Атларын җиккәндә ярдәм итү хакына күршеләрдә уйнап үскән егет ул – Мансур абый Салахов. Бүген дә үз гадәтендә – атлар ярата.
– Без үскәндә атыбыз юк иде. Күрше абый ат җигеп эшләгәч, капка төбенә кайтып туктаса, алар ягына гына карап тора идем. Кызыгуларым. Өйләнеп тормышлар коргач, симертелгән танамны атка алмаштырдым. Менә шул көннән бирле мин ат асрыйм. Бу атым Карлыгач исемле. Алдагысы картайган иде, йөк тарта алмый башлагач, бер ел элек кенә алмаштырдым. Олыгаеп барган эш атлары 100 мең сум тора. Монысы да 15 яшьлек, алай да җитез йөгертә әле. Исеменә аптырамагыз, карлыгачлар – тугъры кошлар, ел саен бер үк ояга кайталар. Атлар да тугъры бит, бик эшчән. 3 сыер асрыйм, алардан ел саен 3 бозау туа, иткә симертеп җиткезмәстән, тагын 3 бозау туарга өлгерә. Менә булды 9 баш терлек, унынчыга ат үзе. Һәммәсен дә ашатырга кирәк. Утырып чыгып китәм дә болыннан бер йөк печән чабып, төяп кайтам. Ат асраудан курка халык, аны күп эшләгәч, күп ашый дип беләләр. Чынлыкта ат үз-үзен ашата, – ди Мансур абый.
Балтач районының Чапшар авылында яши ул. Менә шул атын бизәкле тарантаска җигеп, бәйрәмнәрдә мәйдан әйләнергә дә һәвәс. Арча районының Кырлай авылында үткәрелгән Ат бәйрәмендә дә бизәкле аты белән мәйдан әйләнде ул. Дугасына 14 кыңгырау аскан. Шуның кадәр үк кыгыраулар тарантас тирәле беркетелгән. Атына тәңкәле йөгәннәр киерткән. Барысын да үз кулы белән эшләгән.
– Чыңлыймы, шалтырыймы, кайда нәрсә күрәм, алып кайтам. Тарантаста әнә ниндиләре генә юк! – ди ат иясе.
Үзе әле гармунда да өздереп уйный. Әтисеннән өйрәнгән. Хәләле Рәшиә апа белән ике ир бала үстергәннәр: Фәннүр белән Газинур. Атларга булган мәхәббәте газиз улларына да күчкән. Амәнәте дә изге: татарның күркәм гадәте – ат асрап яшәргә куша ул. Атлы тормыш, беркайчан ярлы булмас, ди. Хак әйтә, билгеле!




Комментарийлар