Кыштан соң яз җитә. Әмма кыш алай тиз генә китәргә теләми. Ул карыша, тарткалаша.
Шулай көн артыннан көннәр уза. Инде март айлары булуына карамастан, эрегән кар бөртекләре күз яшьләре сыман агач ботакларын ике куллап кочып, бозга әйләнеп, катып кала. Кызарып чыккан кояш нурлары, аларны кан төсләренә кертеп, ялтырап торырга мәҗбүр итә. Ул да түгел, кышның кар базыннан килеп чыккан суыклары бала-чага һәм кош-кортны түбә асларына куалап кертә. Кочак-кочак утыннар өйгә кертелә, алар олы мичтә очкыннар чыгарып яна. Бу вакытларда морҗа башыннан чыккан төтен баганалары туп-туры булып күккә күтәрелә. Күпчелеге такта, калганнары салам түбәле өй өсләре зәңгәрсу төтен баганалары астында кала. Тирә-якта тынлык. Бар җиһан тирән йокыга талгандыр шикелле.
Менә шушы җир ул – безнең авыл, Татар Икшермәсе! Көннәрнең берсендә ишеп-ишеп кар ява башлый. Тышта 5-10 минут уйнарга өлгермисең, алар биткә, керфек очларына килеп сарыла. Сихри тынлыкта, күк биеклегеннән кар ява да ява. Халык: “Яусын, яусын, тик хәере белән генә яусын! Карның башын кар ашый. Димәк, тиздән җылы көннәр башланачак”, – дип гәп куерта. Шушындый кар яуларны март урталарыннан апрель айларында җылы яклардан кайтучы сыерчыклар исәбенә кертеп: “Сыерчык бураннары! Быелгы соңгы тапкыр кар яуу”, – дип сөйләшә, һәм үзләренчә бер күңел күтәренелеге тоеп, кешеләрнең күңеленә дәрт килеп керә. Ә инде икенче көнне тәрәзәдән карасаң, күктән вак бөртекле яңгырның җиргә сибәләп торганын күрәсең. Ул да түгел, яңгыр бөртекләрен ак роза чәчкәсенең таҗ яфракларын хәтерләтүче кар бөртекләре алмаштыра. Болары каз каурыйлары сыман салмак кына бишектә тибрәнгәндәй төшәләр. Әмма болары да әллә ни озак тоткарланмыйча, алар урынына күктән ак ярма коела башлый. Тиз арада җир өстен түгәрәк бөртекләр каплап ала. Бу күренешләр март азагы – апрель башларында була. Алар – бик тиз алмашынып тора торган табигать бизәкләре. Бу хәлләрнең икенче көнендә күктә алтын табак зурлыгындагы кояш балкып тора башлый. Яңгыр, җепшек кар һәм кояш нурлары аяк астындагы боз катламын эретеп, шаян гөрләвекләр Мишә елгасы тарафына чабыша.
Язның үз яме. Башта Мишә елгасында боз китүен көтеп аласың. Олы кешеләр дә җыела. Боз өстенә ут ягып җибәрәләр – бик кызык була. Учак ялкыныннарын уйнатып, су өстенә төшкән шәүләсе белән, сихри төсмерләр биреп, түбән таба ага. Кешеләр, күзләрен ала алмыйча, ялкын шүләсе күздән югалганчы карап калалар. Олы яшьтәге кешеләргә яшьлекләре шушы язгы су белән агып китәдер сыман. Тормыш мәшәкатьләре һәм гомерләренең шушы су кебек агышыннан картаеп калган кешеләрнең күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыга. Сихри, дулкынландыргыч минутлар! Кемгәдер сагышы боз белән бергә агып киткәндәй тоела. Ә кемнәрнеңдер, киресенчә, күнелләрен сагыш-сагыну хисләре биләп ала. Яшь җилкенчәкнең күңеленә, әле бөреләнеп кенә килүче чәчәкләренә наз өсти. Алар, кайтып яткач та, йоклап китә алмыйча боргаланып, хисләр кочагында татлы да, икенче караганда, газаплы минутлар кичерә. Оялчан авыл кызы, җавапсыз мәхәббәттән яки сиздермичә, кешегә белгертүдән куркып кына гашыйк булып, яшертен утта яна. Мендәр, күз яшьләре мөлдерәп, тулып чыккач, саф – энҗе тамчылардан чыланып кала. Бәхетле вакытлар син, үсмер чак!
Шулай итеп, язның җитүе авылның бертөрле ялыктыргыч, күңелсез тормышына җанлылык өсти, төрләндереп җибәрә. Малайлар өчен бу тамаша бигрәк тә кызык. Без, бу боз китү күренешенә кат-кат әйләнеп кайтып, үзебездән дә уйдырмалар өстәп, тагы да күркәм һәм серле итеп, табигать көченә шаккатуыбыздан оялмыйча, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйләшәбез.
Бер елны иске зират янында сарыклар көттек. Мишәнең аръягында Арташ малайлары да көтүгә сарык алып чыкканнар. Елга өстендәге, берсе өстенә берсе менеп өелешкән боз өсләренә басып, алар янына уйнарга чыктык. Ә кире чыкканда, Мишәдә су күтәрелеп, бозлар урыннарыннан кузгалган иделәр. Шунлыктан, бер боздан икенчесенә сикергәләп, бу якка чыга башладык. Безнең белән Низамый Тимерханы да булып, таеп суга егылды. Шул тирәдә кәтүк җебеннән бәйләнгән, конус формасындагы балык тоту җайланмасы – наметка белән балык сөзеп йөрүче Саңгырау Әгъләмҗан: “Йөриләр балык куркытып”, – дип мыгырданды. Тимерханга булышу турында һич уйламады. Тимерхан, бер боз кисәгенә тотынып, болганчык, язгы салкын суда батмаска азаплана. Олырак малайларның кайсыдыр, учакка ягу өчен зираттан алган озын гына нарат ботагын Тимерханга сузып, тартып чыгарды. Дөбер-шатыр бозлар бәрелешә, ярыла. Кызгылт төстәге су ургып ага, урыны-урыны белән яр ишелеп, елга өстенә шапылдап килеп төшә. Кая анда балыкларга Тимерханның чәбәләнүе – беленерлек тә түгел.
Дөрес, юк-юкта, авылны умарта күче гөжләгәндәй, гөжләтеп ала торган вакыйгалар да булгалый. Бер кышны Садыйк абыйлар күршесендәге Әбүбәкер Мәймүнәсенең Нәгыймулла исемле улы, Мишәнең аръягындагы Туктамыш басуында, буран вакытында, терлекче хатын янына төшкән җиреннән адашып үлде. Кычкырып, ярдәм соравын ишетүчеләр булган – булышучылар гына булмый. Урам чатындагы пожарный өе каршына алып кайтып салганнарын хәтерлим. Сары мыекларына кар ябышкан, борын асты суланып тора. Йоклаган рәвештә, бик арып, ял итәргә теләгән шикелле ята. Арып егылуы дөрес булгандыр. Төне буе кычкырып, юл эзләп, хәле беткәнчегә кадәр йөргән. Әнисе Мәймүнә апа аның битенә, мыек очларына кунган карларны сыпыра, иркәли. Ул әле улының үлеменә ышанмый: аның улы бары тик йокларга яткандыр кебек кенә. Менә сикереп торыр да: “Әни, ник уятмадың, эшкә соңга калганмын”, – дип әйтер сыман. Юк инде, ана күңеле бу юлы ялгыша, аның малае мәңгелеккә күзләрен йомган. Халык бу басуны җенле, кешеләрне адаштыра, дип сөйли иде. Булса да булгандыр.
Бер елны Сәрвәри апа Казанга китеп барышлый, Туктамышка чыгып барганда адашып, бик озак йөргәннән соң, Арташ авылының сыер фермалары янына килеп чыга. Хәзерге исәп-хисап итүләрем буенча, дөм караңгылык астында җәелеп яткан, тирән һәм баткак кар каплаган басу буйлап 25-30 чакрым араны бата-чума узган. Кич җитеп, лампаларга ут элдергәч, әтиләр үзара: ”Сәрвәри Казанга барып җиткәндер инде”, – дип сөйләшеп утырганда, Сәрвәри апа кайтып керде. Бөтенбез исән калганына сөенешеп, адашып йөргәнен уйлап көенешеп, түтиләрнең күңелләре йомшады. Алдан юлга дип биргән акчага тагы күпмедер өстәп, икенче көнне озатып җибәрделәр. Бу хәл исемә төшкәндә, әле хәзер дә тәнем чымырдап, миңа бик куркыныч булып китә.
Мишә күперенең алгы ягында, ферма мөдире Гыйльметдин абыйның сай гына җирдә яртылаш суга яткан гәүдәсе табылды. Яр кырыендагы карда, шуып төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән буразна кебек эз ярылып ята. Тавык тезеннән генә булган суда кешенең батып үлүе – бәхәсле иде. Без Хәниф белән төшеп карадык, суда яткан гәүдәне агымсу, судагы кешене тере кебек итеп селкетә, янәшәдәге кечкенә генә тал ботакларының да тибрәнгәне күренә һәм бу хәл, үзенә күрә, безгә серле дә һәм бик шомлы да тоелды. Әйтерсең шушы нечкә ботаклар үтерүченең исемен әйтергә теләп тә, тотлыгып сөйләшүче кеше кебек “Ө-ө, ү-ү” килеп, сүзләрен авыз эчендә әвәләп торалар кебек.
Шушы турда, Мишәнең теге ягында, авыл тимерчелеге урнашкан. Монда атларны дагалаганда, тик торсыннар өчен, кертеп куела торган станнар, зур бүкән өстендә арба тәгәрмәчләренә, утта кыздырылган тимер полосадан эшләнгән кыршаулар киертү өчен, җайланмалар да бар. Әти белән, үзебезнең арба тәгәрмәчен алып төшеп, кыршаулатканыбыз истә. Элеккеге авылдашларым бик зиһенле булган. Чүкеч тавышы, сандалга салып тапталучы тимер чыңы кешеләрнең тынычлыгын бозмасын өчен, тимерчелек Мишәнең аръягына чыгарылган. Шулай булса да, тимерчелек ягыннан ишетелгән тимер тавышы, аның чың-чың итеп торган җыр авазы, авыл өстенә таралып, ямь өсти. Бу аваз – борынгы заманнардан алып хәзерге көнгәчә бу җирдә тормышның барлыгын, кешеләрнең яшәү көче һәм теләге барлыгын күрсәтүче билге...
Язгы кояш, рамазан ае мине үзенә ияртеп, балачагыма алып кайтты. Шактый күп еллар узган, әмма хатирәләр әле дә исән. Бер учмасын сезнең белән уртаклаштым. Сезнең барчагызга хәерле яз, матур, кояшлы хатирәләр һәм ураза тотучыларның авызлары вакытында, бик тәмле булып ачылсын дигән теләкләремне юллыйм.
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар