16+

«Серләремне аларга сөйлим», ди 40лап күгәрчен тәрбияләүче Рафик абый

Туйларда ЗАГС каршында очыра торган күгәрченнәрне каян алып бетерәләр икән дип уйлый идем бала вакытта. Аларны махсус үрчетә торган кешеләр барлыгы хакында башка да килмәгән инде!

«Серләремне аларга сөйлим», ди 40лап күгәрчен тәрбияләүче Рафик абый

Туйларда ЗАГС каршында очыра торган күгәрченнәрне каян алып бетерәләр икән дип уйлый идем бала вакытта. Аларны махсус үрчетә торган кешеләр барлыгы хакында башка да килмәгән инде!

Ә күптән түгел күгәрчен “җене” кагылган Рафик абый белән таныштым. Кемдер каз-үрдәк, тавык үстерсә, Апаста яшәүче Рафик абый Гайнетдинов төрле-төрле күгәрченнәргә мөккибән!

Алар өчен сарайда махсус бүлмә булдырылган. Ул бүлмә тынычлык кошлары өчен яраклаштырып җиһазландырылган.
– Моның белән инде 50 еллап шөгыльләнәм. 4-5 сыйныфларда укыганда тотынган идем. Аларның очып йөрүен карарга бик күңелле. Күгәрченнәр белән сөйләшеп утыруы гына ни тора! Бик акыллы кошлар. Серләремне аларга сөйлим, – ди 40лап күгәрчен тәрбияләүче Рафик абый.
Күгәрченнәрнең хәтта Казан токымлысы да бар икән. Алар ак төстә, кара муенлы, аяк тырнаклары да кара төстә була.

– “Казанский” күгәрченнәрне табу авыр хәзер. Аларны чит җирләргә таратып бетерделәр. Элеккеге Казан күгәрченнәре калмады да диярлек. Үземнең бер пар бар иде, атасын карчыга алып китте. Тагын берне тапкан идем, юк, андый токымлы булмады, – ди борчылып күгәрченнәр үрчетүче абый.
Кайбер очракта токымнарны алдап та саталар икән. Шуңа да базарга күгәрчен алырга барырга ниятләүчеләргә башта бу теманы бик ныклап өйрәнү кирәк.
Күгәрченнәрнең төп дошманы дип карчыганы атарга була. Кош балалары очрага өйрәнгәндә үк алардан зыян күрә. Инде үсеп җиткәч тә карчыга күгәрченнәргә тыңгы бирми. Һавага күтәрелгәннәрен күзәтеп кенә тора: мизгел эчендә эләктереп ала.

Күгәрчен үрчетүчеләрнең “ватсап”та үз төркемнәре бар, башка социаль челтәрләрдә дә аралашалар. Казахстан, Кыргызстан белән дә элемтәдә торалар. Күгәрченнәрне үзара алмашалар, тәрбияләү, дәвалау серләре белән уртаклашалар. Рафик абыйның, мисал өчен, Мәскәүдән, Ижаудан, Ульяновскидан барып алган күгәрченнәре бар. Үзенекеләр дә елына 3-5 тапкыр бала чыгара. Сүз уңаеннан, күгәрченнәрне сату өчен үрчеткән кеше яхшы гына акча эшли ала. Алар төрләренә карап, 3 меңнән – 15 меңгә кадәр торырга мөмкин.

Күгәрченнәрне парлаштыру да бик кызык икән. Һәрвакытта да алар үз токымы белән кушылмый. Ә кошларның төре югалмасын өчен бер төрле күгәрченнәрне парландыру кирәк. Өлкәнрәкләре моны “аңлый”. Ә яшь күгәрченнәрне хуҗа “мәҗбүриләп” парландыра, ягъни бер токымнан булган ике кошны бер читлеккә ябып тора.

Кызганыч, шәһәр җирендә күгәрчен үрчетүчеләрне “бик кысалар”, ди әңгәмәдәшем. Өстәвенә, күгәрченнәр дә, нәкъ кешеләр кебек, авырый. Узган ел Рафик абыйның күгәрченнәре дә күпләп үлгән. Кыш көне зыян күрмәсеннәр, авырмасыннар өчен ул аларга витаминнар эчерә, көн саен һәркайсын карап тора. Авырганын күрсә, дәвалау чарасын күрә. Кайберәүләр прививкалар да ясата икән.

– Сарымсак, суган бирәм. Яшел суган ашаткалыйм. Балык мае эчерәм. Тәмам табибка әйләнеп беттем инде. Кукуруз, борчак, арпа ашатам. Даруны яратып бетермиләр. Андый вакытта шприц белән кошның авызына тамызам. Ул бит җан иясе. Кайберәүләрдә күргәнем бар: ояларын да чистартмыйлар. Кошларга да чисталык, тәртип кирәк. Көнгә ике тапкыр су эчерәм. Кич белән йоклар алдыннан да ашатам. Салкыннар вакытында электр миче куеп, алар яши торган бүлмәне җылытам. Кызганыч бит. Тавыкларны алай карамыйм, тик күгәрченнәргә битараф булып булмый, – ди Рафик абый.

Лилия Локманова.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading