Февральдә -8 градустан алып +1 градуска кадәр җылы көннәр була. Бу айны һава температурасы -2 градустан -6 градус арасында торса, авыл хуҗалыгында бөтен культуралар өчен дә шартлар яхшы дигән сүз. Язгы бодай, борчак, печән өчен бу бигрәк тә кулай. Температура +1 градус булса - солы, нуль градус булса, тары уңа,...
Февральдә -8 градустан алып +1 градуска кадәр җылы көннәр була. Бу айны һава температурасы -2 градустан -6 градус арасында торса, авыл хуҗалыгында бөтен культуралар өчен дә шартлар яхшы дигән сүз. Язгы бодай, борчак, печән өчен бу бигрәк тә кулай. Температура +1 градус булса - солы, нуль градус булса, тары уңа, ә -1 градус торганда, карабодай һәм бәрәңге нормадан зуррак уңыш бирә. Иң җылы көннең температурасы (ИҖКТ) -4кә кадәр төшсә, арпа һәм борчак уңачак. ИҖКТ -8 булганда (-7 градустан -12 градуска кадәр), тарыга өмет итәргә мөмкин. Шулай итеп, 5 төркем хасил булды, аларга авыл хуҗалыгы культуралары исемен тагу мәслихәт: солы елы, тары елы, бәрәңге елы, борчак елы, арыш һәм тары елы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар