16+

Сабада әбиләр дә, бәбиләр дә тау шуа

Авыл халкының тормышы эш белән эш арасында гына диючеләр ялгыша. Ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба алар. Әнә Саба районының Эзмә авылы өч республика чемпионын тәрбияләп үстергән. Мишә елгасында су кереп, Калатауда чаңгы шуып чыныгып үскән балалар әле тагын да зуррак җиңүләргә ирешер.

Сабада әбиләр дә, бәбиләр дә тау шуа

Авыл халкының тормышы эш белән эш арасында гына диючеләр ялгыша. Ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба алар. Әнә Саба районының Эзмә авылы өч республика чемпионын тәрбияләп үстергән. Мишә елгасында су кереп, Калатауда чаңгы шуып чыныгып үскән балалар әле тагын да зуррак җиңүләргә ирешер.

Текә таудан югары тизлек­тә төшүче бер төркем чаңгычы яныбыздан «чы­жылдап» кына узып китә. Берсенең дә, ахырдан килеп, оятка каласы килми шул.
Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Азат Галиев балаларны шулай көн дәвамында чаңгы шуу серләренә өйрәтә. Ул үзе дә спорт мастеры, егерме елга якын көрәш белән профессиональ шөгыльләнгән кеше. Студент елларында чаңгы шуу белән җенләнә, хәзер укучыларына гына түгел, авыл халкында да кышкы спортка мәхәббәт тәрбияли.

- Менә шулай инде биш ел рәттән балаларны чаңгыга бастырам. Быел кар аз булу сәбәпле, тау шууның да үз кыенлыклары килеп чыкты. Хәзер тау башына «ылыслап» менәсе юк. Тауга кадәр укучыларны «Буран» матае белән алып менгән вакытлар да булды. Яңа технологияләр монда да барып җитте, тауга менү өчен махсус тросс тарттырылган. Бер минут дигәндә, рәхәтләнеп утырып, тау өстенә ме­нәсең, - ди Азат Галиев.

Эзмә мәктәбендә спортның слалом дип аталган төре белән хәзер 30га якын бала шөгыльләнә.
- Слалом - төрле каршылыклар тудырылган текә тау маршруты буенча шуу. Ул күп көч сорый, махсус аяк киемнәренең авырлыгы гына 10 килограммга җитә. Ә чаңгының бер пары 30 мең тора, - ди физик тәрбия укытучысы.

Киләчәктә Эзмә авылы халкы Калатауда тау шуу комплексы булдырырга хыяллана. Бу инде 2016 елның планына кертелгән. Тау чаңгы шуу трассасыннан тыш кафе, кунакханәләр белән уратып алынган туристик базага әйләнәчәк. Әлегә ул курортка әйләнмәсә дә, аның иртә-кич тынып торганы юк.
- Элек алай түгел иде, хәзер бөтен кешене уятып бетердем инде. Тау башында кеше бик күп, гаиләләре белән чыгучылар да бар. Пенсионерлар бик актив. 60-70 яшьлекләр дә чаңгыга баса. Буран чыкса, авылдашлар, чаңгы шуып булырмы икән, дип борчыла башлый, - ди Азат Галиев.

Чаңгы трассасын кар каплаган саен, «Буран» матае белән, укытучы аны кабат үзе ясый. Бер юл салыр өчен, тауны «Буран» белән биш тапкыр әйләнергә кирәк икән.
Алда әйтелгәнчә, Калатау - чаңгы шуу буенча өч республика ярышлары призерларын һәм чемпионын әзерләгән җир. Әлеге спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләр чаңгыларын җәен дә салмый. Тауның буеннан-буена асфальт трасса салынган. Яшьләр биредә шулай ук велоспорт һәм җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading