16+

Псәйдә песи нишләгән?

Анда мәчеләр күптер инде. Менделеевск районында урнашкан Псәй авылы турында ишеткәч, башка шундый уй килә.  Әллә чынлап та шулай микән? Кызыклы исемле авылларны барлауны дәвам итәбез.

Псәйдә песи нишләгән?

Анда мәчеләр күптер инде. Менделеевск районында урнашкан Псәй авылы турында ишеткәч, башка шундый уй килә.  Әллә чынлап та шулай микән? Кызыклы исемле авылларны барлауны дәвам итәбез.

Псәй авылы Әгерҗегә бара торган трассада урнашкан. Үзем шул яклардан булгач, аның үзәк урамы аша еш кына узып китәргә туры килә. Һәрвакыт сорау туа иде: нигә аңа шундый исем биргәннәр икән соң? Менә инде хәзер авылга махсус шуны белер өчен килеп тә җиттем.

Урамнарында юл әйбәт, һәрберсен йөреп чыктым, үзәгендә асфальт булса, калганнарына вак таш җәелгән. Яңа йортлар да күренде, димәк авыл үсә. Уртасында 1926 елда төзелгән иске мәчет бинасы тора, янында яңасы салынган. Әле шунысына игътибар иттем, монда татарча бизәкле капкасы, коймасы, тәрәзә йөзлекләре булган йортлар җитәрлек. Милли хисләре ташып тора, күрәсең. Авыл аша уза торган юл буенда берничә кибет, кафе ише әйберләр бар. Трассаның шушында булуы җирле халыкка бизнес белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә. 

Авыл турында күбрәк белү максатыннан мәктәпкә юнәлдем. Монда миңа тарих укытучысы Наил Тимербаев эчтәлекле һәм аңлаешлы итеп барысын да сөйләп бирде. Аның сүзләренчә, Псәйнең башлангычы 17нче гасырларга барып тоташа, ул 1680-1685 еллар аралыгында барлыкка килгән. Мондагы күпчелек халыкны авыр тормыштан һәм крепостнойлыктан качып килүчеләр тәшкил иткән. Бу урында кара урман булган, беренче кешеләр иң беренче әлеге җирлекте мәче күргәннәр. Агачларны кисеп, авылның нигезе буларак кишәрлек әзерләп куйганнар һәм инде ияләшеп беткән хайваннарны йортларына кертә башлаганнар. Шуннан Псәй дигән исем кереп калган дигән риваять яшәп килә. 

Авыл уртасындагы күпер аны ике өлешкә бүлә – “беренче” һәм “икенче”, халык арасында шулай кереп калган. Кызыклы атамалар да бихисап бу авылда. Әйтик, Наил абый сөйләвенчә, авыл янындагы бер урманда шушында яшәүче бер кеше үзенең түбәтәен югалткан, шунда ук әлеге урынга исем дә табылган – Яһуд түбәтәе. Аннары карасалар, ул җир, чыннан да, татарның милли баш киеменә охшаган. 

Псәй авылыннан күренекле кешеләр дә чыккан. Аларның исемлегенә 100дән артык көй иҗат иткән композитор Зиннур Мөхәметдинов керә. Ә инде Сәет Шәрәфиев 1957 елларда Татарстанның Министрлар Советы рәисе булып эшләгән. Мәктәптә аның исемен йөрткән пионер оешмасы ясалган. Әлеге шәхесне күп кенә өлкәннәр әле дә хәтерли. Ул Казаннан җирле хәерчеләргә киемнәр алып кайта торган булган, чөнки сугыштан соңгы елларда бик дефицит саналган. 
Сөйләшә торгач, без басып торган мәктәпне 2002 елда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачканлыгын белдем. Әле монда җирле горурлык – районның иң яхшы белем бирү учреждениесенә 1962 елда тапшырылган байрак саклана. Ул якын-тирәдә беркайда да юк икән. 
Күренекле кешеләргә әйләнеп кайтсак, Псәйдән атказанган механизатор, халык укытучысы, философия фәннәре докторы, педагогика фәннәре докторлары да чыккан. 

Шунысы да кызык, юл өстендә булганлыктан, Псәй авылы аша Гражданнар сугышы вакытында аклар һәм кызыллар еш кына узып киткәннәр. Соңгылары моннан тегеләрен куганда, яз көне аларның аягында итек булган, теләсә ничек чыгып качканнар. Әлеге җирлектә сугышчыларның патроннары, гранаталары һәм башка кирәк-яраклары калган булган. Ә кызларын төнлә идән астына яшергәннәр. Үсә төшкәч, Наил абый яшьтәшләре белән ул патроннарны эзләгәннәр, тапканнар. Әле ул гына түгел, төнлә бабалары сөйләгән траншеяларны казып йөргән вакытларын да искә алды.  Шунда гранаталары шартласа нишләр иделәр микән сабыйлар?

Псәй авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалев белән дә сөйләшеп алдык. Аның сүзләренчә, монда дүрт торак пункт керә – Татар Сарсазы, Куразово, Тукай һәм Псәй, аларда барысы 512 кеше яши. Яшәеш өчен кирәк булган мәктәбе дә, балалар бакчасы да, мәдәният йорты да, фельдшер пункты да эшләп килә.
– Җирле халык нәрсә белән шөгыльләнә? Менделеевскига эшкә йөриме? – дип, сорап куйдым авыл башлыгыннан. 
– Йөреп эшләүчеләр дә бар, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кеше хезмәт куя. Альберт Смирнов, Илшат Мөхәммәтгалиев һәм Рәзилә Мөхәммәтгалиева кебек крестьян-фермер хуҗалыгы тотучылар да тырыша. Ике кибет эшләп килә, бюджет өлкәсендәге оешмаларда да хезмәткәрләр җитәрлек. 

– Әгерҗе трассасында урнашу кыенлык тудырмыймы?
– Авыл трассада урнашкач, юл аша чыгу авыррак инде, чөнки техника күп йөри, әмма без чараларын күрәбез – ясалма тигезсезлек һәм тизлек үлчәүче камералар куйдык. Аның яхшы ягы да бар бит, халыкка үзмәшгульлек яисә бизнес белән шөгыльләнергә менә дигән мәйданчык бу. 
Кыскасы, мәчеләрнең катнашы бар икән бит Псәй авылының атамасы килеп чыгышында. Бер дә начар түгел, чөнки алар әйбәт хайван булып санала, тикмәгә генә кайберәүләр йортка иң беренче шуларны кертеп җибәрми бит инде.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading