли. Сәгыйть абый Коерыков авылга журналистлар килгәнен ишеткәннән соң авыл буйлап безне велосипедта эзләп тапты.
“Безнең 4-5 йортлы гына урам. Анда кереп тә, чыгып та булмый иде. Ансар килгәч, безгә юл салынды. Урамыбыз исеменнән зур рәхмәт аңа”, – дип газета аша җирлек башлыгына рәхмәтен дә җиткерде.
Язманы әзерләүдә ярдәм иткән өчен Ансар Мидхәт улына без дә рәхмәтебезне җиткерәбез! Авылыгыз гөрләп торсын!
Комментарийлар