16+

Пимәрдә һәркем кызыклы һәм файдалы эш белән мавыгып яши

Бу юллардан күп үтелде. Журналист буларак кайтмасам, әлеге авылны бәлкем тагын да күпме күрмичә йөргән булыр идем.  Питрәч районы Пимәр авылы туган ягым Саба юлында кала. Авылының кешеләрен бик яратып кайттык. Һәрбер йортта киң күңелле, матурлык яратучы, тырыш эшчән халык яши биредә. Зур эшләр башкарып та, тыйнак кына яшәргә ярата алар. 

Пимәрдә һәркем кызыклы һәм файдалы эш белән мавыгып яши

Бу юллардан күп үтелде. Журналист буларак кайтмасам, әлеге авылны бәлкем тагын да күпме күрмичә йөргән булыр идем.  Питрәч районы Пимәр авылы туган ягым Саба юлында кала. Авылының кешеләрен бик яратып кайттык. Һәрбер йортта киң күңелле, матурлык яратучы, тырыш эшчән халык яши биредә. Зур эшләр башкарып та, тыйнак кына яшәргә ярата алар. 

Пимәр җыры
– Авылның тарихы болай: халкы монда күчеп килгән. Балык Бистәсе районында Чаллы шәһәрчеге була. Менә шул Чаллы шәһәре кешеләре без, – дип сөйли безгә авылда 38 ел тарих укыткан Мәгъсүм абый Фәйзуллин. 
Аның сөйләвенчә, Чаллы шәһәренең башлыгы Хаҗигәрәй Казан ханына буйсынмый башлый. Дөресен генә әйткәндә, аерылып чыкмакчы була. Шуннан соң Казан ханы Чаллыга гаскәр белән килә. Чаллы шәһәрен бөтенләй җир белән тигезләп җимереп бетерәләр. Хаҗигәрәй гаиләсен алып Урта Азия якларына кача. Ә шәһәр халкының бер өлеше иске җимерекләрдә кала, аңа Иске Йорт дип исем кушалар. Бер өлеше Шәезадә исемле кеше белән бер кырыйга күченеп утыра. Бер өлеше Биәмир җитәкчелегендә Чаллының икенче кырына урнаша. Биәмирдән Пимәргә әйләнгән. Шунда яшәп яткан вакытта тагы бер бәла килә. Бирегә казахлар күченә. Халыкны кысрыклый башлыйлар. Бер өлеше шул иске урында кала. Бер өлеше монда килә. Өчесе өч авылга күчеп китәләр. Иске Йорт дигәне Мишәнең теге ягына, Пимәр монда урнаша, берсе – Шәехзадә җитәкчелегендәгесе – Питрәч районының Шихазда авылы җирләрендә төпләнә. Элеккеге урынында да калучылар була. Элек кунакка да йөрешкәннәр. 
–  “70 чакрым җирдән килдек без,  Ак калфакның каралган чагы,  Туганнарның таралган чагы”, – дигән җыр сүзләрен безнең авылга бәйле дип тә уйлыйбыз. Улым янына Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылыннан бер егет килгән иде. Аның әйтүенчә, аларда бу җырны Пимәр җыры дип йөртәләр, икән. Элеккеге җирләр белән ике ара 70 чакрымга тула. Сагынып шул җырны чыгарганнар, диләр. Кем белә?! – дип үзенең фикерләрен җиткерә Мәгъсүм абый.

Тарихта кызык хәлләр бар. Мәгъсүм абый әйтүенчә, тарихка кереп китсәң, чумасың. Авылның исеме белән бәйле урыннар шактый күп икән. Княжа авылының борыңгы исеме дә Коры Пимәр дип йөртелгән. Татар Тау Иле авылыннан соң хәзерге карьер тавын Пимәр тавы дип йөрткәннәр. Авыл үзе тыныч урында, урман эчендә аулакта урнашкан. Шуңа да авыл көчләп чукындырылудан да сакланып калган, диләр. Питрәч районында бу тирәдә берничә генә татар авылы сакланган. 

“Безгә монда рәхәт”
 Хәзер авылның үз кешесенә караганда, читтән килгән кешеләр күбрәк. Шәһәр якын булгач, күпләр дача итеп йортлар тота. Күченеп кайтып төпләнүчеләр дә бар. Бер яктан караганда шәһәр дә якын, авылда да торасың. 

Горурланып сөйләрлек кешеләре күп Пимәрнең! Питомник төзеп, өч баласы белән кайткан Рузиевларга да сокланасың. Шушы авылда үз һөнәрен кәсеп кенә түгел, алга карап та эш итәргә өйрәнгән умартачы Мансур Фәйзуллинның да эшчәнлеге үзенчәлекле. Бакчачы Илсөя Вахитованың бакчасы ерактан балкый. Шундый бакчачылар, чәчәк үстерүчеләрне санасың, шаккатып каласың. Һәркем нәрсә дә булса кызыклы һәм файдалы эш белән мавыгып яши биредә.
Шундый кешеләрнең берсе кош-корт асраучы гаилә белән дә танышып чыктык. Ишегалларындагы кош-кортның исәбе-хисабы юк. Аларның бирегә кайтып төпләнүләренә шактый вакыт үткән. Нурия һәм Ибраһим Казаевлар 2010 елдан бирле монда яши.

– Үзем Оренбург ягыннан. Ташкентта 35 ел тордык. Элек бит интернет юк иде. Газетадан белдерү күрдек тә, тәвәккәлләдек. Шушы өй насыйп булган безгә. Татарстанда дус кызым бар иде. Кунакка килдек тә, аннан Казан тирәсеннән йорт алырга булдык. Күңел татарлар яшәгән җирләргә тартты. Алган өебез кодагыйның туган йорты булып чыкты. Алар июнь аенда саткан булган, без августта алдык. Улымны шушы яктан өйләндерергә насыйп булган. Үзем шәһәрдә яшәсәм дә, авылга кайткач алты ел сыер саудым. Мал-туар, кош-корт асрыйбыз – 30 үрдәк, 20 күркә, 100ләп бройлер гына үстерәбез. Яртысын сатабыз. Көн дә 40лап йомырка салучы тавыкларым бар. Кыш буе йомырка сатабыз. Авыл халкы бик яхшы, ярдәмчел. Кайтканга бер дә үкенмибез. Бик тыныч, төнлә ишек тә бикләмибез. Күршеләребез дә яхшы, – дип сөйли Нурия Казаева. 
Хуҗабикәнең вак мал асрауда үз серләре бар, шуңа күрә аның кош-кортлары итен яратып алалар икән.

Авыл яңа клуб көтә
Авылда үз эшен булдырып яшәүчеләр шактый күп. Һәркем үз хуҗалыгында ни белән булса да шөгыльләнә. Эшлиләр дә, матур итеп ял да итә беләләр Пимәрдә. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гыйматдинов әйтүенчә, иң яхшы гармунчылар, иң яхшы курайчылар биредә яши. Сабантуенда ат ярышы хәзер Питрәч һәм Пимәр авылларында гына сакланып калган.

Авылның клуб мөдире Зөһрә Хәйруллина белән дә таныштык. Ул 1983 елдан бирле әлеге клубта эшли. Пимәр клубы шактый картайган дип әйтик. Яңа мәдәният учагы вәгъдә итсәләр дә, әлегә яңа бина турында сөйләшүләр генә бара икән. Чын элеккеге авыл клубын күрергә теләсәгез, Пимәргә килеп күрә аласыз. Без аны начар да, яхшы да дип әйтмибез. Үзебез дә шундый клубта биеп-уйнап үстек, ләбаса. Аның исләренә кадәр башка бит. Әмма замана яңа таләпләр куя, барыбер дә бу авылда яңа клуб күрәсе килә.

– Үзем шушы авылныкы, Алабугадагы мәдәни-агарту училище тәмамлап эшкә кайттым. Яңа клуб турында планнар бар иде. Пандемия булып та, салынмый калды. Клуб 1960 елларда салынган, мондыйлар районда да берничә генә калгандыр. Бу бөтенләй беткән клублар иде. Идәннәрен алып, кире станоктан чыгарып, кире үзебез җәеп куйдык. Бу обойны да үзебез ябыштырдык. Монда капиталь ремонт та булганы юк. Районда әкренләп яңартып баралар, безгә дә яңа клублар насыйп булыр, – дип сөйли Зөһрә Хәйрулина. – Халык монда бик актив. Концерт куйганда шунда ук киләләр. Ансамбльгә дә йөриләр. “Ак калфак” фольклор ансамбле, Гармунчылар халык ансамбле бар. Музыка мәктәбенең филиалы эшләп тора. Шушында балалар курайда, тальянда, гармунда уйнарга өйрәнә. 

Пимәр авыл җирлегенә Юныс һәм Норма авыллары карый. Шулардан Пимәр төп авыл санала. Норма авылында дачниклар күбрәк яши. Пимәр төп авыл булса да, биредә мәктәп юк. Ул 2011 елда ук ябылган. Мәктәп укучылары автобус белән Татар Тау Иле мәктәбенә йөреп укый.

– Өч авылга 320 якын кеше яши. Авыллар зур түгел. Әмма биредә эшчән, үз көчләре белән яшәүче, эшләргә яратучы кешеләр яши. Кемдер җирдә хезмәт куя, кемдер бал кортлары, белән шөгыльләнә, кемдер терлек тотып яши. Үзләре өчен генә түгел, кәсеп итеп, сату-алу эшләре белән яшәргә омтыла халык, – дип сөйли Пимәр авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гыйматдинов. Ул биредә Илгизәр Идрисов, Рашат Галәвиев, Азат Идрисов кебек оста гармунчылар, курайчылар династиясе турында да сөйли. Рашат абый балаларны гармунда уйнарга өйрәтә икән. 

– Авыл бик матур урында урнашкан. Урман эчендә, Мишә елгасы янәшәсендә, ямьле табигать кочагында утыра. Авылны гел яңартып торабыз. Үзара салым акчасына су башнялары каралды, юлларга таш түшәлде. Бездә 90 процент юлларга вак таш җәелгән. Авыл җирлегенә грант акчасына өр-яңа трактор алынды, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы. 

Киләчәктә үзара салым акчасына Пимәрнең Пионер урамында юл, Юныс авылында балалар мәйданчыгы төземәкчеләр. Пимәрдә әлегә балалар мәйданчыгы юк. Аның өчен яңа клубның төзелешен көтәләр. 

Менә шундый үзенчәлекле авыл белән таныштык. Монда һәркемнең яраткан шөгылье барлыгына белдек. Авыл булганына шөкер итеп, алга карап яши белә. Ашыкмыйлар, кабаланмыйлар, үз тормышларын ипләп кенә алып баралар. 

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading