16+

Шәһәрдән – авылга, тел тәмен тоярга!

Республика районнарында “Ура, авылга” дигән проект гамәлгә ашырыла башлый.

Республика районнарында “Ура, авылга” дигән проект гамәлгә ашырыла башлый.

Элек шәһәр балаларын “Татар телендә аралашсын, сөйләм телен камилләштерсен”, дип, җәй буена, йә булмаса, берничә атнага авылга озаталар иде. Бүгенге яшь буын исә каланы салага алмаштырырга ашкынып тормый. Кайтканы да, үзе татарчасын шомарту урынына, әби-бабайларын русчага өйрәтеп китә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтовны бу хәл борчуга салган. Вазгыятьне үзгәртү юлын эзләүне ул Татарстан ярдәмчесе рәисе, республикада “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Тимур Сөләйманов кулларына тапшырган. Шул рәвешле, “Ура, авылга” дигән өр-яңа проект туган. “Ура” дигәне шаклыкны белдерә торган сүз булса, “авылга” дигәне бу башлангычның татар телле булуын ассызыклый.

-    “Алдынгылар хәрәкәте” командасы белән бергә җыелып, балага ни рәвешле туган телебезнең тәмен тоярга ярдәм итеп була, дип фикерләшә башладык. Үзебезне авылга кайтып, вакытын шәп итеп үткәрергә теләгән бала урынына куярга тырыштык. Үз-үзенә шөгыль таба алмаган малай-кызлар, әлбәттә, телефонга кереп китә. Бу, билгеле, авыл мохитенә кереп китүгә, яңа дуслар табуга этәргеч булып тормый.  Шул чакта шәһәрдән авылга кайткан балалар өчен, әмма шул ук вакытта авыл балалары да катнаша алган лагерь оештыру идеясе килде. Әйдаманнар да биредә олы абый-апалар түгел, ә үзләреннән бераз гына өлкәнрәк кызлар һәм малайлар булачак, - дип, Тимур Сөләйманов яңа проектның ни рәвешле барлыкка килүе хакында сөйләде.

Әлеге идея Марат Әхмәтовның хуплавын тапкан. Проектны тормышка ашыру өчен тәҗрибә рәвешендә быел 5 районның өчәр зур авылы сайлап алынган. Әлки, Апас, Арча, Балтач, Теләче районында оештырылачак көндезге лагерьлар 6-17 яшьлек 500ләп баланы колачлар дип көтелә. Әмма бу төгәл сан түгел, теләк белдерүчеләр күбрәк булса, лагерьга 1000, хәтта 1500 баланы да кабул итәргә әзерләр. Бернинди конкурс узасы түгел. Балаларга күз-колак булу өчен 50 әйдаман әзерләнәчәк, алар өчен махсус укытулар оештырылачак.

Лагерь дигәч, күз алдына, аерым биналарда яисә палаткаларда яшәү-ашау, шунда йоклау күз алдына килә. Әмма “Ура, авылга” проекты башкачарак уйланылган. Балалар иртән әби-бабай хәстәрләгән ризык белән сыйланып, иртәнге 9га лагерьга килә. Анда алар яшьтәшләре белән аралашып, төрле активлыкларда, мастер-классларда катнашачак, экскурсияләргә барачак. Көндезге ашка янә авылдагы нигезләренә кайтып, хуҗалык эшләрендә аз-маз ярдәм иткәннән соң, малайларны һәм кызларны янә лагерьда кичке программага көтәләр. Сменалар барлык теләүчеләр өчен бушлай булачак. Әлегә алар нибары 5 көн генә дәвам итәчәк, әмма алдагы елларда вакытын озайту ягын да карарга мөмкиннәр. 


Лагерь сменалары:
Әлки районы: 15–19 июль – Кече Әлки, 22–26 июль – Чуаш Кичүе, 29 июль – 2 август – Базарлы Матак 
Апас районы:  15–19 июль — Борнаш, 22–26 июль – Бакырчы, 29 июль – 2 август – Каратун 
Арча районы: 22–26 июль – Кушлавыч, Урта Курса, Урта Бәрәзә 
Балтач районы: 15–19 июль – Балтач, Карадуган, Норма 
Теләче районы: 15–19 июль – Теләче, 22–26 июль – Алан, 29 июль – 2 август – Иске Җөри

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading